Иңне куеп иңнәргә

Иңне куеп иңнәргә

Әгәр миннән, чын зыялы, интеллигент, үз милләтен һәм халкын яратучы кеше нинди булырга тиеш, диеп сорасалар, мин, һич икеләнмичә, Наилә апа белән Әнвәр абый Хәсәновлар кебек, дип җавап бирер идем. Алар икесе дә гомерләрен фәнгә багышлаган шәхесләр. Ярты гасырдан артык бергә яшәп, бер-берсен ярты сүздән аңлап, чын мәгънәсендә пар канат булып яшәгән гаилә бу.

НАИЛӘ АПА

Искиткеч сабыр, мөлаем хатын. Артыгын күп сөйләшми, артыгын күрми, кирәкмәгәнгә кысылмый торган зыялы татар хатыны. Югыйсә, милли хәрәкәт җанланып киткән вакытта ире өчен ут янган вакытлары аз булмагандыр бу ханымның.

Наилә апа тумышы белән Башкортстан якларыннан. Кыргыз-Миякә районының 18 генә өйлек Икътисад дип аталган авылыннан. Авылга беренчеләрдән булып күченеп килгән әтисе кушкан исем ул. Күрше Менәвез Тамак урта мәктәбенә йөреп укып, аны уңышлы гына тәмамлый. Мәктәпне яңа гына тәмамлаган яшь кыз бала, бәхет эзләп, ерак Үзбәкстанга үк чыгып китә. Бер елдан соң Казахстанга – Тимертауга килеп урнаша. Шулай туры килә бит, эш урыны Әнвәр абый эшләгән цехта була. Наилә апа аппаратчы һөнәрен үзләштерә. Әнвәр Хәсәнов 1959нчы елда Казанга укырга китә.

Төгәл фәннәргә, бигрәк тә химиягә булган мәхәббәте кызны да 1961нче елда Казанга, химия-технология институтына укырга алып килә. Казанда алар аралашып, сөйләшеп йөриләр. Наилә апа икенче курста булганда Әнвәр абый инде аспирантураны тәмамлый. Егет сүзне озак сузып тормый, Наилә апаны кире Тимертауга кайтырга чакыра. Күптәнге хыялы институтта уку булса да, ел ярым гына укыган кыз, егетнең тәкъдименә ризалашып, яңадан заводка кайтып китә.

Әнвәр абый белән Наилә апаның еллар буе сыналган дуслыгы олы мәхәббәткә әйләнә. Алар 1963нче елның 15нче февралендә өйләнешә. 1964нче елда олы уллары Илдар туа.

Тик анда кул кушырып утырмый ул. Металлургия заводы каршындагы химия институтының шундук 4нче курсына барып керә. Тырышып укып, бер елда ике ярым курсны тәмамлый.

1969нчы елның көзендә химия фәннәре кандидаты Әнвәр Хәсәновны яңа төзелеп килгән яшь кала – Түбән Камага эшкә чакыралар. Гаилә башы килеп урнаша, фатир ала, гаиләсен дә үз янына күчерә. Химкомбинатның фәнни лабораториясен җитәкли. Түбән Камада инде икенче уллары Иршат туа. Уллары әти-әниләре йөзенә бер вакытта да кызыллык китерми. Тырышып укыйлар, тормышта үз урыннарын табалар. Кайда гына эшләсәләр дә ярдәмчел, кешелекле булулары белән хезмәттәшләренең ихтирамын казаналар.

Наилә апа да 24 ел «химия»дә эшләп, хезмәттәшләре арасында зур абруй казанып, 1994нче елда лаеклы ялга чыга.

ӘНВӘР АБЫЙ

Әгерҗе районы, данлыклы мәдрәсәле Иж Бубый авылыннан. Авылда мәктәпне тәмамлагач, шактый дәрәҗәле химия-технология институтына укырга керер өчен, башкалабыз Казанга килә. Гомере буе татар авылында яшәгән, саф татарча укыган егеткә имтиханнарны тапшыру бик җиңелдән булмый, билгеле. Тик егетнең фәннәрне төгәл белүе, яратуы йөзенә чыккан. Русча сөйләве чамалы булса да, шактый авыр мәсьәләләрне чикләвек ваткандай гына итә. Институтны яхшы гына тәмамлаган яшь белгечне союздаш республикага эшкә җибәрәләр.

Әнвәр абый 1978нче елда лаеклы ялга чыгып, әле тагын 10 ел Түбән Камада химия-технология институтында студентларга белем бирә. Химия фәннәре кандидаты, СССР химия промышленносте отличнигы ул.

Исегездә булса, 1989нчы елларда татарлар иҗтимагый оешмаларга берләшеп, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татарча белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен күтәрде. Бу эшләрне башлап йөрүчеләр сафында шәһәребездә Әнвәр Хәсәнов та булды. Тирәсенә үзе кебек милләтпәрвәрләрне туплап, Татар иҗтимагый үзәге оештырып җибәрәләр. Бу урында Азат Шәймулла улы Зыятдиновны, Рәис Хисмәтулла улы Әхмәтшинны искә алмый китү мөмкин түгел. Балаларын татар телле бакчаларга, татар классларына бирсеннәр өчен, һәр ата-ана белән шәхси әңгәмәләр алып барып, татар телле группалар, сыйныфлар туплыйлар. Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, депутатлар, җитәкчелек белән очрашулар оештыралар. Бүгенге көндә уңышлы гына эшләп, яшәп килгән аксакаллар шурасын оештыручы, аңа нигез салучы да Әнвәр Хәсәнов.

Атна саен утырышлар үткәреп, эшләгән эшләргә анализ ясап, алдагы көннәргә планнар төзеп, татар халкы телен, гореф-гадәтләрен, тарихын онытмасын өчен инде ничә ел янып-көеп яшәүче шәхес ул Әнвәр абый. Әле хәзер дә милләте өчен ут йотып, киләчәгебез өчен борчылып йөри.

Татар халкы арасында әле телгә алынган шәхесләребез кебек милли җанлы егетләр күбрәк булса, милләтебезнең киләчәге дә өметле һәм ышанычлы булыр.

Илһамия ГАФФАРОВА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии