Авылым уңганнары

Урманда да төрле-төрле агачлар үсә – яфраклылары бар, ылыслылары, озыннары, кыскалары… Болын чәчәкләре дә төрле. Шушы урман агачлары һәм болын чәчәкләре кебек, һәр авылның да үз халкы төрледән-төрле. Мин әлегә кадәр үз язмаларымда авылым кешеләрен тискәре яктан гына яза идем. Ә бит алар арасында да төрлесе, яхшы күңеллесе, ярдәмчеле бар.

Үзебездән 5-6 өй аркылы гына яшәүче күршебез Гаяз абый турында язарга булдым бу юлы. Мин үземне үзем белә башлаганда Гаяз бабай 70 яшьне узган иде инде. Ике кыз, бер ул үстергәннәр: Хатирә апа, Зиннур абый һәм Мәдинә апа.

Гаяз абый күңелемә бик-бик уңай яктан гына кереп урнашкан. Яшь вакытында патша армиясендә Ерак көнчыгышта хезмәт иткән ул. Кечерәк генә гәүдәле, кул буыннары авыр эштән бирчәйгән Гаяз абый әле дә күз алдымда. Бер якка янтаебрак йөрсә дә, җиңел хәрәкәтләнә иде ул. Аның бер дә эшли белмәгән эше юк. Берәр төрле эш башлыйсы булса, японнарны искә төшерә: «Окопларда япон солдатлары килгәнне көтеп ятабыз. «Основной» коралыбыз – күсәк һәм җирдән җыйган таш. 10 солдатка бер винтовка. Япон солдатлары яхшы коралланган. Аларда уңайлы итеп ясалган штыклы винтовка. Безнең ишебез күп, күбесе буйга икешәр метрлы урыс солдатлары. Шулар арасында иң кечкенәсе мин. «Наступление»гә барганда капчыкларыбызга, кесәләребезгә күбрәк таш төяргә тырышабыз. Шулай да күп булуыбыз аркасында, японнарны җиңә идек».

Гаяз абый динне бик кысрыклаган заманнарда да биш вакыт намазын калдырмады. Дини бәйрәмнәрдә авылның ирләрен җыеп, урамның бер башыннан икенче башына кадәр тәгъбир әйтеп баралар иде. Башына матур итеп чалмасын бәйләгән Гаяз абый кешеләргә диннең әле бетмәгәнлеген искә төшереп торды.

Гаяз абый колхозга да бик кирәк кеше булды. Кирпеч эше, мич чыгару аның кул астында эшләнә. Кирпеч ясый торган балчыкның составын да, комын кайдан аласын да ул гына белә. Ул булган җирдә бар да тәртиптә була. Авылның төп ризыгы бәрәңге булды ул елларда. Аны утырту, казу эшләре халыкның үзәк бәгыренә үткән. Әле алган бәрәңгене сакларга да кирәк. Монда да Гаяз абыйсыз булмый.

Авыл уртасындагы алты почмаклы йортта без укыган мәктәп урнашкан иде. Ике яктан матур итеп рәшәткәле койма белән әйләндереп алынган. Ишек алды яшел үлән. Менә шушы мәктәп астына, бинага зыян китермичә, Гаяз абый берүзе яшелчә саклау урыны ясады. Монда да, японнардан үрнәк алдым, дип әйткән, ди.

Ул бервакытта да вакытын бушка үткәрмәде. Хәтта сыер тизәген дә салам белән катнаштырып, кирпечләп өеп бара – мичкә ягарга ягулык әзерли. Яз җиткәч, яр буйларына, ерганакларга агач утырта. Әле үзе исән вакытта да ул агачлар урман кебек шаулап утырдылар.

Гаяз абыйның авыл халкына игелек күрсәткән кара мунчасын да язарга кирәк. Кулына нәрсә генә эләксә дә, ул аны файдалы итә торган иде. Мәктәп астына яшелчә саклагыч ясаганнан чыккан кызыл балчыктан колхоз кирәге өчен кирпеч ясатты. Ул елларда инешебез яз көне кар суы белән тулып ага. Ташу суы белән ниндидер агачлар, бүрәнәләр дә ияреп килә. Гаяз абый шуларны җыеп барып, бакча башына кара мунча салып куйды. Ул елларда бет дигән зәхмәтнең бик азган чагы. Кара мунчасын беркемнән дә жәлләп тормады. Теләгән кеше кайчан кирәк, шунда ягып, юынып чыга ала иде. Суын да ерактан ташыйсы юк. Мунчадан 10-15 метр ераклыкта гына чишмәсен дә казып куйган иде Гаяз абый. Аны үзе исән булганда гел карап кына торды. Менә бу кеше колхоз өчен дә, халык өчен дә бик кирәкле кеше иде, ичмасам.

Аларның өч балалары бар дип язган идем бит. Зиннур абый уртанчысы иде. Армиягә алынып, Урта Азиядә хезмәт иткәч, ул шунда урнашып та калды. Аннан айга бер-ике тапкыр әтиләренә посылка сала иде. Посылкада – хуш исле тәмле җимешләр була иде. Гаяз абыйның Хатирә кызыннан туган оныгы Фәрит миннән ике яшькә зуррак булса да, без аның белән дуслар. Посылканы да Күлле Киме авылындагы почтадан икәү барып алып кайтабыз. Миңа да берничә җимеш эләгә.

Хатирә апа сугыш башланганчы авыл Сабантуйлары батыры Ярулла абый белән Донбасс якларында шахтада эшли. Сугыш башлангач, Ярулла абый гаиләсен авылга кайтарып куя да, сугышка китә. Озак та үтми, кара мөһерле хат килә – Ярулла абый сугышта батырларча һәлак була. Хатирә апа, минем апам кебек, фермада эшли, дуңгызлар үстерә. Аның яңа туган дуңгыз балаларына сөтле аш пешереп ашатканы истә калган. Ул сөтле ашлар Фәрит белән миңа да эләгә иде.

Һәр җан иясенең баласы тамагы туйса, уйнарга ярата. Тамаклары туйгач, дуңгыз балалары да аяк арабызда бөтерелә. Алар да җан ияләре бит. Менә бервакыт бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Дуңгыз балалары шешәдәге сөтле ашны суыралар да, бер читкә барып басып азрак торгач, тәгәриләр дә үләләр. Мал табибы булып эшләүче Касыйм абый килеп җиткәнче, берничә дуңгыз баласы тәгәрәп үлгән иде инде. Ул Хатирә апага, күбрәк ашатып җибәргәнсең, дип нәтиҗә ясады. Ә бит һәр үлгән дуңгыз баласы өчен җавап бирергә кирәк, законнар каты.

Көннәрдән беркөнне Гаяз абыйларга Донбасстан Гарәпшә исемле бер туганнары кайтып төште. Авылда Хатирә апа шушы кешегә кияүгә чыга икән дигән хәбәр таралды. Колхоздан кирәк кәгазьләрне алып, Хатирә апа паспорт та юнәтте. Ләкин никтер бакча башындагы кара мунчага яшь кияү белән кергәне генә күренмәде. Шуннан алар икесе кабат Донбасс якларына чыгып китте. Фәритне алмадылар, ул авылда калды. Ничә елдан соңдыр, Хатирә апа авылга кунакка кайтты. Матурланган, кулында яшь баласы бар, ире дә Гарәпшә абый түгел. Авыл халкы, аптырап, Гарәпша абыйның кайдалыгын белешкәч, ул, елмаеп: «Гарәпша исән-сау, үз гаиләсе белән яшәп ята», – дип җавап бирде. Гарәпша абый аны шушы дуңгыз абзарыннан коткару өчен махсус кайткан булган икән, аңа вакытлыча «кияүгә чыгуы» да шушы коллыктан котылу өчен кирәк булган.

Бу кешеләрнең барысы да инде бакыйлыкка күчте урыннары оҗмахта булсын.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии