- 29.01.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №4 (28 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Сугыштан соңгы иң авыр еллар иде ул. Ләкин барысы да бүгенгедәй исемдә. Ул вакытта бригадир, һәркемнең өенә килеп, эшкә әйтеп йөри иде. Чөнки бернинди радио юк, ә телефон турында әйтеп торасы да юк инде.
Менә шулай итеп, бер көнне бригадир Мусин Гомәр абый безгә эшкә әйтергә керде. Исәнләште, аннан: «Гайшә абыстай, сез бүген кызың Минзифа белән түбән оч подвалына бәрәңге араларга төшәрсез, чәчүгә бәрәңге әзерли башларга вакыт», – дип «нәрәт» бирде. Аннан миңа карап: «Ә сиңа, сеңлем, иртәгә Бөгелмә либатырына солы симәнәсе алырга барырга туры килер. Башка җибәрер кешем юк, ә симәнәсез калырга ярамый», – диюгә мин аптырап киттем. Гомәр абый моны бик тиз сизеп алды һәм: «Курыкма! Мин сиңа иң яхшы атны Матшалны бирәм» – диде. «Ә Әкътәс кайда соң?» – дип сорадым. «Әкътәскә ферманың җигә торган үгезен бирделәр. Ул шуның белән бара, чөнки бригадада башка юлга чыгардай ат юк. Ничә ат таганда күтәрәмдә тора, ләкин ничек кенә булмасын, чәчүгә симәнә әзерләргә кирәк», – диде.
Мин бу язмада беркемнең дә исемнәрен үзгәртмәдем. Алар мәрхүм булсалар да туганнары, балалары бар.
Ике Әкътәс телгә алына. Беренче – Әкътәс Миңнерахман улы. Икенчесе – Әхтәм улы Әкътәс. Ә хәзер Миңнерахман Әкътәсе турында искәртеп китәм. Ул әнә шул бик акыллы Матшал дигән атны үлемнән коткарды. Аны таганда вакытта үз тәрбиясенә алды. Аңа бөтен көчен куйды. Хезмәте бушка китмәде, Матшал бригаданың иң акыллы, иң көчле атына әйләнде. Үзе аның белән эшкә йөрде, аны беркемгә дә бирмәде. Ул инде бөтенләй Әкътәс атына әйләнде. Шуның өчен дә, иртәгә эшкә баргач, Әкътәс тавыш чыгармаса ярар иде, дигән уй күңелемне гел борчып торды.
Икенче көнне эшкә баргач, мин аны күрмәдем. «Ул үгез җигеп, фермадан гына китә» – диделәр. Ә без 6 атка чана җигеп, иртәнге түң белән Бөгелмәгә чыгып киттек. Без анда барып җитеп, элеватордан симәнәләрне олауларга төяп бетергәндә Әкътәс тә үгез белән килеп җитте. Малайлар аңа да төяштеләр һәм барыбыз да кайтырга кузгалдык. Ләкин авылга кайтып җитү өчен 55 чакрым юл үтәсе бар. Ә без юлның 10 чакрымын бүген үтеп, Иске Печмәндәге юлчылар куна торган бригадага кереп, үзебез һәм атларны ял иттерергә туктадык. Анда зур чуенда юлга биргән бәрәңгене пешереп ашадык. Без ятарга җыенганда үгезе белән Миңнерахман Әкътәсе дә кайтып җитте. Ул ашарга утырды, без яттык һәм бик нык арганга, өшегәнгә бик тиз йоклап та киттек. Иртәнге якта гына йөрәгем әрнеп, сискәнеп уянып киттем. Тышка чыгып, атымны карыйм дип абзарга кердем. Анда атым урынында үгез басып тора. Мижнерахман Әътәсе атымны алып, үгезне миңа калдырып киткән. Ул чактагы кичерешләрне язып бетерерлек түгел. Бар да мине юаталар: «Кайгырма! Әкрен генә кайта инде ул» – диләр.
Малайлар миңа үгезне җигеп бирделәр. Мин юлга алдан чыксам да, атлылар бар да мине узып киттеләр. Мин Яңа Печмәнгә дә кичкә генә килеп җиттем. Аннан соң әле авылга кадәр тагын 28 чакрымнар кайтасы бар. Уйласаң, баш катарлык. Аның өстенә капканы кергәндә әз генә үр бар. Үгез шунда җитте дә шып туктады. Җайлап та, ачуланып та, суккалап та карыйм, җиргә ябышканмыни, кузгалмый да. Авыл башыннан урам туп-туры күренеп тора – ник бер җан иясе булсын. Өстәвенә карны кисә торган язгы ачы җил үзәккә үтә. Әле елыйм, әле үгезгә кычкырам, әле бер Аллаһыдан ялварып сорыйм: «Мине бу бәлаләрдән коткар, изге колларыңны юлдаш ит», – дип, кычкырып елый-елый телим. Инде төннең дә кай вакытлары җиткәндер. Шул вакыт урамнан бер бер ир-ат килгәнне күрдем. Ул безнең авылның Әхтәм абзый малае Әкътәс икән. «Мин монда эшлим, әнә тегендәрәк фатирда торам. Әле клубтан кайтып килә идем. Бу нинди тавыш, дип, аптырап килдем», – диде. Мин ни булганны кыскача гына сөйләп бирдем. Ә ул миңа: «Син бер дә борчылма. Мин сезне хәзер авылдашыбыз Зәкиҗан абзыйларга илтеп куям. Алар моннан ерак тормыйлар, абзар-куралары да бик иркен», – диде дә, үгез янына барып, коерыгын гына бора башлаган иде, үгез, ток суккандай, кинәт чабып китте. Әкътәс дилбегәне көчкә тотып өлгерде. Барганда миңа сөйли-сөйли барды. «Беләсеңме, алар шундый яхшы кешеләр. Минем якын дусларым, киңәшчеләрем». Ул арада капкага да килеп җиттек. «Менә хәзер серле йозакны ачам да кереп тә китәбез», – диде ул миңа карап. Ә мин: «Чыннан да бу аларның ышанычлы кешесе булып беткән икән», – дип уйлап куйдым. Без керүгә, капка тавышы ишетеп, өйдән Зәкиҗан абзый белән Гасимә апа да чыкты. Әкътәс төнге тынлыкны ярып: «Мин сезгә кунаклар алып кидем, – дип кычкырды. – Бу безнең авылның Гайшә абыстай кызы Минзифа була». Аннан алар белән туганнарча күрештек. Бик тиз арада хәлләрне аңлаштык. Кайнар чәйләр эчеп тә тәнемә җылы кермәде. Гасимә апа йөгерә-йөгерә, сөйләнә-сөйләнә йөрде: «Кызым, мин сиңа пич башына урын җәям, чөнки пич ташы тәндәге салкынны суыра ул. Борычлап сөт кайнатып биремен. Салкының эчкә китмәсен». Мин Гасимә апага рәхмәтләр әйтеп, бу нинди могҗиза булды дип уйланып яттым. Аннан тыштан Зәкиҗан абый да керде. «Мин хәзер сельсоветка кереп, авылга дежурныйга шалтыратам. Иртән Минзифаны килеп алырлар. Үзе генә юлга чыкмасын» – диде. Икенче көнне чыннан да иртүк Хәлфетдин абзый атка атланып килеп тә җитте һәм без атны җигеп, үгезне чана артына тагып кайтырга чыктык. Тартыла-тартыла булса да әкрен генә үзебезнең авыл кырына да кайтып җиттек. Күңелемнән шундый шатландым, өйгә кайтып җиткән кебек булдым. Ләкин иртәрәк шатланганмын: үгез адымнарын әкренәйткәннән әкренәйтә барды. Ачуы чыккан Хәлфетдин абзый аны чыбыркылый башлады. Минем шуңа йөрәгем әрнеп, елыйсым килде. Түзмәдем: «Хәлфетдин абзый, зинһар сукма, хайванның әйтергә теле юк бит, бәлки ул чирлидер, атларлык хәле юктыр, ничек кызганмыйсың?» – дидем. Ә ул ачуы килеп: «Авыл кырында кунып булмый бит инде» – дип, үгезгә тагын да ныграк сыпырды. Мин үгезгә карадым, аның күзләре яшьле иде. Мөлдерәп торган күзләре белән миңа карап, ниндидер ярдәм сорый сыман тоелды. Үзем түгел, йөрәгем елады минем. Ашыгып, төенчегемне актара башладым. Анда юлга биргән 1 кило ипинең яртысы бар иде. Исәбем: кайткач әнием белән ике энемә ипи авыз иттермәкче идем. Тик аларга насыйп булмады, мин аны алдым да урталай бүлеп, үгезгә ике тапкыр каптырдым. Шуннан соң күңелемә җиңел булып китте. Хәлфетдин абзый да үгезгә башка сукмады. Аллаһының рәхмәте белән, әкрен генә кайтсак та барыбер авылга кайтып җиттек.
Ләкин тормыштагы мондый мизгелләр беркайчан да онытылмый икән. «Шул вакытта Бер Аллаһы минем ялваруларымны ишетмәсә, миңа изге бәндәсен җибәрмәсә, ахыры ни белән бетәр иде» – дип шомлана күңел. Боларның барысы өчен дә Бер Аллаһыга чиксез рәхмәтлемен.
Минзифа ХӨСНЕТДИНОВА,
Әлмәт шәһәре
Комментарии