- 29.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №25 (27 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Алар да «балам» дип өзгәләнә
Гөлфизәләрнең бик акыллы, сөтне күп бирә торган сыеры бар иде. Кеше акылы булгандыр анда. Шуның өчен дә аны бик озак асрадылар. Барысы 12 бозау китерде ул.
Быел сөтбикә соң бозаулады. Гөлфизә бозауны ай ярым чамасы имезде дә, анасыннан аерып, янәшә бүлмәгә ябып куйды. Сыер, нарасыен үзенә чакырып, берничә көн аваз салды да, баласы белән очрашуга өметен өзеп, кычкыруыннан туктады.
Бозауга өч ай тулды. Үзенә авыру тияргә бер көн кала, сөтбикә яңадан сабыен исенә төшерде: янәшә бүлмәдәге бозавын чакыра башлады. Бу хәлгә түзәр чамасы калмагач, Гөлфизә бозауны кабат әнисе белән кавыштырды. Сыер исә баласын күреп, шундый сөенде: аны туйганчы иснәде, ялады, күңеле булганчы назлады, йөгереп йөргән баласына сокланып карап торды. Сыерның ике күзеннән нур бөркелә иде.
Икенче көнне Гөлфизә сыерны көтүгә куды. Ул көнне сөтбикә көтүдән авырып кайтты. Сөт тә бирмәде, хәле бик мөшкел иде шул бичараның. Бик каты авырып, бер атна чамасы гына өйдә торды да, якты дөнья белән мәңгелеккә хушлашты.
Әле үләренә бер атна кала, абзар тәрәзәсеннән башын тыгып, ике күзеннән мөлдер-мөлдер яшь агызып, Гөлфизәгә карап торды ул. Гөлфизә сыерның башыннан сыйпады, күз яшьләрен сөртте. Ул бу хәлне күреп: «Нәрсә булды сиңа, сөтбикә, нигә елыйсың?» – дип сыер белән сөйләште.
Әллә мәңгелеккә китәсен белде микән сөтбикә? Сыерны изге җан, диләр. Мөгаен, сизенгәндер.
Әсрар ҺИДИЯТОВ.
Апас районы, Дүртөйле авылы.
Этләр кешегә үрнәк
Күрше авылда мәктәптә укытучы булып эшләп йөргән чак. Юл урман аша уза. Анда яшәүче күп төрле җәнлекләр белән очрашырга туры килде: куян, төлке, кабан дуңгызы, поши. Бүре килеп чыкса, исән калырмын дип уйлама да. Алай булганда, сумкадан алып ыргытырга дигән ният белән, төргәктә гел ит кисәге йөртәм.
Бервакыт урман авызында гына басып торган этне үз яныма чакырдым. Юлда иптәш булсын, янәсе. Ул әйткәнемне аңлады. Башын аска иеп, ашыкмый гына яныма атлады. Тик ул берүзе генә түгел икән. Куаклар арасыннан тагын берничә иптәше килеп кушылды. Алар мине як-ягымнан сырып алды. Этләр белән эш итәрлек осталыгым юк иде. Нишләргә белми торганда, акыллы затлар диярсең, алар вакыйганы үзләренчә хәл итеп, солдатлар кебек, бер-бер артлы сафка тезелделәр. Алга олы гәүдәлесе басты, аннан – уртанчысы, азакка көчек калды. Ә анысы кечкенә бала кебек, минем белән шаярырга уйлый, төрле яктан килеп итәгемне тарткалый, аягымны тешләп алырга чамалый. Тик аңа минем янда йөрергә рөхсәт булмады, күрәсең – алда торучысы (ана эт булырга тиеш), көчеккә таба башын борып, ишарә белән риза түгеллеген белдерде, көчек тиз генә үз урынына китте. Ул яныма килергә әллә ничә тапкыр омтылыш ясап карады. Зуррагыннан рөхсәт булмады, ахры: нәүмиз генә, койрыгын болгап башка иптәшләре артыннан юлга кузгалды. Мин аларны карашым белән озатып калдым.
Әле ярый ул вакытта нинди хәлдә калуымны бөтенләй аңламаганмын: бүреләр арасында булганмын икән бит. Ул чакта эттән бүрене аера да белми идем. Соңыннан кешеләрдән сорашып төшендем. Аннан соң этләр, солдатлар кебек, бер-бер артлы тезелешеп йөри димени?
Бүреләрне явыз җанварлар рәтенә кертәбез. Ач вакытларында фермадагы бар җан иясен бугазлап чыгарга мөмкин бит алар. Бу юлы бүре халкы миңа кагылмый да узып китте, ач чаклары булмагандыр. Аннары кече «энекәшләрен» янымда озак тотмадылар. Аларда закон дигәннәре яхшы үтәлә, күрәсең: олырагы әйткәнне кечесе тыңлый. Бер-берсенә мәрхәмәт тә бар кебек: тәртип белән тезелделәр, берсен дә куып җибәрмәделәр, кечесенең дә буталып калмавын игътибар белән күзәттеләр.
Чир китә, гадәт кала, дигән гыйбарә бар бит. Табигатьтә йөрергә чыкканда элеккечә төргәге белән ризык кисәкләре алып йөрим. Хәзер хуҗасыз этләр күбәеп китте. Араларында котыру чире белән интегүчеләре бар, диләр. Кайберләре ачтан интегеп йөридер. Алар очраса, әзер ризык төргәген ыргытасың да, сиңа ташланмаслар дип өметләнәсең. Бу юлы да урман уртасында каршыма килеп чыккан эткә әзер төргәгемне ыргыттым. Озак та үтмәде, эт артымнан чабып килеп, ризыкларымны төргәге белән кире сузды. Төшереп калдырды дигәндер инде. Этнең яхшы гаиләдә яшәгәне күренеп тора. Нәселе дә затлы булырга охшаган. Әллә адашып калганмы? Бәлки, кирәксез санаган хуҗалары урман эченә китереп ташлаганнардыр. Ул күптән түгел генә караучысыз калган шикелле. Ашарга булмагач, куып чыгарылган этләр, гадәттә, ерткычка әверелә, кешеләргә ташлана. Ә бу эт юлдан үтүче кешеләрне тыныч кына күзәтә. Кемнедер өзелеп көтә. Ул үзе генә белгән телдә: «Кешеләр, хайваннарга, үзегез тәрбиягә алган мәче, этләргә шулкадәр явызлыклар кыласыз. Без сезгә чын күңелдән бирелеп хезмәт итәбез, сезне саклыйбыз, яклыйбыз», – дип әйтергә теләгән кебек тоелды. Кешеләр Аллаһ хозурына баргач, алар ярдәменә мохтаҗ җәнлек-җанварлар өчен дә җавап тотачакларын белми микән әллә?! Шул уйларга бирелеп, мин юлымны дәвам иттем. Ә яңа танышым, мәһабәт гәүдәле, мин белмәгән затлы нәсел дәвамчысы, сабыр гына калкурак урынга менеп басты. Үзе дә сизмәстән, минем хәтеремдә кешелекне рәхимле булырга чакырган һәйкәл биеклегенә күтәрелде. Ә безгә, кешеләргә, үзебез булдыра алмаганны белеп, яныбыздагы хайваннардан үрнәк алырга кала түгелме соң?
Миләүшә ГАЛИМОВА
Казан шәһәре.
Мәрхәмәткә чик юк
Сугыш бетүгә шактый вакыт (12 ел) үтсә дә, авылда бөтен авыр эш ат җилкәсендә иде. Ул елларны әти ат караучы вазифасын башкарды. Атларны көндезге хезмәттән соң төнге көтүгә алып чыгу ат караучыга йөкләнгән булу сәбәпле, ул эшне әти белән абый үтәде. Абый унбер яшьтә генә булса да, әтинең уң кулы иде. Көтү дә көтте, абзарны да чистартты, атны җигә дә белде, җиңел генә, булышчысыз да ат сыртына менеп атлана иде. Абыйның бу һөнәрләре минем өчен хыял булып кала бирде. Беркөнне әти абыйга төнге көтүгә үзенә генә чыгарга әйтте. Хыялларымның берсен тормышка ашыру ниятеннән, абыйга иптәш булып көтүгә чыгарга әзерлегемне хәбәр иттем, ул бик шатланды. Көннәр буе ат сыртында йөрергә риза булуымны күздә тотып, әти дә каршы килмәде. Ул кичне иң биек, иң акыллы атлардан берсе – Эскерткә күтәреп утыртты да, «Улым, сәбәпсезгә ат өстеннән төшмә, кире менә алмассың», – дип кисәтеп, бисмилласын укып, безне озатып калды.
Көтүлек өчен махсус билгеләнгән люцерна җирендә, кукуруз басуы кырында пошкырып, кешнәп йөргән чакта, кинәт кенә атларыбыз нәрсәдәндер куркып, төнге караңгылыкта таралышты. Мин дә кукуруз басуына очып төшкәнемне белми дә калдым. Селкенергә дә, кычкырырга да куркып, йөзтүбән капланып ятам. Хәтта атның мине эзләп килгәнен дә сизмәгәнмен. Эскерт теше белән якадан эләктереп, аякка бастырып куйгач, миңа җан керде, шатлыктан елап җибәрдем. Атның үз гаебен танып, эзләп килүе мине бик шатландырды һәм канатландырды. Шулай да, ат сыртына менеп утыру өчен бу гына җитми иде. Авыл ерак, баскыч юк, абый да билгесезлектә, нишләргә?!
«Нигә шулкадәр биек булып үстең, мин ничек сыртыңа меним?» – дип такмаклап, атның бер артына, бер алдына чабып йөргәндә, Эскерт кинәт кенә алгы аякларына тезләнде дә, борыны белән минем җилкәмә төртеп, кешнәп җибәрде. Миңа «Әйдә, шыңшыма, менеп утыр сыртыма», – дип әйтүе булганын аңладым. Тиз арада Эскертнең башын кочып, муенындагы чал чәчләренә ябышып, менеп утырдым.
Бу хәлләрне миннән ишетеп белгәч, әтинең тыныч кына: «Мәрхәмәтлелеккә чик юк, улым», – дип әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырый.
Кеше генә түгел, хайваннар да мәрхәмәтле була белә.
Рәшит САРТДИНОВ.
Казан шәһәре.
Ана песи мәхәббәте
Табигатьнең яңа гына көзгә кереп барган чагы иде. Кояш җылысы тәэсиренә бирелепме, әллә үзем сабыйлыктан чыгып бетмәгән булганмын, барырга диеп җыенган җиремнән туктап, баскычта тәгәрәп яткан песи балалары белән уйный башладым. Берсеннән-берсе матур бу «йомгаклар»ны яратмыйча мөмкин дә түгел иде. Кечкенә генә булсалар да, бик җитезләр. Аз гына онытылып киттеңме, кулыңны үткен тырнаклары белән тырнап алырга да күп сорамыйлар. Тик ишегалдындагы олы эт кенә алардан усал күзләрен ала алмады.
Песиләрдән авырлык белән генә аерылып урамга чыктым. Артымнан нидер йөгергәнен сизеп, борылып карасам, аптырап киттем: каршымда ана песи басып тора. Ә күзләре… Юк, күзләре мәчеләргә хас булган хәйлә белән карамыйлар иде. Бу карашта бары ялвару, ярдәм сорау гына күрергә мөмкин иде. Шулчак мин болай озак тоткарлансам, барасы җиремә соңга калу ихтималын уйлап, ашыгып китеп бардым. Киттем… Әмма күңелемдәге билгесезлек көне буе җаныма тынычлык бирмәде. Нигә алай карады икән соң миңа ана песи?! Ни әйтергә теләде, нәрсә көтте икән миннән?!
Өйгә кайтыр вакытны сәгатьләп түгел, секундлап җиткердем дисәм дә ялгыш булмас. Ишегалдына килеп керүгә ашыгып-каударланып нәни песи балаларын эзли башладым. Ни гаҗәп, һәрчак мине капка төбендә каршы алучы бу җан ияләре бүген күренмәде. Инде аларны табуга өметемне өзеп, өйгә атлаганда почмакта моңаеп утыручы ана песине күреп алдым. Аның йонлач йомшак тәпиләре янына, җылы эзләгән сыман кечкенә балалары сыенышып утырган. Песиләрнең утыруларында ниндидер бер ятимлек сизелә иде. Тукта әле, бу «йомгаклар»ның берсе кайда соң? Сораулы күзләремне ана песигә төбәүгә, тәнемнән ток узгандай булды: аның күперенке, матур гәүдәсе бөрешеп, кечерәеп калган; зур зәңгәр күзләре яшь белән тулышкан – песи елый иде… Әйтерсең лә аның яшьләре күзләреннән түгел, ә йөрәгеннән ага… Бу моңсу елау күпмегә сузылган булыр иде, тик шул вакыт тын һаваны бозып сеңлемнең кычкырып-кычкырып нидер сөйли башлавы ишетелде: «Сарбай үтерде кечкенә песине… Авызына капты да… Ә син белсәң икән Актүшнең (ана песинең исеме шулай иде) ничек көрәшүен?! Ул хәтта эткә һөҗүм итте дияргә дә мөмкин, әмма соң иде инде… Көчкә аердым үзләрен»…
Бу минутларда күз яшьләрен тыю мөмкин түгел иде. Мин ятимләнеп калган песи «гаиләсен» кочагыма алып, яшьләремә тулы ирек бирдем…
Әйе, аналарга хас булган ярату тойгысын кешеләр генә түгел, хайваннар да кичерергә сәләтле. Аналарның мәхәббәте – Аллаһы Тәгалә иҗат иткән бар матур хисләрнең иң бөеге түгел микән?! Ә мине тагын да гаҗәпләндергәне шул – ул бу хисне кешеләр белән хайваннарга тигез итеп бүлеп биргән булса кирәк…
Кызганычка каршы, бүген ата-аналарның ялгыш юлга кереп китеп, балалары язмышына битарафлык күрсәтү очраклары аз түгел. Бәлки, аларга да күпләр гади бер җан иясе итеп караган хайваннардан үрнәк алыргадыр?!
Әйе, ана мәхәббәте – бар явызлыктан, начарлыктан да көчле хис ул. Тик әнисенең тирән яратуын чын күңелдән аңлап үскән бала гына үзе дә киләчәк буынны нәкъ шундый тәртип-кагыйдәләр аша тәрбияли ала. Җәмгыятебездә ана белән бала мәхәббәте, хөрмәт, ихтирам хисләре яшәсә – тормышыбыз һәрчак матур, кешеләр дә бәхетле булыр иде.
Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА.
Казан шәһәре.
Конкурс: «Алар – бездән мәрхәмәтлерәк»,
Комментарии