Байсарда – базар көне

Байсарда – базар көне

Кояшлы, җылы якшәмбе көне. Халык иң матур киемнәрен киеп, базарга агыла. Һәрберсенең телендә бер үк сүзләр: «Бүген бәйрәм көне. Бүген базар көне»...

19нчы гасырда Актаныш районы Иске Байсар авылы халкының һәр якшәмбесе шулай башланган. Авылда яшәүче һөнәрче, балта остасы, алтын куллы кешеләр кул эшләнмәләрен, агачтан ясалган кирәк-яракларны – барысын да Байсарда узган базарга алып чыгып сата торган булганнар. Йон оекбашлары, сырлы бәләк, соскыч, тагарак дисеңме, шифалы үләннәр, кайнатмалар дисеңме – барысы да булган базарда. Һөнәре булган кеше шулай итеп көн күргән. Күрше-тирә районнардан, Оренбург өлкәләреннән килгән сәүдәгәрләр дә үз эшләнмәләре белән таныштырган биредә.

– Авылыбызның тарих битләрендә бик матур булып саклана бу вакыйгалар. Авылыбызның өлкәннәре бу хакта балаларына, оныкларына сөйләп, бу тарих безнең көнгә килеп җиткән, – дип башлады сүзен авылның мәдәният йорты җитәкчесе Фәнзилә Хәйриева. – Элек халык күпләп җыелып, һәр атна бәйрәм иткән. Монда кирәкле товарларны сатып алу өчен генә килмәгәннәр, билгеле. Халык өчен концертлар да куелган. Хәтта аюны да биеткәннәр.

Һәрбер базар көне авыл халкы өчен нурлы тамаша белән үрелеп барган. Аю кебек ерткыч җәнлекләрне алып килеп, аларны да биетеп күрсәткәннәр дигән сүзләрнең дөреслеккә туры килүен Байсар халкы беравыздан дәлилләр. Бу күренешкә бәйле кызык тарихны да саклый авыл.

– Шулай бервакыт читтән килгән бер рус кешесе аю биеткән. Ә аюы качкан. Аның артыннан куып җитә алмаганнар, кулга төшерү мөмкин булмаган. Аю – ерткыч җәнлек бит, үтерергә мәҗбүр булганнар. Аю үтергән ялан әле дә бар. Авыл халкы ул яланны «Аю яланы», «Аю үтергән ялан» дип йөртә, – ди Фәнзилә ханым.

Быел Байсар халкы бу гореф-гадәтне янә кайтарачак. 30нчы июль көнне «Байсарда базар көне» дип исемләнгән вакыйга мәдәният каршында узачак. 19нчы гасырда да базарлар нәкъ шушы урында үткәрелгән. Бу көнне авыл тарихы белән танышу, читтә яшәүче авылдашлар белән күрешү һәм бәйрәм концерты карау мөмкинлеге дә булачак икән.

Кемдер сата, кемдер ала. Кемдер алдый, кемдер алдана. Базарда шунсыз булмас. Хәер, быелгы базар күпләр өчен акча эшләү мөмкинлеге түгел, ә ял итү, күптән күрмәгән авылдашлар белән күрешү, сөйләшү, күңел ачу көне булыр. Сатып алучылар өчен сөт, каймак, эремчек, йомырка, өчпочмак, вак бәлешләр, каен себеркесе, юкә мунчалалар, бал, мәтрүшкә, җиләк кайнатмалары, борынгы самавырлар, чабагач, комган, иске лампалар, чигүле сөлгеләр дә тәкъдим ителер. Болары – аерым тарих. Һәм шул тарихны саклау гына түгел, дәвамлы итү өчен тырыша Байсар халкы.

– Традицияләрне сакларга тырышабыз. Тарихны белү, аны һәрдаим искә төшерү мөһим. Кем белә, бәлки, бу базар күпләрнең күңеленә хуш килеп, без аны дәвам иттерербез. Бездән үрнәк алып, башка төбәкләр, бүтән авыллар да кушылыр, – дигән теләктә мәдәният йорты җитәкчесе.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии