Эчкече мөселман

Июнь башында Яр Чаллының 50нче комплексыннан кайтып барышым. Җәйге кояшның дәрт-дәрманы шулкадәр көчле ки, көннең кичкә авышуына карамастан, кыздырыпмы-кыздыра, түз генә.

– Кызым, акчаң бармы? Булса, бер шешәлек кенә бир әле, – дип эндәшә кемдер йорт янәшәсендә үсеп утырган куаклар артыннан.

Борылып карыйм. Бер әби аякларын сузып, сыра чөмереп утыра икән. Дөресрәге, шешәсен бушатып, яңаны юнәтергә исәп кора. Өсте-башы пычрак, тузган аяк киемнәренең берсе янында аунап ята. Шушы челләдә ярым исерек карчык утырган көе чайкалып-чайкалып китә, күз карашы да тоныкланган. Шулай да узып баручыны шәйләрлек хәлдә әле үзе.

– Эчеп шунда егылып үлмәкче буласыңмы әллә, әби? Бу эсседә аек кешегә дә, ай-һай, җиңел түгел…

– Әй, үлсәм ни, болай хет онытылып торам. Балам, бир инде, акчасыз түгелсең бит.

– Ипигә сорасаң икән син, бирер идем дә. Ничек оялмыйча хәмер эчеп, җирдә аунап ятасың? Бар, өеңә кайт әле.

– Әй-й!… – кулын гына селтәде ул. Аннары: “Барыбер эчәм”, – дип өстәп куйды.

Кыска һәм күңелсез әңгәмәбез вакытында исеменең Нәбирә булуын белдем. Яшәгән йортын төгәл генә әйтә алмады сәрхуш әби. Балалары бармы-юкмы, кем белән яшәве турында сорагач, буталчык итеп сөйли башлады. “Син аларны беләсеңме соң? Әйтмә, бетерәләр алар мине”, – дигән сүзләр белән йөзен каплап еларга кереште.

– Шәһәр урамы, агач төбе, җир асты кичүләрендә аунап ятучы исерек адәмнәр бүген очраштыргалый анысы. Тик мондый ямьсез кыяфәттә үзебезнең мөселман хатыннарын, әбиләрен күрү ни өчендер аеруча аяныч. Андыйлар күңелдә ниндидер аңлатып бетерә алмастай буталчык хис тудыра. Җирәнү катыш кызгану димме… Эчү юлына, үз тормышыңа, якыннарыңа карата битарафлыкка этәрүче сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Тик ничек кенә авыр булмасын, андый чакларда үзенең адәм йөзен саклап калганнардан үрнәк алырга кирәк.

Исерек кавемен җенем сөйми. Нәбирә әби урынында башка берәү акча сорап утырса, аның янына туктап, сүз әрәм итеп тә тормаган булыр идем. Татарча эндәшүе, басынкы тавышы белән җәлеп итте ул игътибарымны. 73 яшьлек әбекәйгә мин нотык укыганнан гына акыл керәсенә дә ышанмадым, билгеле. Барыбер шунда утырып, сорана калды ул. Ак яулыгын ябынып, намазлык өстенә утыру шулкадәр килешер иде аңа югыйсә…

Рәзинә ХӘСӘНОВА,

шәһәре.

Комментарии