Авылның бетүендә авыл халкы гаепле түгел

Бие-бие, Габдулла,

Биегән кеше бай була.

Биегән кеше бай булганчы

Карт алаша тай була.

Элек шулай диләр иде. Бүген бу сүзләр артистларга туры килми инде. Бүгенге артистлар таза, бай тормышта яшиләр. Совет чорында халыкка бик нык хезмәт иткән артистлар тыйнаграк яшиләр иде. 2023нче елның 18нче гыйнвар санында «Акчарлак» газетасында музыкант, композитор Фәрит Хатипов белән булган әңгәмәдә шулай аңлашыла. Хатыны Рабига Сибгатуллина белән алар халыкка чынлап та хезмәт иттеләр.

Чын артистлар бүген дә бар. Минем үземнең иң яраткан артистларымнан Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахмановлар. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк яшьләргә.

Язмам артистлар турында булырга тиеш түгел иде, читкәрәк кереп киттем. Һәр атнаны Зәмирә Рәҗәпованың «Әй язмыш, язмыш...» тапшыруын яратып көтеп алабыз. Зәмирә тапшыруына талантлы, күренекле кешеләрне чакыра. Аларның күбесе шәһәр тирәсендә яшәп ята. Афәрин, тырышканнар, мондый тормышка безнең халык бик лаек. Шул ук вакытта авылларда яшәп, халыкны ризык белән тәэмин итеп торучыларны да онытмасак иде. Ашказаны буш булса, сәхнәгә чыгасы килми ул.

Безгә, татар балаларына тормыш башлап җибәрү бик җиңел генә бирелмәде. Бу гаделсезлек булды. Без, сугыш чоры балалары әле хәзер дә аны тоябыз.

2023нче елның 9нчы апрелендә туган авылым Казак Үртәме авылы халкының юлсызлыктан интегүе турында «ТНВ» каналыннан «7 дней» тапшыруы күрсәтте. Бу юл Каенсар белән Үртәмне тоташтыра. Аны 1967-68нче елларда төзи башладылар. Авылыбыз район үзәге булган Әтнә авылыннан 15 чакрым читтәрәк урнашкан. Шундый авыллар бер безнең авыл гына түгел. Аларга инде күптән юллар салынган. Безгә исә газны да соңрак керттеләр. Имеш, планда юк.

Казак Үртәме авылы да, башка татар авыллары кебек, колхозлашу чорларын үткәрде. Бер гаепсезгә ике авылдашыбыз атып үтерелде. Күршебез Мәҗит абыйга, политзаключенный дип, урамга да чыгарга ярамый иде. Ул урысча да укый белгән, шуңа яратмаганнардыр инде.

Икенче бөтендөнья сугышына йөздән артык авылдашыбыз киткән. Бер йорттан өчәр кешене алганнар, берсе дә әйләнеп кайтмаган. Хөкүмәт куйган заданиеләр дә арттырып үтәлгән. Үзегезгә калдымы соң, дип сорап тормаганнар.

Әтнә районы хуҗаларына, депутатларга әйтәсем килә: Казак Үртәменә бара торган юлны да онытмагыз. Авылның бетеп баруында авыл халкы гаепле түгел. Бу илнең Казак Үртәме авылына да бурычы бар.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии