Без капчыкта ятмый

1989-90 елларда без өлкәсендә яшәгән вакыт. Шул вакытта шәһәребезне шаулаткан вакыйга хакында язып китәсем килә.

Бездән5 кмераклыкта Озерный бистәсе бар иде. Шунда яшәүче апалы-сеңелле 2 туган кызларын ияртеп кунакка барырга җыена. Башта кызларын киендереп урамга чыгарып җибәрәләр. Үзләре киенеп, бизәнеп кала. Алар чыкканда кызлар урамда булмый. Алар йөгергәләп кызларын эзлиләр. Эзләп хәлдән тайгач, милициягә мөрәҗәгать итәләр. Милиция, шәһәр һәм поселок халкы аякка басты. Тик кызлар табылмады. Бу көзнең соңгы көннәре иде. Тиздән җиргә кар ятты. Халык та тынып калды. Ә әниләргә нишләргә соң? Хатыннарның олырагының тагын бер малае бар, ә сеңлесенең 7-8 ел көтеп алган бердәнбер йөрәк парәсе. Алар, көн-төн ут яндырып, яхшы хәбәр көтә. Шулай тилмерешеп кыш чыгалар.

Тагын бер хәсрәткә баткан ана яши шәһәребездә. Аның 17 яшьлек малае, заводта тыныч кына эшләп йөргән җиреннән, бер сәбәпсез эштән китә. Һәм беркая да чыкмыйча, өйдә утыра башлый. Моңа кадәр яшьләр белән аралашып, салгалап та кайткалаган егет үзгәрә дә куя. Ана нишләргә дә белми. Аптырап эчендәге борчуын эштәге хатыннарга сөйли.

Матур язлар җитә. Карлар эри башлый. Теге вакыйга да онытыла бара. Егет тә әкренләп дөньяга чыга башлый. Бердәнбер көнне ул автобуска утырып Озерный бистәсенә юл тота. Андагы дусларын бик күрәсе килә. Кәефләнеп кире өенә кайтып кереп күп тә үтми, артыннан милиционерлар килеп керә. Менә шунда инде ул булган хәлне сөйләп бирергә мәҗбүр була.

Кызлар югалган көнне бу егет бистәгә иптәшен армиягә озату кичәсенә килә. Анда шактый гына эчеп ала. Шунда иптәшләре белән ике арада низаг чыга. Ул тузынып чыгып китә, үзе белән пычак алырга да онытмый. Юл буйлап җенләнеп барганда, бәхетсезлеккә каршы, юлына ике кыз бала очрый. Кызларның берсенә – 12, икенчесенә 6 яшь була. Егет, кызларны куркытып, урман эченә алып кереп китә. Башта икесен дә мәсхәрәли, аннан сабыйларны үтереп, чүплеккә ташлый. Кызлар өстенә чыбык-чабык өя дә кайту ягына юнәлә. Шунда каршысына юлдан тагын бер кыз килгәнне күрә. Анысы инде кечкенә кыз булмый. Егет бу кызга да бәйләнә башлый. Кыз бирешми. Шулай да, кызны өстерәп теге кызлар яткан җиргә алып килә. «Әгәр бирелмәсәң, синең дә язмышың шулай була», – дип яный. Балаларны күргәч, кыз шок хәлендә кала. Бар көченә егетне этеп җибәрә дә, урман эченә кереп йөгерә. Егет егылып кала. Егет кызны эзләп-эзләп тә таба алмагач, кайту ягына юнәлә. Төнлә ишеп кар ява.

Егет икенче көнне айный. Үзенең ниләр эшләгәнен исенә төшерә һәм коты алына. Шулай итеп, кыш буе өендә утыра. Бер кеше белән дә аралашмый.

Яз җитә. Армиягә китәр вакыты да җитеп килә. Ул бистәдән кайтып килгәндә, автобуста аны теге кыз күреп ала. Егет кызны танымый. Кыз егеткә ияреп автобустан төшә һәм аның артыннан китә. Кайсы йортка кергәнен карап кала. Шуннан соң ул милиция бүлегенә юнәлә. Армиягә барасы урында, үзенең ахмаклыгы аркасында, төрмәгә эләгә. Чәчәк кебек ике баланың гомерен өзеп, әти-әниләрен гомерлек хәсрәткә сала.

.

.

 

Комментарии