Рәхәт яшәргә ни комачаулый?

Безнең җитәкчеләребез үзләренең чыгышларында «мы живем не в простое время», дип, авырлыклар белән яшәвебезне искә төшереп торалар. Гомумән, Русиядә җиңеллектә яшәгән вакытның булганы бармы икән? Нәрсә комачаулый икән соң безгә рәхәтләнеп җиңеллек белән яшәргә? Иминлек белән яшәүне бездә җитәкчеләр үзләре ясалма рәвештә бетерәләр түгелме? Сугышларсыз торган елларда гына булса да, нигә рәхәтләнеп, тыныч тормышның кадерен белеп яши белмибез икән? Үзебез китереп чыгармасак, безгә каршы сугыш башлаучылар да юк бит югыйсә.

Илдә тотрыклылык булмау сәбәпле, ил җитәкчесе алышынган саен, тәртипләр дә, яшәү рәвеше дә үзгәрә башлый. Илнең төп законы булган Конституцияне дә үзләренә яраклаштырып, үзгәртеп торуларның чиге булыр микән? Конституция уенчык әйбер түгел бит ул. Аны үзгәртүдән халыкка җиңеллек килмәгәч, ул бер мәгънәсез эш кенә булып кала түгелме соң?

Мин өлкән яшьтәге кеше буларак, Лениннан башка барлык җитәкчеләр заманын да яхшы хәтерлим. Нинди җитәкче булуга карамастан, үзләре исән вакытта аларны Алланың үзеннән дә зуррак күреп мактасалар да, алар китеп баруга, аларның кылган гамәлләрен, әшәкелекләрен дә курыкмыйча әйтә башлыйлар. Ә бит кеше үзе исән чакта гына түгел, бу дөньядан киткәч тә, кылган гамәлләре белән сагынып искә алырлык булырга тиеш.

Конституциядә язылган законнар үтәлмәгәндә, бәйсез суд, прокуратура һәм сайлаулар, илдә тотрыклылык булмыйча торып, ил җитәкчесе алышынган очракта да, алда ни булыр дип куркып торасың.

Чит җирләрдә сугышлар китереп чыгарулар булмасын иде. Халык гарык булып туйган бит инде ул сугышлардан. Халыкка чит җирләр дә, аларның байлыклары да кирәк түгел. Бер илдә дә булмаган табигый байлыкларның үзебездә барысы да бар. Җир турында әйткән дә юк. Булган җирләребез дә эшкәртелми әрәм булып ята.

Сәясәтчеләрнең Жириновский кебек саташканнары Украина, Казахстан, Петр патша васыятен үтәп, хәтта Төркияне дә ансат кына Русиягә кушып кую турында хыяллана. Сугыштан соңгы елларда дус булып яшәгән (чын дуслык булмаган инде ул) чит илләр генә түгел, элеккеге союздаш республикалар да Русиягә кушылырга атлыгып тормый. Русиядә урыс булмаган милләтләрнең кыерсытылып яшәвен, хәтта үз ана телендә укуларын да тыюларын күрә торып, үз теләге белән коллык халәтендә яшәргә кем риза булыр икән?

Быелның 9нчы февралендә «ТНВ» телеканалында Андрей Кондратьев алып барган тапшыруда депутат, хәрби кеше һәм яшьләр патриотизм турында сөйләште. Кол хәлендә яшәүче кешеләрнең патриотик хисләре сакланып кала алырмы икән? Андый очраклар күп булса да, берсен генә мисалга алыйк әле. Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын беренче булып татар егете Гази Заһитов кадый. Тик ул нишләп патриот булып саналмады да, нишләп аңа Герой исеме бирелмәде? Әле күрсәткән батырлыгы сер булып сакланып калуына имза куйдыртып, соңыннан аның органнарда эшләүчеләр тарафыннан үтерелүен ничек аңлатырга? Татар кешесе, патриот булам, дип, батырлык күрсәтсә, ул аның тормышы өчен хәтәр нәрсә булып чыгарга да мөмкин икән. Татарларда гына түгел, урыслар арасында да күрсәткән батырлыклары җинаятькә саналып, Михаил Девятаев, Петр Гаврилов кебекләрнең кылган батырлыклары санга сугылмыйча, үзләрен төрмәләргә утырттылар.

Әле безнең көннәрдә генә танылган спортчыбыз Алинә Заһитова Русиягә дан китереп, дөнья чемпионы булса да, күпләргә ошамады бит. Шундый гаделсезлекләрдән соң патриот булырга хыялланучылар табылыр микән?

Шул ук көнне «Ком сәгате» тапшыруында авыл мәктәпләрендә татар теленнән өйгә бирелгән эшләрне рус телендә теркәүне таләп итүләре турында әйтелде. Прокуратура тикшерүчеләре килгәндә, алар аңларлык булсын, янәсе. Әле аның Мәскәү фәрманы түгеллеге дә ачыкланды. Үзебезнекеләр арасында шундый адәмнәрнең булуы бик аяныч, әлбәттә.

Телевизорда татарча тапшырулар русчага тәрҗемә ителеп, язылып бара. Ә бит рус телендәге тапшыруларны татарчага бер дә тәрҗемә итмиләр. Югыйсә, урыслар татарча тапшыруларны карамый да бит инде.

Ул 9нчы февраль яңалыкларга бай булды. Балык Бистәсе районы өчен Вологда шәһәрендә агач мәчет эшләтүгә бирелгән 20 миллион сум акчаның җитмәве ачыкланган. Нишләп аны үзебездә генә төземиләр икән, 20 миллионга ике мәчет салдырып булыр иде бит.

Менә шундый сәерлекләр илендә яшәп ятабыз.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии