«Ржев ит-турагычы» хакында

«Ржев ит-турагычы» хакында

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 75 ел була. Инде шулкадәр вакыт үтсә дә, тарихны өйрәнү һаман дәвам итә. Тарихчылар, эзтабарлар яңадан-яңа материаллар туплый, шактый мөһим фактларга тап була. Мин бу язмада Ржев өчен булган сугышлар турында язасы килә. Бу хакта бик аз сөйләнелә. Ә бит ул Ленинград, Курск кебек шәһәрләр өчен барган сугышлардан аерылмый. Бәлки тагын да кырысрак, вәхширәк булгандыр әле. Бу турыда күбрәк беләсе килгәннәр өчен интернетта шактый бай материал бар. Менә шулардан мөһим тоелганнарын җыеп, сезнең игътибарга тәкъдим итәм.

Ржев каласы 1941нче елның 24нче октябрендә немецлар кулында кала. 1942нче елның 5нче гыйнварында Иосиф Сталин каланы фашистлардан азат итү турында боерык бирсә дә, канкойгыч сугышлар 1942нче елның мартыннан 1943нче елга кадәр 14 ай дәвам итә. Ржев өчен барган сугышларда югалтулар ике яктан да искиткеч күп була.

Үзегез уйлап карагыз, шәһәрне азат итү көнендә, 1943нче елның 3нче мартында, биш мең йорттан нибары 200ләп йорт сакланып кала, сугышка кадәр 56 мең кеше яшәсә, исәннәр саны – 362 кеше була. Сугышта 13 мең сугышчы һәлак була. Әле бу хәзер дә төгәл исәпкә алынмаган саннар. Кайбер тарихчылар әйтүенчә, әсирлеккә төшкәннәрне дә исәпкә алып, корбаннар саны 392 554-605 984 булырга мөмкин. Немецларның Ржевны оборонага тоткан 9нчы армиясенең югалтулары –120 мең чамасы солдат.

«…Шәһәрдә кояш та күренми. Бар җирдә сасы ис, чебен. Әрдәнәләп өелгән мәетләр, немецлар да, совет солдатлары да шунда», – дип искә ала мәхшәрне үз башларыннан кичкән совет солдатлары. Чөнки һәр түмгәк «мөһим объект» булып, хәтта бер сынык агач та «агачлык» булып, ярым исән калган бер җимерек сарай да «авыл» атамасы белән йөртелеп, һәр карыш җир өчен канкойгыч, коточкыч сугышлар бара биредә.

Ике як та «бер адым да артка чигенмәскә» дигән фәрман ала. Хәтта бу хакта 1942нче елның 28нче июлендә Сталинның 227нче махсус фәрманы чыга. Окобын ташлап чигенгән совет сугышчыларын алга куу яки атып үтерү өчен тыю (заградительный) отрядлары төзелә, солдатларны штраф роталарына озату башлана. Шәһәр өчен барган сугышларның бар фаҗигасен ачып язарга минем сүз байлыгым да, белемем дә җитенкерәнми. Шунлыктан, татарның күренекле язучысы, Вахит Имамов язганнардан өзек китерәм:

«…23 августта совет гаскәрләре Зубцово, Карманово пунктларын азат итә. 30нчы армия Ржевны яулау өчен алга ыргыла, ләкин Полунино авылы янында каты чикләвектәй оборона сызыгына җиткәч, яр күреп сөрлеккән ат шикелле, капылт туктап кала. Ике як та йөзәрләгән танкларын һөҗүмгә ташлый. Бер айга сузылган канлы бәрелешләрдән соң гына совет гаскәрләре әлеге авылны азат итүгә ирешә һәм 21нче сентябрьдә Ржев янындагы бистәләргә дә үтеп керә. Ләкин Ржевны яулый алмыйча кире чигенәләр. Полунино авылында 12 мең кызылармеец җирләнгән «туганнар каберлеге» калкып чыга…»

Ноябрь аенда безнекеләр тагын бер мәртәбә Ржевны азат итәргә талпынып карый. Шәһәргә һөҗүм итү һәм Модельнең 9нчы армиясен чолганышка эләктерү өчен, 15 дивизия туплыйлар. Сталинградны азат итү операциясе «Уран» дип атала бит, шуннан күрмеш, Ржев өчен сугышны да «Марс» дигән яңгыравык исем белән билгелиләр. Һөҗүм 25нче ноябрьдә атлы дивизия ташкыны белән башлана. Фашистлар тоташ пулемет уты белән каршылый, беренче көнге яуда ук 8295 совет сугышчысын юк итәләр. Югалтуларны Себердә тупланган резерв хисабына янә тутыралар. Декабрь уртасына кадәр кабатланып торган һөҗүмнәр һичбер төрле нәтиҗә дә бирми. Гаҗәеп хәл монда да тиз табыла. Шушы Ржев янында коточкыч теткәләнгән 39нчы армия калдыкларын яңа алмаш белән тулыландыралар. Генерал Зыгин аның яңа башлыгы булып билгеләнә. Һәм менә шушы армия каршына килеп, Жуков шәхсән үзе генерал Зыгинны капкачына «Оленино каласын алган өчен» дип язылган кыйммәтле сәгать белән бүләкли. Әкәмәт вә сәер: Олениноны фәкать өч айдан, Ржевны яулап алганнан соң гына азат итәләр әле…

Ә совет гаскәрләренә Ржев каласы өчен инде бүтән сугышып һәм кан коеп торырга да туры килми. Хәнҗәр шикелле тырпаеп торган Ржевны совет гаскәрләренең барыбер штурмлаячак икәнен аңлап, фельдмаршал Клюге белән генерал Модель аны сугышсыз-нисез калдырып китү өчен, Гитлерның шәхсән үзеннән рөхсәт алуга ирешә. Өстәвенә, 1943нче елның 19нчы февралендә Сталинград янындагы яу да тәмамлана, совет Ставкасының анда бушаган көчләрне Ржев юнәлешенә күчереп куюы да мөмкин. Совет разведкасының игътибарын җәлеп итмичә генә чигенүне «Буйвол операциясе» дип атыйлар. Генерал Модель Ржев плацдармын 18 ай буе үз кулында тоткан 9нчы армия полкларын берәм-берәм һәм фәкать төнлә генә шәһәрдән чыгара башлый. Окоп-блиндажларда көндез «кузгалмыйча ятучы батальоннар» – төтен җибәрә, ә төннәрен чираттагы полк үз позициясен калдырып чигенә. 1нче мартка фашистлар тулысынча Ржев каласын калдыра, Идел аша совет власте салган тимер юл күперен генә арьергард көч саклый. 2нче март төнендә әлеге күпер нигезләренә шартлаткыч тезәләр. Генерал Модель Берлиндагы Гитлер белән элемтәгә керә:

– Хәзер без Идел аша салынган күперне күккә очырабыз, шушы тантанага сез дә шаһит булсагыз иде, бөек фюрер.

Дәһшәтле мина һәм фугаслар ут бөрки, елга күперенең калдыклары төрле якка оча. Арьергард отрядлар да төнге караңгылык эченә чумып юкка чыга…

3нче март иртәсендә совет гаскәрләре Ржев өстенә ябырыла, тәүге рәтләр немец траншеяларына килеп җитә һәм, тамаша күргән төсле, «Монда фриц юк бит!» – дип сөрән салырга мәҗбүр була…

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Минем ике бабам да сугышның беренче елында ук хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Моны аңлавы кыен түгел. Гади бер татар авылыннан чыккан самими авыл ир-егетләре аңга килеп, сугыш афәтенең асылына төшенгәнче шушындый «ит-тарткыч»лар корбаны булып куйгандыр да инде. Хәбәрсез югалганнар саны да ил тарихында әлегәчә төгәл билгеле түгел.

Бу кадәр корбаннар белән яуланган Җиңү илебез тарихында беркайчан да онытылмасын иде. «Сугышта җиңелгән булсак, бәлки, хәерлерәк булган булыр иде. Яхшырак яшәр идек», – дип авыз чайкаучылар да, фронтта, тылда һәлак булучыларның изге ядкәрен таптамасыннар иде.

«Соңгы солдат күмелми торып, сугыш беткән саналмый» – бу рус полководецы Александр Суворов сүзләре.

Илһамия ГАФФАРОВА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии