- 29.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №12 (28 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Безнең гаилә үз гомерендә барысы өч эт асрады. Берьюлы түгел, берәм-берәм генә, билгеле. Беренче этне әткәй без – балаларга иптәш булсын дип алгандыр инде. Арыслан исемле гади генә авыл эте иде ул. Исеме Арыслан иде, әмма арыслан була алмады: бүреләр сыртларына салып, аны алып та киттеләр. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда бүреләр бик нык ишәеп, хәтта төнлә урамнарда йөри иде. Салам белән ябылган абзар-кураларның түбәләрен каерып, сарык, кәҗә кебек вак малларга гына түгел, эре мөгезле хайваннарга кадәр һөҗүм иттеләр. Күмәк хуҗалыкның сарыклар фермасында фәлән кадәр сарыкны бугазлап ташлаулары турындагы хәбәрләр көн дә ишетелә иде. Хуҗалыкларга шактый зур зыян сала башлагач, Казаннан бүреләр ауларга кечкенә, җиңел самолетлар («кукурузниклар») килә башлады. Бу очкычлар урманнар өстендә яман каты улап, бүреләрне кырга чыгарга мәҗбүр итәләр. Ап-ак кар каплаган кыр өстендә аларны атып алу авыр булмаган, күрәсең. Шуннан соң бүреләр азайды, зыян салулары бөтенләй диярлек бетте.
Икенче этебез Тузик исемле. Ул бик уйнак һәм барыбызның да тугры дусты булып, дистә елдан артык гаиләбезгә хезмәт итте. Ул елларда әле өйләргә газ кермәгән, бу хакта хәбәр дә юк. Башка кешеләр кебек без дә утынны урманда әзерләп кайтара идек. Шулай бер көнне, балтамны тотып, берүзем урманга киттем. Миңа булышырга балалар әле кечкенә, хатынның буш вакыты юк, ул шифаханәдә җыештыручы булып эшләп кайтканнан соң, балалар карый, өйдә, бакчада эшли, шуның өстенә күмәк хуҗалык безнең өскә берничә гектар шикәр чөгендере дә беркеткән иде. Утын дигәч тә, мин аны юан агачлардан түгел, куелыкта үсә алмый корыган усак, юкә, өрәңге агачларын егып әзерли идем. Ике-өч көн шулай тырыша торгач, бер арбалык утын була иде. Берзаман этем кинәт яныма елышып, коерыгын бот арасына кысты, тешләрен шакылдатты. Нәрсәдер, кемдер аны куркыткан иде. Карасам, агач арасыннан этемнән ун тапкыр зур кабан дуңгызы узып бара. Фаразлыйм: ерак түгел күл бар, кабан дуңгызы шунда су эчәргә барганда этем аны күреп, бу нинди нәрсә дип кызыксынып, коерыгын болгагандыр. Ә кабан дуңгызы моны аздан гына өзеп ташламаган. Күп белсәң, тиз картаерсың дигән әйтем бар. Шул кызыксыну этемне харап итә язган, күрәсең.
Өченче этебезнең исеме Граф иде. Аны Сарман районының Петровский авылында яшәүче улым (балалар үсеп, таралыша башлагач) алып кайткан иде. Немец овчаркасы булса да, Граф бик дустанә холыклы, исәнләшсәң, алгы аягын суза, бит-кулларны ялый, ләкин бер дә чылбырда бәйләп тотканны яратмый, гел иреккә омтыла иде. Беркөнне хатыным аның чинап урамга чыгарга теләвен күреп, бәйдән ычкындырган. Шул ычкынудан ул өйгә кайтмады. Ул көннәрдә, авыл Советы кушуы буенча, хуҗасыз этләрне атып йөрделәр. Граф та шуларның корбаны булды, күрәсең. Ул елларда эт тиресеннән тегелгән бүрекләр бик модада иде. Ә Графның тиресе моның өчен бик шәп. Хәерлегә булсын, дидек. Октябрь революциясеннән соң граф, князь кебекләрне генә түгел, патшаларны да гаиләсе, балалары белән атып үтерделәр әле. Николай II турында әйтүем.
Графтан соң эт асраудан биздем. Хәер, аның пенсионер, инвалидлар өчен хаҗәте дә шуның кадәр генә: этләр белән сакларлык байлыгым юк. Ә кешеләр асрый. Кайвакыт урамыбыздан тугыз-ун эт бер-берсенә ябышып үтә. Мәктәпкә баручы-кайтучы балалар, куркып, зурларга елыша. Зурлар таяклары белән селтәнә, җирдән таш алып, этләргә ата. Ходай сакласын!
Сәлихҗан ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.

Комментарии