- 29.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №29 (26 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
(Булган хәл)
– Муса! Муса! Кара син аны, ишетмәмешкә сабышкан була, – дигән тавышка борылып карасам, каршымда яшьли бергә уйнап үскән дустым Айнур басып тора. – Бәрелеп диярлек уздың бит, – диеп, үзенең киң колачын җәеп кочып та алды. Яшьтән спорт белән шөгыльләнеп үскән дустымның кочагында үземне бер бәләкәй бала кебек кенә хис иттем. Нигә уйланып баруымны аңлаткач, ул:
– Әй, үземнең дә ачу чыккан вакыт иде, ачуланмассың, дустым, тупасрак килеп чыкты, – диеп куйды ул, аклангандай. Күптәннән күрешмәгәнлектән бер кат бер-беребезнең хәлләрен сорашып алганнан соң ул минем «Нилектән әле ул ачуың чыкты? Әллә сине дә кыерсыталармы?» дигән соравыма:
– Кыерсыту гынамыни? Аннан да начаррак хәлнең булуы мөмкин дә түгел диеп уйлыйм. Әйдә әле, теге эскәмиягә утырып бер туйганчы гәпләшик, – диеп куйды.
Әйе, безнең Центр диеп аталган урамыбызда утырып гәпләшү өчен эскәмияләр дә җитәрлек.
– Үзең беләсең, күп еллар газ хуҗалыгында эшләдем, – диеп сүзен ерактан башлады ул. – Элек бит мондый торбалы газлар юк иде, беренчеләрдән булып без суздык, без – беренче газны җибәрүчеләр, – диеп мактангандай әйтеп куйды. – Авыр еллар иде ул вакытларда. Мастер булып эшләсәм дә, эшче көч җитмәгәнлектән, кайбер көннәрне газ баллоннарын хуҗалыкларга газ квитанцияләре буенча таратырга үзем чыга идем. Аның бит әле Казаннан, Кустовая база диеп аталган җирдән, ул баллоннарны тутырттырып алып кайтырга машинасы да җитешми иде. Нигә бу турыда сөйлисең, диеп уйланасың булса кирәк инде син. Әйе, күп кешеләргә керә идем газ баллоннарын алмаштыру өчен. Ул кешеләрдән, бигрәк тә карт-корылардан җылы-ягымлы рәхмәт сүзе ишетү үзе күңелгә сары май төсле ята иде. Менә шулай илле килолы газ баллонын күтәреп кергәч, кайберләренең ишекләре бикле була торган иде. Аны бит кире күтәреп чыгасы килми, ә эчтән генә уйлап та куясың: «Әй куанырлар инде кайтып кергәч, газ баллонын китергәннәр бит, диеп». Ул вакытта кеше ачкычын йә аяк киеме эченә, йә ишек төбендәге палас астына гына куя торган иде. Шул куеп калдырган баллонны буш диеп кире күтәреп төшүчеләре дә булгалады. Ә склад мөдире буш һәм тулы баллонны күтәртеп карап, баллон номерлары язылган исемлекне дә күрсәткәч, көлеп, рәхмәтләрен укып китәләр иде. Бер-икесе хәзер дә хәтердә әле. Боларны нигә сөйлим, чөнки без кешегә кергәч, бервакытта да бернәрсәләренә дә кагылмый идек. Аның өстәлендә ни ята, башка урында нәрсәсе бар, безгә караңгы иде. Без бит, үзең беләсең, шулай тәрбияләнгән. Районда күп кешене газлы итүдә эшләдек, ләкин кеше әйберенә безнең белән эшләүчеләр дә, үзем дә беркайчан да кагылмадык. Әле кеше документлары яки акчасы табылса, аның хуҗасын табып, үзенә тапшыру ягын карый идек.
Менә бит гомер уза, яшь бара. Каядыр качып яткан чирләр дә калкып чыга башлады. Гел күтәреп эшләүме, көч бирү ярамады ахрысы, минем муен авырта башлады. Күп табибларда булу да ярдәм итмәде. Шул вакытта миңа бер олы яшьтәге әби, хәзер мәрхүмә инде, муенны бал кортларына чактырып дәва алып карарга киңәш биргән иде. Урыслар телендә болай дәвалау апитерапия диеп атала. Менә шуның файдасы тияме – акрынга йөреп тору әле, операциядән дә котылып торган көн.
Менә хәзер төп сүземә күчәм. Бал кортлары кирәк булганлыктан, үзебезнең яшь вакытларда тәгәрәп үскән Унбишле урманына, Шәмәрдән юлы почмагында, ояларын ташлап чыгып адашкан кортларны аулау өчен агач башына фанердан үз кулларым белән ясап ау (ловушка) тартмасын куйдым. Еш кына карап торсам да, кортлар кермәгәнлектән, ул тартма агач башында тора бирде, ә соңгы менүемдә ул ау тартмасыннан җилләр искән. Уйлавымча, тартмага кортлар кергән булгандыр инде. Менә, яшьти, нинди оятсыз кешеләр бар бит. Болар тартмаңны гына түгел, ә өеңне дә талап чыгып китәргә күп сорамаслар. Мондый халык умартачылар арасында бар дигән нәтиҗә ясыйсы гына кала. Элек татарда андыйларга әйтәләр иде бит: «Кеше әйберенә тигән өчен кулың корысын», – диеп. Бәлки бу очракта да шул теләкне генә әйтәсе кала торгандыр инде. Синең күп төрле гәҗитләргә язганыңны беләм, күбесен укып барам. Менә соңгы язмаларыңның «Каргыш» исемлесендә «Раил абый, гафу ит, белмәдем синең малай икәнлеген», дигәндәй, бу кешеләр дә кайчандыр бәлкем килеп: «Айнур абый, гафу ит, ялгышлык килеп чыкты», – диеп гафу үтенерләр. Бик читен булса да ышанасы килә, – диеп тәмамлады ул сүзен һәм кулны каты итеп кысып, китеп тә барды. Ә мин ишеткәннәремне яңадан үз башымнан кичереп, бездә дә шундый хәлләрнең булуына ышанасым килмичә утыра бирдем.
Муса АБДУЛЛИН,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии