- 29.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №33 (24 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Тырышкан табар, – ташка кадак кагар, диләр. Хәзер зарланалар эш юк, дип. Теләгән кешегә эше дә, ашы да бар. Яшьләр барысы да укырга керә хәзер. Укып чыккач, эш таба алмый. Төрле эштә эшлиселәре килми, шәһәргә китә, я эчкечелеккә тартыла. Без 14-15 яшьтә бабайлар белән такта яра идек. Элек үзе эшләп тапкан, баеган кешегә капиталист, дигәннәр. Ул алдашмаган, кеше өлешенә кермәгән, үзе эшләп тапкан малы. Әти 7 ел рәис булып тора. Ул бер өй сатып алып өйдереп куя. Бер 10 көннән төнлә килеп алып китәләр әтине. Аны Үзбәкстанга китерәләр. Берничә вагон кеше була. Тезеп бастыралар боларны. Кайдан килүләре белән кызыксыналар. Әти Чүпрәле районыннан булуын әйтә. Начальник әтине үзе белән өенә алып кайта. Аның хатыны Шәрифҗамал Чүпрәле районыннан әтигә туган тиешле кеше булып чыга. Алар да Чүпрәледән кулаклар, дип куылган була. Эшчән кеше анда да хур булмый. Ул кеше милиция начальнигы, әти налоговый агент булып эшли. Аннан без гаиләбез белән әти янына күчтек. Хәзер анда безнең ярты нәсел.1940 елны без кайтканбыз. Әти 1942 елны сугышка китә һәм 2 елдан үлгән хәбәре килә.
Без алабута, кычыткан ашап ул елларны уздырдык. Рәхмәт әниләргә, үлемнән алып калдылар. Урыннары җәннәттә булсын.
Фатих ФАТКУЛЛИН.
Чүпрәле районы, Иске Кәкреле авылы.
Комментарии