Юктан хәтер кала

“Үзем үлгәнче, шушы язмамны чыгарсалар, балаларым-туганнарым минем гомер юлын “БГ” битләреннән укыса, рәхмәтле булыр идем”, – диде миңа Шәмсебану әби Гобәйдуллина. Олы кеше күңеле пыяла бит, ялгыштан да уала. Аның үтенече буенча, сөйләгәннәрен сезгә дә язам әле, хөрмәтле укучылар.

Шәмсебану әбинең әти-әнисе – Кәнҗебану белән Гобәйдулла бергә җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Олысы Дәүләтша, икенчесе Нәҗип, өченчесе Хәлим, аннан Шәмсебану, Тимергали, Сәрвәрә, Наилә – барысы да сугышның әчесен-төчесен үз җилкәсендә татып үскән балалар.

– Сугыш башланган елларда, олы абыйның – ике, икенчесенең өч баласы бар иде. Кече абый әле өйләнмәгән. Башлы-күзле булырга исәпләп йөри. Бик яратып йөргән кызы калды. Ул абыйны гомере буе өзелеп көтте, башкага тормышка чыкмады. Үзе дә сагыштан китте. Мине исә 18 яшемдә үзебездән 18 чакрым ераклыктагы Ишкигә урладылар. Безнең яшьлектә кияүдән кайту хурлык иде ул. Өч абый да сугыш башлануга ук яу кырына китте. Башта олы абыйның – Дәүләтшаның “кара язуы” килде. Балалары ятим калды. Хәзер алар да олы яшьтә инде. Аннан икенче абыйныкы килде. Аның өч баласы калды. Үзем Ишкидән алты айлык балам белән әни куенына кайтып сыендым. Әнигә алты онык булды. Әтиләр фронтка китте, әниләрне ат урынына җиктеләр. Энем Тимергалины ФЗОга алдылар. Ул шушы китүдән, хезмәт итеп, 7 елдан соң гына әйләнеп кайтты. Шуннан соң кызы Фәүзия белән тормыш корып җибәрде. Ике малай үстерделәр.

Сугыш дигәнең күпме кешене кырды бит. Әни: “Әгәр җаны булса, ташлар да елар иде”, – ди торган иде. Кече абый сугыш тәмамланып, кайтыр юлга чыгып, самолетка утыргач шартлатканнар. Ниндидер сатлык җаннар эше, диделәр. Никадәр сугышып, якты көн туасын өмет иткәнең акланырга берничә генә сәгать калганда, бар да челпәрәмә килә. Нинди үкенеч! Ана йөрәгенә күпме кан!” – дип сөйли күз яшьләре аралаш Шәмсебану әби.

Ишкидән кайтуга, әнисенә алты айлык баласын калдыра ул. Аның белән бергә авылның тагын өч кызын Арчага алып китәләр. Анда ике ай эшләтәләр. Балага имезлек салырга ипи дә юк чак. Шулвакыт Ходай Тәгаләнең бала хакын хаклавыдыр, күрәсең, Шәмсебану әбинең әнисе күкрәгенә сөт төшә. Кеше әйтеп ышанмаслык хәл. Ә Шәмсебану әби Арчадан кире әйләнеп кайтканда, әнисе күкрәгендә инде сөт кипкән була. Ходай гомер биргән бит, баласы – Хәмите исән кала. Әбисе көче белән, әлбәттә. Ул хәзер дә исән-имин гомер итә.

– Арчадан җәяү кайттык. Ниндидер бер авылга җиткәч, караңгы төште. Аяктагы чабата тузды. Нишләргә? Үзебез ач. Суык. Арыдык. Аяк атлар хәл юк. Беркемне дә белмибез. Безне кем кунарга кертсен?! Юл кырыенда бер чишмә күрдек. Анда эскәмия бар иде. Шунда дүртәү үләрбез инде дип, тезелешеп елап утыра идек, Ходай рәхмәте белән бер әби суга чыкты. “И балакайлар, ерактан кайтасыз, ахры? Кунар җирегез бармы соң?” – диде безне кызганып. Аңа беркемебез дә юклыгын аңлатып, кабат елап җибәрдек. Ул безне бәләкәй өенә сыйдырды. Мичтә чуен белән бәрәңге дә пешергән. Шушы кабыклы бәрәңгене безгә бүлеп бирде. Нинди рәхмәтле җан иясе булгандыр ул әбекәй! Ходай аңа җәннәттән түрдәге урынын насыйп итсен иде.

Авыр чакта без үлмәсен диеп,

Ризык биргән акыл иясе.

Килә бик тә сине күрәсем,

Аягыңны кочып үбәсем, – дип Шәмсебану әби әлеге карчыкка әйтәсе килгән рәхмәт сүзләрен шигырь юлларына да салган.

Шул рәвешле алар өйгә исән-имин кайтып җитә. Озак күрми торганга, кайткач, баласы Хәмит аннан ятсына. Якын да килми.

Еллар үтте, дөньялар да үзгәрде. Ә шулай да ачлык эзләре алар күңелендә тирән яра калдырган. Күпне күргән шул алар.

Шәмсебану әби 87 яшьтә. Җиңү көннәре якынлашкан саен уфтана. “Бәйрәм килә-китә, мине ник беркем белсен?! Искә алучы да юк. Без дә бит ничә катлы фронтовик, кеше рәтенә кертерлек хакыбыз юк микәнни соң безнең?! “Менә сиңа, әби, Җиңү бәйрәме күчтәнәче”, – дип, ник бер кап чәй китерсеннәр. Миңа, кызым, күп кирәкми. Күңел алмак бер калҗа, диләр бит. Күңел хакы гына кирәк. Юктан хәтер кала, аздан күңел була”, – ди Шәмсебану апа.

– Балаларны солдатка алып, аналарның үзәкләрен өзәләр инде. Элек күргәннәр дә җитәрлек бит, нигә тагын алай итәләр икән?! Күпме солдатның гомере өзелә. Илне сакларга кирәк булмагач, ник алалар?!

Соңгы юлга киткән чакта ялгыз

Күңелемдә калмасын каты боз.

Каты кагылмагыз йөрәк ярабызга

Бозылмады безнең яшьлек антыбыз, – дип күз яшьләре аралаш сүзен төгәлләде Шәмсебану әби.

Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.

районы, Козгынчы авылы.

Комментарии