Кешене нәрсә яшәтә?

Җәмилә әби кәҗәләрен эчерергә су буена төшкәч, яр буенда уйланып утыра. И-и гомерләр, шушы су кебек акты да китте. Әле кайчан гына биредә Габдулла белән очрашып, бер күз сирпүгә гашыйк булган иде. Кыяр-кыймас кына бер-берсенә шунда сүз каттылар. Юк йомышны бар итеп, Габдулла очрамасмы дип, су буе урамын әйләнүләр, йоклагач, ындыр артында сөйләшеп торулар – һәммәсе кичә генә булган төсле күз алдында…

Габдулла үзе кыюсыз гына егет тоелса да, өйләнешеп яши башлагач, бик булган, тырыш, киң күңелле, ярдәмчел икәнлеге беленде.

Авыл башында кешесез утырган бер йортка башка чыктылар. Зимагур Хәбир йорты иде ул. Хәбир үзе елга бер кайта. Анда да тол карчыклар түбәсен ямап, каралты-курасын рәтләп, бала-чаганы кәнфит-перәннеккә сөендереп, авыл этләрен ипи катыларына кинәндереп, бар авылны тальян моңына күмеп уйнап, үзе шуңа кушылып җырлап китә дә кабат бер елга югала.

Менә шул Хәбир китәр алдыннан Җәмилә белән Габдулла янына керде, нигезне ничек булса да бетермәскә һәм сыерсыз да тормаска кушып, бер төргәк акча тоттырды. “Бу сезгә йортны төзәтергә һәм сыер алырга. Нинди генә авырлыклар килмәсен, сыерсыз яшәмәгез, бирешмәгез, сөт белән ятимнәргә булышыгыз, – диде ул. – Кәҗәгә кала күрмәгез, ул картлык билгесе”, – дип тә өстәде һәм киләсе ел Сабан туена кадәр дип, саубуллашып чыгып та китте.

Шул китүеннән башка кайта алмады. Элек фин сугышына алынган, аннан 41нче ел башланды. Авылның калган ирләре дә Зимагур Хәбир эзеннән көнбатышка юл тотты. Әйләнеп кайту бәхете бик сирәгенә генә насыйп булды. Габдулла да илне саклап, Белоруссия җирләрендә мәңгелеккә ятып калды. Шунысы кызганыч: балалары булмады.

Җәмилә авыл абыстаен чакырып, Хәбир рухына да, Габдулла рухына да Коръән укытты. Хәбир васыятенә дә тугрылыклы булып калды, нинди генә авыр ел килмәсен, сыерсыз яшәмәде. Ятим балаларга, карт-карчыкка сөт-катыкка өлеш чыгарып торды. Печән начар булган коры елларны урманнан капчык-капчык яфрак ташыды, су буеннан кыяк чапты, кычыткан ташыды, әмма сыерны сатмады. Ничә җирдән димләп килсәләр дә, Габдулласына тугрылыклы булып, чит-ятка күз салмады. Изге җан иясе Хәбир тәрәзәләрендә ут янды, учагы сүрелмәде, сукмагыннан киңәш-табыш сорап килүчеләр өзелмәде.

Беләкләрендә көч-куәт кими, сугыш заманнарындагы авырлыклар буыннарда үзен сиздерә, сыер тоту авырга килә башлагач, малларны сатарга туры килде Җәмилә әбигә. Колагында янә Хәбир тавышы ишетелгән төсле булды:

– Сыер – көч ул, яшьлек, ә кәҗә көненә калу – тирән картлык килү.

Нишлисең, картлык та килде, авыл да картайды, авызда тешләр сирәкләнеп калган кебек, анда – бер, монда ике йорт утыра. Яшьләр эш эзләп, еракларга таралды. Авылда биш йортка дүрт калды. Күңелгә ничек кенә авыр булмасын, Җәмилә әби ике кәҗә сатып алды, өйрәнгән гадәте буенча чәй эчәргә күршеләренә сөт өләште.

Рәхим-шәфкать беркайчан да юкка чыкмый. Су да тикмәгә акмый. Ул, гомер озынлыгын үлчи-үлчи, бу авылда Җәмилә исемле игелекле кеше яшәгәнен ерак дәрья суларына сөйли.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Бүгенгедәй истә

10 яшьтә без олы ирләр кебек

Эшли идек җиңне сызганып.

Бригадирларның суккан җире

Һаман тора әле сызланып.

Иртән сәгать дүрттә тора идек,

Китә идек сыер саварга.

Көннәр буе аяк өсте йөреп,

Ничек кенә кайтып аварга.

Песи борчаклары үскән җирне

Бүлә идек ваклап-кискәләп.

Ничек анда ачка үлмәгәнбез,

Йөрим һаман шуны исәпләп.

Мәгъсум ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

Яшьлегең – бүләгең

Яшьлекне чәчәк дияләр,

Ә бөрене – балачак.

Картлык – бөрене, чәчәкне

Акка манып саклар чак.

Яшьлегеңнең кадерен бел,

Булмасын үкенерлек.

Картлык, көн дә газапланма

Яшьләреңә төренеп.

Бел: чәчәкне сафлык бизи,

Заманга син карама.

Үткәннәрең киләчәккә

Бүләгең булып бара.

Зөлфия ПЕТРОВА.

районы, Дүсмәт авылы.Кешене нәрсә яшәтә?, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии