- 29.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №8 (25 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Ачлык, ялангачлык, ятимлек – боларны вакытлыча авырлык белән генә чагыштыра торган түгел. Сугыш безне ятим итте. Әти, дип бер тапкыр әйтергә тилмереп үскән буын без. Безнең әти дә сугышның беренче көннәреннән үк китеп, хәбәрсез югалды дигән язу гына килгән. Бары өч хаты бар. Әниебезнең вафатыннан соң, аның Коръән китабы эченнән табып алдык. Гомере буе шуны саклаган әни. Мин әтине бик озак эзләттем, язмаган җирем калмады – хәбәр булмады. Бервакыт ишек шакыганга ачсам, бер яшь кенә ир-ат бандероль тоттырып китте. Ачып карасам, «Хәтер китабы». Бик нык дулкынланып ачтым. Беренче битенең икенче юлында ук әтиемнең исем-фамилиясе, өченче юлында – аның энесенеке. Сез күз алдына китереп карагыз минем нинди халәттә булуымны. Китапны кочакладым да: «И әтекәем, кайттыңмыни», – дип бала тибрәткәндәй өй буенча йөрим. Бу безнең өчен чиксез зур шатлык иде, әмма кайда җирләнгәне юк. Шунда ук абыема шалтыратып, «Әти кайтты бит!» – дидем. «Төшеңдә күрдеңмени?» – ди. Ничек минем төшемә керсен ди, мин аны бөтенләй хәтерләмим. Без биш бала калганбыз. Энем әти китеп ике айдан соң туа.
Тормыш авыр булды, әмма зарланмадык. Әниебез дә: «Күз яшегезне кешегә күрсәтмәгез!» – ди торган иде. Без эшләдек тә эшләдек. Беренче сыйныфта укудан соң үлән орлыгы җыйдырталар иде. 10 яшьтән печән өстендә пакос әйләндерү, печән җыю, чүмәлә кую – барысы да бала-чага өстендә булды. Каникулны күрмәдек, чөнки укулар сентябрьдә түгел, ә көзге эшләр беткәч башлана иде. Иң соңыннан киндер йолку – иң авыры. Кышкы каникулда ат җигеп бирәләр дә, авыл буенча кош тизәге, көл җыеп, кырга чыгып бушата идек. Эшләп үстек, пенсиягә чыкканда, авылдан кош теле кадәр дә язу бирмәделәр. Безнең эшләгәнне бер җирдә дә теркәмәгәннәр. Менә шуны искә алып сугыш чоры балаларына бераз җиңеллек ясасалар да әйбәт булыр иде. Хәзер без бик аз калдык бит инде. Сабыр, эшчән булдык. Эшләдек тә, читтән торып югары уку йортын да тәмамладык.
Сәрия ИБРАҺИМОВА,
Азнакай шәһәре
Комментарии