Сугыш килмәсен дип куркып яшәдек

Мин Минзәлә районы, Боерган авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугышы башланганда, беренче класска укырга кердем. Комиссиягә баргач, әти Минзәләдән карандашлар алып кайтты. Бик күпләрнеке кебек, безнең әти дә сугыштан әйләнеп кайтмады. Колхозда эшләргә пенсионерлар белән хатын-кызлар гына калды. Җәйге каникулларда кече яшьтәге балаларга да эшкә әйтәләр иде. Безгә сугыш килеп җитмәсен дип курка идек. Кичләрен бомба төшеп, яктысы күренмәсен, дип, тәрәзәләрне каплый идек.

Кайсыдыр елның августында без – балалар, борчак йолкырга йөрдек. Бригадирыбыз – пенсиядәге әби. Беркөнне төштән соң басу кырыена җыелгач, кемдер карагыз әле, һавадан әллә нәрсә төшә, дип кычкырды. Карасак, зурлыгы һәм төсе белән айга охшаган бер йомры гына шар безнең өскә таба төшеп килә. Бомба дип уйлап, куркуга калдык. Кайберләре авылга йөгерде. Калганнарыбыз, кая төшәр икән, дип көтеп тора башладык. Берничә минуттан соң бу шар безнең янга төшеп, үлән башларына тиеп сикерә-сикерә түбәнгә таба тәгәри башлаган иде, бригадир әбиебез белгән догаларын укып, сәнәге белән җиргә кысып туктатты. Бу гади һава шары булып чыкты. Авылга чапкан балалар пожаркага барып, анда дежурлык итүче сугыштан яраланып кайткан Җәлил абыйга сөйләп биргәннәр. Бераздан соң ул җәрәхәтле аягын көчкә сөйрәп килеп җитте. Шарның һавасын чыгарды да кесәсенә тыгып кайтып китте. Безгә көлкесе генә калды.

Сугыш беткәндә, без инде дүртенче класста укый идек. 9нчы Май көнне мәктәпкә килгәч, укытучыларыбыз сугыш беткәнен хәбәр иттеләр. Ул көнне сөенечтән, дәресләрне кичектереп, өйләргә кайтарып җибәрделәр. Бу минем гомеремдә беренче бәхетле көнем иде.

Зәкиҗан САЛИХОВ,

Пермь крае, Чайковский шәһәре

Комментарии