Язганнарга өстәп…

«Безнең гәҗит»нең 25нче санында (26 июнь, 2019 ел) Лира Габитова һәм Илфат Фәйзрахманов язганнарга («Сталинның кискән тырнагына да тормыйсыз») кушылып дияргәме, өстәп дияргәме, мин дә үз фикеремне белдерергә булдым.

Вакыт иң гадел хөкемдар. Кемнең ниндилеген, кайсы гамәлнең дөреслеген вакыт кына күрсәтә. Медаль ике яклы булган кебек, ул заманның да төрле яклары булды. Сталин заманы – партияле психологик атмосфера, татулык-дуслык хөкем сөрә. Наркомания ише сүзләрне ишеткән кеше дә юк. Ул чакта Сталин турындагы җырларны җырлый иделәр. Усман Әлмиев, Мөнирә Булатоваларның җырлаганы әле дә истә.

Ул чорда икешәр гаилә бер өйдә кыш чыга торган иде. Кара син татулыкны! Әле илленче елларга кадәр шулай яшәделәр. Ачлык вакытлар да булды. Авызга түгел, күзгә кырып салырлык та ризык булмаган көннәр бар иде. Лира ханым, сез ул вакытта обсерваториядәге санаторийда йомырка эчендә булгансыз. Безнең балачакта май аеннан башлап ашаган ризык үги ана яфрагыннан алып, кычыткан, кузгалак, сәрдә иде. Ни гаҗәп, гөмбәне ашый белмәгәнбез. Көздән калган өшегән бәрәңге кәлҗемәсе булсамы?! Тоз юк, шырпы юк, керосин юк, кәтүк җебе юк, ертылганны ямап кияргә ямаулыгы да юк. Орчык белән җеп эрләп, тегәрҗеп ясарлар иде. Бар эш ат белән эшләнә. Атлар ач, сабанчылар ач. Атлар бер егылса, башка тора алмый иде инде. Бар басулар кул белән чәчелә, кул белән урыла. Шулай булса да, көзгә урып-җыю беткән була иде. Үзебез үстергән бәрәңгенең үзебезгә ашарга өченче сортлысы гына кала, анысы да җитәрлек түгел. Сарык йоны үзеңә түгел, тиресе үзеңә түгел, сауган сөтең үзеңә түгел. Сиңа дигәне – сепарат сөте генә. Кемнеке дә шулай. Ул вакытлар безнең өчен бик зур гыйбрәт булды.

Бүгенгедәй хәтеремдә: кичкырын Мөхәммәт абый әткәйгә хәбәр китерде: иртәгә сугышка китәргә. Иртәгә гает дигән көн иде, әткәй гает мунчасында. Чыккач, ул бу хәбәрне белде. 1942нче елның 29нчы декабре иде. Үзе Яңа ел, үзе Корбан гаете. Гаеттән кайткач, әти сугышка китәргә җыенды. Көн суык иде, тунын киде, шарф урады, куенына китап алды. Сакалын селкетеп чыгып китте. Без җидәү калдык. Әтине озатырга чыгу өчен өскә кияргә кием юк иде. Мин бу көнне шуның өчен яхшы беләм: ул «Красноармейская книжка»га язылган. Бәхеткә, ул книжканы саклап калганбыз. Әткәйгә тагын 10 көннән 50 яшь туласы булган. 50 яше тулып өлгерсә, аны тылда калдырган булырлар иде. Актаныш военкоматыннан китәргә тимер юл юк. Әгерҗегә кадәр 15 яшьлек Мәгъдән ат белән илткән аны. Хәзер 15 яшьлек баланы шундый ерак юлга чыгарып җибәреп кара син?! Атың да кайтмас, малаең да…

Ә сугышка кадәр беренче класслы хәрби җитәкчеләр атылмадымыни? Атылды. Гитлерга кадәр Сталин үзе атып үтерде аларны. Бу сүзләрне үз китабында Жуков үзе язды. Сталиннан күрмәкче, урындагы түрәләр җәберләде халыкны. Ул җитәкчеләр үзләре чын халык дошманнары иде. Кешегә кое казыма, үзең төшәрсең, диләр. Шулай булды да. Әткәй сугышка киткәндә миңа дүрт яшь иде. Авылга урыслар күчеп кайтканын хәтерлим. Ничек кирәк алай эшләделәр инде. Аннары берсе дә авылда калмады, китеп беттеләр.

Әйткәнемчә, ул чор безнең өчен олы сабак. Кабат әйләнеп кайта күрмәсен дип телик.

Хәнәфи ӘХМӘТОВ,

Казан шәһәре

Комментарии