- 29.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №38 (25 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Әле институтта укыган чагымда философиядән сынау бирәбез. Укытучы безнең төркемне аудиториягә кертеп утыртты да, берничә студентны тыңлагач: «Берегез дә әзер түгелсез, аудиториядән чыгып, билетларыгызга әзерләнегез, бераздан кабат чакырырмын», – дип, барыбызны да чыгарып җибәрде. Карышып-нитеп тормыйча гына без чыгып, ашыгыч рәвештә җавап әзерли башладык. Үзебез әле шатланышып та алдык, бер генә билетка кабат әзерләнү җиңел бит! Тик, яңадан кергәч, укытучыбыз яңа билетлар алырга кушты. Кирәк бит, миңа тагын шул ук билет эләкте! Шатланып, шыпырт кына җавап әзерлисе урынга, мин бу турыда укытучыга әйтергә ашыктым, ә ул, билгеле инде, башка билет алырга кушты. Минем бу беркатлылыгымнан курсташларым озак вакытлар әле көлеп тә йөрделәр, аны минем ахмаклыгым итеп кабул иттеләр хәтта. Әгәр әлеге язмамны укысалар, алар бу хәлне искә алып, бәлки, бүген дә кабат елмаерлар…
Мин тормышымда мондый ахмаклыкларны әле тагын күп тапкырлар кабатладым, чөнки мине шулай тәрбияләделәр. Туры сөйләвем аркасында күпме генә кыенлыклар күрсәм дә, һич үзгәрә алмадым. Башы эшләп, көче-куәте, акылы белән яшәгән кеше алдашмыйча да күп нәрсәләр башкара ала бит! Һәрхәлдә мин шундый фикеремне дөрес санап, бернигә карамыйча гомеремне йомгаклап барам. Ә шушы хакыйкатькә туры килмәгән хәлләр белән әледән-әле очрашып торуымны мин бары безнең илебездәге тормышның дөрес оештырылмаган булуы белән генә аңлата алам. Бу кадәр алдашуга, урлашуга нигезләнгән тормышны, минемчә, бары тик безнең илдә генә төзи алганнардыр! Мондый яшәү рәвешен безгә бит буыннан-буынга бала чактан ук сеңдереп киләләр…
Әле башлангыч сыйныфта укыган чагымда ук класс җитәкчебез безне, иртәгә имтихан бирәсе балаларны, мәктәптән читкәрәк алып барып, имтиханда үзебезне ничек тотарга өйрәткәне хәтердә. Без укыганда башлангыч сыйныф балалары да имтихан тоталар иде. Имтихан вакытында мәгариф өлкәсеннән дә кешеләр килеп күзәтеп утыралар иде. Укытучыбыз үзенә ышанмый иде булса кирәк, шуңа бердәм булып, безгә киләсе вәкилләр алдында диктант язганда аларны ничегрәк алдау юлын аңлатырга теләгән иде бугай. Инде гомеремне тәмамлап барганда да мин әле шул хәлне күз алдыма китереп, уйланып йөрим. Сания апа иде ул безнең укытучыбыз. «Балалар, дикъкать белән тыңлагыз, – ди Сания апа, – иртәгә диктант язганда миңа карап-карап алырсыз, әгәр кайсыдыр урында өтер куярга кирәк булса, мин телемне чыгарып, иренемне ялап алырмын, ә нокта куяр вакытта борынымны тартырмын… (Кызык, әлеге планын кайдан һәм ничек уйлап чыгарды икән үзенең дә белеме чамалырак Сания апа? Озак баш ватты микән ул?..) Шулай аңлашып, өйләребезгә таралыштык. Ә иртәгесен, чын-чын комедия уйнадык дисәм дә, ялган булмас! Диктант яза башлауга мәгариф өлкәсе вәкилләре укытучының һәм балаларның үз-үзләрен гаҗәеп сәер тотышына карап, аптырашып калганнар иде ул чакта. Укытучыбыз телен чыгарып иренен яларга өлгерми, балалар тәгәрәшеп-тәгәрәшеп көлә башлыйлар. Кая инде ул дөрес язу турында уйлау, без укытучыбызның борын тартканын һәм телен чыгарганын гына көтеп торабыз һәм аңардан бер дә күзебезне алмыйбыз. Ә Сания апабыз сүзендә тора, кирәк урында телен чыгарып ирен читен ялый, нәкъ өтер инде менә! Озак та үтми, борынын тарта, нокта куяр урын! Билгеле инде, бер борын тарту, бер тел чыгару да балалар тарафыннан җавапсыз калмый, шуңа да уку бүлмәбез гөрләп тора, ә вәкилләр аптырашып бер балаларга, бер укытучыга карап алалар. Белмим, алар бу серне аңлаганнардырмы, юктырмы, язма эшләребезнең дә ул чакта уңышлы булганмы, юкмы икәнен хәтерләмим, тик укытучыбыз Сания апаны мин үзем бүтән инде олылый да, ярата да алмадым. Үзем югары уку йортын тәмамлап, китапханәләрдә булгалый башлагач, бервакыт аның да китапханәдә эшләп утырганын күрдем, тик янына барып сүз кушасым һич килмәде, бары бала чагымдагы искә аласы килмәгән шушы ямьсез күренеш кенә исемә төште.
Болары балачак хатирәләре. Ә олы тормышка аяк басу белән ялганның да олыраклары белән очраша башлыйсың икән…
Югары уку йортына имтихан тотарга әзерләнеп йөргәндә үзебездә фатирда торучы кыз бер кибетче урынына, вакытлыча, аның янында кибеттә бераз эшләп алырга тәкъдим ясады. Бераз үземә матур кием-салым алу теләгем дә ризалашуыма сәбәпче булгандыр инде, билгеле… Тик, күп тә эшләмәдем, бүлек мөдире, бик зур гына җитешмәүчелек китереп чыгарып, суд белән куркытып, шуны без яшьләрдән түләтте. Ә түләгәнлеккә исә бернинди кәгазь-фәлән бирүче булмады. Инде белемле булып, яңа эштә эшли башлагач кына, прокуратурадан бер хезмәткәр теге бүлек мөдиренең кулга алынганлыгы турында миңа хәбәр җиткерде, тик, кызганыч, түләгән акчаларыбызны гына кире кайтарып булмый иде. «Эт авызыннан сөякне алып булмау» белән чагыштырып, прокуратура кешесе: «Квитанцияләрегез булса, һичшиксез моны эшләп булыр иде», – дип, яңадан бер тапкыр үткән ялгышым өчен күңелдә үкенү хисләремне яңартып китте. Үкенмәслек тә түгел иде шул. Ул чакта әнием бөтен таныш-белеш, туган-тумачалардан бурычка җыйган акчаларны тотып: «Суга салу белән бер бит инде боларны кемгәдер тик торганнан илтеп бирү», – дип күңелемнән әрнеп барганымны әле дә хәтерлим. Ул чакта «ярдәм йөзеннән» мине бүлек мөдире итеп куярга да тәкъдимнәр булды, тик, кибет һәм кибетчеләргә карата ул чакта минем үз бәяләмәм туып өлгергән иде инде.
Җиденче сыйныфка кадәр көчкә-көчкә килеп җитә алган бер сыйныфташым, рәтләп укый, саный белмәсә дә, «уңышлы» гына тиз арада кибетче булып китте. Мин югары уку йортында укып йөргәндә тормышы да җитеш, күңеле дә көр булып яшәп торган әлеге сыйныфташым бер очрашуыбызда: «Сез, мескеннәр, тырышып укый-укый туйганчы ашамыйсыз да инде, бер файдасы да юк бит ул сезнең укуыгызның», – диде. Кемгәдер астан гына алып конфет тартмасы биргәнен күреп: «Миңа да бер тартма бирсәң иде», – дигәч: «Мин аларны башкаларга кыйбат бәягә сатам бит, ул бәягә сиңа сата алмыйм шул», – дип кырт кисте. Инде үзгәреш чорлары башлангач, икенче очрашуыбызда ул сатып алучыларны алдап булмаганлыкка ачыктан-ачык зарланып торды. Мин: «Син дә эш хакы аласың, мин дә эш хакы алам, минем эшләп алган акчамны ни эшләп әле син алдап алып калырга тиеш соң?» – дип сорагач, хәтта, җавапсыз аптырап калган иде. Тик, аптырап калуы аның без аңлаганча һич тә үз гаебен танудан түгел, ә аныңча, ничек инде без, сатып алучылар, шулкадәр беркатлылар, янәсе, кибетчеләрнең алдакчы булулары безнең тормыштагы гадәти хәл икәнлеген әлегә кадәр дә аңлый алмыйбыз!
Минем һич тә кибет тирәсендә генә алдашу, урлашу бар диясем килми, әлбәттә. Югары уку йортларының да студентка белем генә биргәнлеге, ә тәрбия бирмәгәнлеге исә барыбызга да билгеле. Өстәвенә, безнең тормышыбыздагы алдашу очраклары югары уку йортларында да җитәрлек бит. Юкка гынамы әллә бүгенге тормышыбыздагы кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре белән бәйләнешле күңелсез хәбәрләрнең көннән-көн ишетелеп торуы? Китапханәдә эшләгән белгеч буларак, минем өчен бу нәрсәләр бик тә таныш, чөнки фәнни-тикшеренү институтындагы фән эшлеклеләренең диссертацияләр өстендә эшләве, гадәттә, китапханәчеләр белән тыгыз бәйләнештә бара. Фән өлкәсендә ачыш ясаучы белгеч өчен китапханә фондыннан хәбәр эзләп табу, җыю китапханәче өчен аеруча күңелле эш ул, үзеңне ниндидер зур эшкә өлеш керткән кеше итеп тоясың, хәтта. Шуңадыр да, алга киткән илләрдә китапханәче фәнни хезмәткәрләр белән бер дәрәҗәдәге хезмәткәр булып санала. Мин үзем шундый Италиядә яшәп гади китапханәче булып эшләгән һәм апасы, Мәскәүдәге китапханә мөдире, янына кайтып йөргән хатын-кызны белә идем. (Сүз уңаеннан, сатып алу мөмкинлеге чамалы булган апасы, сеңеленнән калган, чит ил киемнәрен кияргә мәҗбүр иде).
Ялганга, алдауга, урлауга нигезләнгән тормышта намуслы, вөҗданлы кешеләрнең, күпме генә тырышса да, исеменә һәм җисеменә лаеклы яшәү шартларына ирешә алмаганлыгы барыбызга да билгеле. Иң кызганычы, шундый тормышның әле дә дәвам итүе…
Әлфия ФАЗЛЫЕВА.

Комментарии