Нигез рәнҗемәсен!

Нигез рәнҗемәсен!

Инде менә берәр ай дәвамында көн саен диярлек төшемдә авылдагы йортны күрәм. Имеш, өй тулы кунак, түрдә әбием утыра, һәркем үз эшендә, аралашалар, сөйләшәләр. Әлеге төшләр үзара бәйле, ниндидер мәгънәгә ия дип әйтмәс идем. Тик ни хикмәт, көндез авылдагы , туганнар турында бөтенләй уйламасам да (уйларга тырышмыйм), төн җиткәч, төшемә килә дә керә шул нигез. Күрәсең, сагына торгандыр. Ә минем инде ике айдан артык анда кайтканым юк. Авылдагы йортыбызга рәхәтләнеп кайтыр идем, ләкин мин анда «кайтырга хаклы түгел» икәнмен бит әле…

Үзем шәһәрдә үссәм дә, җәйләрем авылда узды. Бертуган апам белән икебезне майның соңгы атнасында авылга кайтарган әти-әниләр безне бары августта гына кайтып алалар иде. Яраткан авылыбызда, әтинең әнисе янында, аның йортында яшәдек. Ул вакытта кесә телефоннары гына түгел, чыбыклы телефоннар да сирәк күренеш, шуңа күрә, без авылда «шәһәр белән элемтә»дән бөтенләй мәхрүм калып, тулысынча карамагында идек.

Ә әбием, яшьтән үк «кулак кызы» ярлыгы тагылып, озак еллар үзе дә туганнарыннан аерылып яшәргә мәҗбүр булган, гомере буена диненә тугрылык саклап кала алган, үтә дә укымышлы, чиста, саф күңелле карчык иде. Бабай үлгәндә, тугыз бала тапкан әбиемнең төпчек малаена (минем әти инде ул) нибарысы ун яшь булган. Аңлашыла ки, балаларын аякка бастыруда, кеше итүдә күп кенә авырлыклар да күрергә туры килгән әбиемә. Бәлки шуңадыр да, ул безне беркайчан да иркенлектә тотмады. Бүген мин монысы өчен генә түгел, күпсанлы догалар, икмәк кадерен белергә өйрәткән һәм тагын тормышта кирәк булган бик күп нигез төшенчәләрне сеңдергән өчен әбиемә рәхмәтлемен.

Әлбәттә, авылдагы төп нигездә бездән башка да кеше күп була иде. Әбиемнең исән калган җиде баласы, аларның балалары да күпләп кайта һәм туган нигез барысын сыйдыра иде. Тик ни өчендер мине һәм апайны башкалардан якынрак күрә иде әбием, моны без үзебез сизмәсәк тә, шул ук авылда яшәүче әбинең кызлары еш кабатлый килде. Җәй көне гөрләп торган нигез, кышка бушап кала – әбием безгә шәһәргә күченеп килә иде. Ел әйләнәсендә аның белән бергә булуга без, сабыйлар, чиксез шат идек.

Тик гомеренең соңгы елларында гына әбием кышка шәһәргә китә алмады, җәй көне дә үз йортында озаклап яшәмәде – аны шул авылда гомер итүче кызы тәрбияләде, аңа рәхмәтле булып, без дә аның йортына кайткаладык.

Шулай да әбием һәрвакыт төп нигез турында уйлады, аны кайгыртып яшәде. Үлгәндә дә әйтеп калдырган васыяте болай иде: «Йортны сатмагыз, кайтасы килгән кеше кайтсын, андагы җиһазларның берсен дә кузгатасы түгел, атагыз ясаган җиһазлар алар (бабай, чыннан да, балта остасы булган, диләр)». Әбием 1999 елда дөнья куйды.

Шул вакыттан кыш бикле торып та, җәй көне ачылган йорттан кеше өзелмәде. Беренче елларда йортка әбинең олы улы гаиләсе белән кайткалады, соңыннан апай белән мин бер генә айга булса да кадерле һәм туган дип саналырга хаклы нигезгә кайтып яши идек. Кияүгә чыккач, бирегә ирем, балам белән кайтып йөри башладым. Әби әйтеп калдырган васыятькә каршы килүчеләр булмады кебек, туганнар, киресенчә, безнең анда кайтып торуыбызга хәер-хаклы булды. Йортка кайткан саен, төшемә матур итеп киенгән, ачык йөзле әбием керә иде, күрәсең, туган нигез белән элемтәне өзмәгәнгә ул да сөенгәндер.

Быел да йортка майдан ук кайтып үзебезчә бакчасына беркадәр кишер, чөгендер чәчеп килдек. Безнең белән йортны барларга дип туган нигезенә әти дә кайтты, шунда җәй уртасында тагын кайтырбыз, дип сөйләштек.

Тик июль башында телефоныма килгән СМС-хәбәрдән өнсез калдым. Читтә яшәүче әтинең апасы һәм абыйсыннан килгән хаттан шунысы ачыкланды: апай белән минем бу йортка кайтырга башка хакыбыз юк. Аяз көнне яшен суккандай булды бу хәбәр. Ни өчен? Нигә шулай? Җәй буена, күп булса, бер атнага кайта идек инде без анда, мәрхүм әбием нәрсә әйтер иде икән? Барыбер бикле тора ул йорт, кемгә комачауладык? Баштагы күпсанлы сорауларның берсенә дә җавап табылмады. Шундый ук хат кисәге әтигә дә ирештерелде, ул да сүзсез калды…

Безгә килгән хатны язучы әтинең туганнары икесе дә – олы яшьтә, инде тормыш күрәсен күргән, яшисен яшәгән, намазга басып, кечеләр белән тәҗрибә генә бүлешердәй мөхтәрәм кешеләр. Шуңа күрә, без аларга каршы сүз әйтә алмадык, әлеге хәбәрне аңлатып бирүне дә сорамадык. Ничек бар, шулай кабул иттек. Август ахырында апай белән бергә зиратына әби янына кайттык, тик төп йортка, туган нигезгә керә алмадык… Дүрт яшьлек кызым гына: «Безнең өйгә кермибезмени?» – дип сораганда, ирексездән күзгә яшьләр килде.

Мәрхүм әбием: «Беркайчан да кешеләргә рәнҗемәгез, таш белән атканга – аш белән атыгыз»,– дип өйрәтә иде. Шуңа күрә, никадәр генә авыр булса да, бу вакыйгада гаепле кешеләрне эзләргә тырышмадым, беркемгә дә үпкәләмәдем, рәнҗемәдем. Тик шул вакыттан бирле авылдагы йорт һәм безне анда көтеп торган әбием генә көн саен диярлек төшемә керә. Ә мин ул йортка кайта да, керә дә алмыйм. Инде бар булган теләгем: нигез генә рәнҗи күрмәсен! Безгә дә, безне кертмәүчеләргә дә…

.

Нигез рәнҗемәсен! , 5.0 out of 5 based on 7 ratings

Комментарии