Токмачлы аш – өстәлебезгә баш

Буыннан-буынга, татар гаиләләренә килен булып төшкән кызның уңганлыгын, аш-суга осталыгын аның кискән токмачына карап бәяләгәннәр. Һөнәрне күтәреп йөрисе юк, өйрәнсәң үзең өчен, шуңа күрә кыз баланы яшьтән үк токмач кисү осталыгына өйрәтергә кирәк.

Минем үземне дә токмач кистереп, бәлеш ясатып карап сынадылар. Токмачны мин бик нечкә һәм бик кызу кистем. Ул бит минем кечкенәдән өйрәнгән һөнәрем иде. Ә бәлеш ясап караганым юк иде әле. Мин балачактан өч әби һәм әни белән үстем. Бәлеш ясаганнарын карап торып кына белә идем.

Каенанам: «Без кичкә әтиең белән Сосновкага кунакка китәбез. Сез аулак өйдә каласыз. Кичкә бәлеш пешерерсең. Менә дөге, май, җимеш. Туган апамның кызларын кич бәлешкә дәшәрсез», – диде. Әле ул вакытта газ миче түгел, мичкә утын ягып, шунда пешерәсе иде. Килеп чыкмас дип бик кайгырган идем, Аллага шөкер, камыры калынрак булса да сынатмадым. Шул бәлешне ашап, кич утырдык.

Ашлар күп төрле булса да, иң тәмлесе – ит шулпасында пешкән үзең кискән токмач ашы. Кайбер хуҗабикәләр, токмач камырына тоз, азрак су салабыз, дип әйтәләр, ә мин үзем гомер-гомергә йомырка һәм оннан гына ясыйм. Токмач ашына бәрәңгене дә озынча һәм нечкә итеп турап, аз гына салырга кирәк. Суганны бөтен килеш салып, соңыннан алып кую яхшы. Аш шулпасы майлы һәм үтә күренмәле булырга тиеш.

Язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә.

Токмач кисәм, токмач кисәм,

Токмачым җептәй генә.

Токмачлы аш ашаганда

Телеңне йота күрмә.

Нечкә токмачларны салып,

Пешерермен тәмле аш.

Токмач салган итле шулпа –

Безнең өстәлебездә баш.

Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара бистәсе

Комментарии