Гөнаһ оясы

Кыска гына булса да, пенсионерлар өчен ялыктыргыч озын тоелган кышкы көннәрнең берсе иде. Самат абый күрше авылга, кодаларына барып кайтырга булды. Шул авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән кызын да күптән күргәне юк, оныклары да сагындырды. Телефон аша көн саен кызы белән сөйләшеп торучы җәмәгате Разыя апа бармаска, өй саклап калырга булды.

Машинасын кабызып, тиешле күчтәнәчләрне салгач, Самат абый юлга кузгалды. Кышкы тигез юлдан табигать матурлыгына хозурланып баргангамы – 15 километр юл бик кыска тоелды.

Һәрвакыттагыча җылы итеп каршыласалар да, күп еллар аралашып яшәгән кодасы Нурулланы яхшы ук белгән Самат абый өйдә нәрсәдер булганын сизенде. Хәлләр сорашылып, сәламнәр җиткерелеп, күчтәнәчләр тапшырылгач, чәй табыны артында дәвам иткән әңгәмә барышында бу турыда сүз кузгалды.

– Кичә килен белән малай килеп киттеләр, – дип башлады Нурулла абый сүзен. – Туктатырлык түгел, кызың елапмы-елый. Хезмәтемне дә, коллективны да, балаларымны да яратам, җитәкчеләрне дә хөрмәт итәм. Шулай да эштән китәм, түзәрлек әмәл калмады, ди. Сораша-төпченә торгач шунысы ачыкланды – кызыңны тагын сайлау комиссиясенә куйганнар икән.

– Шуның өчен дөнья беткәндәй еларга, эштән китәргә кирәк булдымы икән? – дип кушылды әңгәмәгә моңарчы тыңлап кына утырган Самат абый. – Юктыр, моның сәбәбен тирәннәнрәк эзләргәдер бәлки, минем кыз эштән курка торганнардан түгел.

– Дөрес, кызың Сәлимә эштән курыкмый, синең кызың гөнаһтан курка. 10 еллап төрле сайлауларда карусыз катнашып килгән Сәлимәнең сөйләгәннәрен тыңлап торсаң, чәчләрең үрә басар. «Сайлау участогы түгел, гөнаһ оясы, – ди. – Андагы күз буяу, алдашу, куштанлык, яраклашу, оятсызлык, икейөзлелеккә бернинди чама да юк, чик тә юк. Гаделлеккә ышанып килгән сайлаучылардан көлеп, аларны мыскыл итеп, ышанычларын вәхшиләрчә аяк астына салып таптап, алар биргән тавышларны бозып ату гадәти хәл санала. Бер елны кызып китеп, кушылган кандидат өчен 105 процент җыйганбыз тавышны. Халык тавышны бер кандидатка бирә, ә без икенчегә үзгәртәбез. Җитмәсә, шул сайлаучыларның күзләренә, берни булмагандай, гөнаһсыз күзләр белән карыйбыз, алар белән аралашабыз. Өстәмә бюллетеньнәр турында сүз дә юк! Төшемә 61 яшен дә тутырмыйча үлеп киткән Галләм абый керде. Миңа бармагы белән яный: «Сез генә ялганлап сайладыгыз халык сөймәгән партияне. Әгәр пенсия яше артмаган булса, мин әле бераз яшәгән, берничә ай булса да пенсия алган булыр идем», – ди. Уфф, ничек түзмәк кирәк тә ничек яшәмәк кирәк бу хурлык белән! Мин хәзер 55 яшьлек хатын-кызлар белән 60 яшьлек ир-атлар күзенә күренергә оялам. Халык дошманына әйләнәсе көннәр алда әле. Кешенең кылган һәр гамәле язылып барыла, диләр. Моның гөнаһларын кая куеп бетерәсең, бу бит биш тормышлык! Җавап тотасы көннәр алда әле. Җәһәннәмгә дә кабул итмәскә мөмкиннәр сайлау комиссиясендәгеләрне. Тәмуг кошлары бит без. Җитте, урын юк бүтән гөнаһларга – җаным да, тәнем дә шыплап тулды. Күрәсем дә, ишетәсем дә килми шул сайлаулар турында». Менә, кызың бәян иткәннәр – шул! Сизгәнсеңдер, кәефем дә шуңа сүрән иде.

– Ярар, кода, тынычлан! Теләмәсә, мәҗбүр итмәсләр! Бетмәс әле иманы белән дус булмаганнар! Эштән китәргә мәҗбүр итсәләр дә, борылып та карамаячак ул якка Сәлимә, аның карары корыч кебек. Илдә чыпчык үлми, эш бетмәс. Аннары ялганга, куштанлыкка корылган мондый тормыш та мәңгегә бармас – шуңа охшап тора! Ярар, кода, рәхмәт сый-хөрмәткә, кузгалыйм инде! Оныкларымны да сагындым, кызны да тынычландырып китәрмен.

Машинасына утырып кузгалгач, яңадан туктап әйтеп куйды:

– Әбиләре бик ярата оныкларын, күп итеп күчтәнәчләр җибәрде – сөендерим бахырларны.

Хәниф ТИМЕРБАЕВ,

Саба районы

Комментарии