Туган якта туа хисләрем

Туган якта туа хисләрем

Җырларда җырланган Азнакай төбәге элек-электән үзенең талантлы, тырыш халкы белән дан тоткан. Чыннан да, туган ягымны мәдәниятле, әдәбиятлы, җыр-моңга мөкиббән якташларым зур үрләргә күтәрә, чит төбәкләргә дә таныта. Күпме танылган, олпат шәхесләр чыккан биредән: Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Флера Гыйззәтуллина, Илдус Гыйләҗев, Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, Зәйнәп Фәрхетдинова... Әлеге исемлекне бик озак дәвам итәргә була. Язучылык өлкәсе булсынмы ул, театр, эстрада өлкәсеме, мәгариф, сәламәтлек яки башка өлкә булсынмы – кайсын гына алсак та, бездән, Азнакайдан, чыккан горурланырлык шәхесләребез бихисап күп.

Табигате дә үзгә гүзәл, үзгә соклангыч шул безнең якларның. Даны ерак-еракларга таралган мәгърур Чатыртавы гына да үзе ни тора! Ә чишмәләре... Урман-күлләре... Елгалары... Үзе үк шигырь, җыр сорап тора ич алар бары да!

Шундый җыр-моңга, дәртле биюләргә, шигъри тәлгәшләргә бай күркәм чара узды районыбыз мәдәният сараенда. Әлеге чараның идея авторы – бүгенге көндә Азнакай шәһәренең мәдәният йортында режиссер булып эшләүче тынгысыз җанлы, тырыш, үз эшенең остасы булган Әлфия ханым Хафизова безгә – «Гөлстан» әдәби берләшмәсенә мөрәҗәгать итүгә, берләшмә әһелләре, чын күңелдән шатланып, аның тәкъдимен дәррәү күтәреп алдык. Концертлар, театрлар бик еш булып торса да, шигъри кичәләр мондый олы форматта сирәгрәк үтә. Ә шулай да халкыбыз нәкъ шундыйларга сусаган икән бит. Әлеге чарадан соң без моңа инандык.

Шигъриятькә, җырга, яктылыкка юнәлтелгән акыл көче, рухи талант – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән йөкләмә дип юкка гына әйтмиләр шул. Азнакаебызда берничә дистә еллык тарихы, үз йөзе булган «Гөлстан» иҗат берләшмәсе хакында инде беренче генә язуым түгел. Ул бүген егермедән артык бик актив авторны берләштерә. Араларында төрле һөнәр ияләре бар: төбәкче-тарихчылар, табиблар, укытучылар, китапханәчеләр, хисапчылар, янгын сүндерүчеләр, нефтьчеләр... Әмма аларның барысын да иҗатка мәхәббәт, каләм карасының сихри көче берләштерә! Язучы хезмәте – гаять үзенчәлекле хезмәт, ул физик көч, рухи киеренкелек сорый торган эш, дөньяда иң катлаулы хезмәтләрнең берседер. Язучы көн саен 6-8 сәгать вакытын иҗат эшенә багышларга тиеш. Шунсыз талант тутыга, сафтан чыга, кечерәя башлый. Талантка юл күрсәтеп, аны үстереп торучылар булганда гына рухи халәт ныгый, матурая, чарлана.

Үзебезнең иҗатыбызны күрсәтә алу өчен тулы шартлар тудырган хакимият, мәдәният идарәсе, мәдәният йорты җитәкчеләренә дә олы рәхмәтле без. Иҗатташларыбызның шигырьләренә чып-чын тылсым өргән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миңнеханова Зөлхия Гимазетдиновна җитәкчелегендәге «Тылсым» балалар театрына йөрүче йолдызчыкларыбызның чыгышы да нур өстенә нур булды. Ә инде кичәбезне алып барган районыбыз горурлыгы Илдар Динмөхәммәтовка, Фирүзә Садыйковага, нәфис сүз остасы Земфира ханым Кашаповага, Камил Галимовка, якташ җырчыларыбыз – композитор Ландыш Шәрәфиева, Ландыш Садретдинова, Алмаз Закиров, Сәрия Сәгъдәтуллина, Ләйлә Кәрамоваларга, «Азнакаем» группасына, «Лилия» бию коллективына, китап күргәзмәсе һәм авторларыбызның китапларын сатуны оештырган китапханәче кызларга шушы чараны оештыруга көчен керткән һәммә кешегә зур рәхмәтләребез барып ирешсә иде.

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии