- 29.01.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №4 (28 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Быел җәемне үзебезнең болында көтү көтеп үткәрдем дисәм, һич ялган булмас. Дөрес, көн саен түгел. Көтү чираты безгә 14 көнгә бер туры килә. Ветсанитар булып эшләгәнгәме, малларны бик яратам. Алар бик акыллы, рәхмәт әйтә беләләр. Көтү чиратын бушка бирелгән ял йорты итеп кабул итәм.
Аякларым авырта, аларны суга тыгып утырып, бака ефәге йә ләм каплыйм – шуларның шифасын тоям. Суы артык тирән түгел, әмма зур. Безгә балык тотарга кайлардан гына килмиләр. Шалаш корып, җәй буе шунда ятканнары бар. Ләкин безнең халык матурлыкны күрми, ашаган ризыгын, шешәсен яр буенда ташлап китә. Кайберсе әле шешәсен ватып та калдыра, мал аягына керер дими. Кигәвен талый башласа, сыерлар барысы да суга кереп бетә, 2-3 сәгатьсез чыкмый.
Көтү чиратының берсендә көн сүрән иде. Малларым яр кырыеннан кузгалдылар да өстәге таллыкка менделәр. Мин дә алар кырына килеп бастым. Бер сарык елый да елый бит. Бәрәне дә кырыенда гына, әмма һаман елый. Аптырап, якынрак килдем. Карасам, безнең сарык. «Нәрсә булды, ник елыйсың?» – дим. Өйдә чакта бер бәрәненең кара икәнен ярый күреп калган идем (маллар хәзер улым белән килен карамагында, алар карый). Оныгым кырда иде. Бәрәнне тотып алдым да, улыма тоттырдым: «Кара бәрәне юк, сарык шуңа елый. Бар, яр буеннан карап кил. Бәрәне артыннан сарык та иярер, – дим. Хактан да кара бәрән яр буенда йоклап калган булган. Сарык икесен дә ияртеп менде. Аның куанганнарын күрсәң!
Әнә бер сарык яр кырыендагы камышлыкка кереп бәрәнләгән. Баласын ташлап ник бер адым китсен! Бәрәненең аякка басканын көтеп, имезде. Бәрәненең ияргәнен көтеп кенә үлән ашап йөрде.
Бер сыер көтү чыккач кына бозаулаган. Сыер шул бозау өчен көне буе кычкырды. Кичкә таба, түзмәде, кайтып китте. Әйе, хайванга да баласы газиз.
Нәгыймә САДЫЙКОВА,
Тукай районы, Иске Теләнче авылы
Комментарии