Баш Култай мәчетле булырмы?

Читтә яшәүче татарлар арасында минем дә якын танышым бар. Сәминә Пермь шәһәреннән утыз чакрым ераклыкта урнашкан авылы Баш Култайда яши. Ул шушы авылның тулы хокуклы кешеcе, чөнки шунда туып үскән, белем алып, урта мәктәпкә эшкә урнашкан. Инде лаеклы ялына да күп калмый.

Аның белән танышу тарихын бәян итсәм, дустым үпкәләмәс дип уйлыйм. 90нчы елда мин университет тәмамлап, гаиләм белән Түбән Камага килеп урнаштым. Ачлык булмаса да, кибетләрнең буш вакыты иде бу. Балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчесе булып эшкә урнаштым. Минем үкчәгә үк бастырып дигәндәй, эшкә тагын бер хатын килде. Аны рус балаларына укытучысы итеп алганнар иде. Миннән шактый олы булса да, уртак телне тиз таптык. Гомумән, коллектив тату иде, әле дә очрашабыз.

Сәминә ерактан килгән – Пермь кызы. Гаиләсе юк. Ул яшереп тормады: авылда егетләр юк, әти-әни, туганнар аның ялгыз калуыннан курыккан, икенчедән, “Түбән Камада торак ягы белән дә җайлырак”, – диде ул авызын ерып. Аңа тулай торактан тугыз квадрат метрлы бүлмә бирделәр. Тәрбияченең барлы-юклы акчасын кысып, кирәк-ярак алыштыргалады. Ялгызы гына яшәгәнлектән, баш-аягы белән эшкә чумды, иртә килә, соң гына кайтып китә. Эшен яратып башкаруы өстенә, яңалыклар кертергә дә ярата иде. Аны балалар бакчасында гына түгел, шәһәрнең мәктәпкәчә балалар учреждениеләре җитәкчелеге дә күреп алды, методик советка сайлады. Шулай итеп, хезмәт баскычыннан югары күтәрелү өчен юллар ачылды. Ләкин язмышы башкача язылган булып чыкты.

Сәминәнең башлы-күзле буласы, бала табасы килде. Бу хакта кычкырып әйтмәсә дә, безгә кызыгып каравын яшерә алмый иде. Бирде Аллаһы аңа мондый бәхетне. Кияүгә чыкты, авырга узды. Ләкин йөклелек чоры өчен җиңел булмады. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Сәминә Түбән Камага аяк баскан минутыннан авылын сагына башлады. Ул түккән күз яшьләрен җыеп барсаң, валлаһи, күл барлыкка килер иде. Өстәвенә, баласын югалту куркынычы да барлыгы ачыкланды. Алар вакытлыча авылда яшәргә карар кылды. Бик матур малай тапты дустыбыз. Аңа Ринат исеме бирделәр. Тик сәламәтлеге генә бик мактанырлык булып чыкмады баланың. Йөрәгенә операция ясадылар.

Гаиләнең ныклыгы нәкъ менә шушы авыр көннәрдә сынала да инде. Сәминәнең Түбән Камага кире кайтасы килми, ире авылда черергә теләми. Шулай да гаилә хакына Сәминә кайтты, ләкин күңеле гел авылда булды. Озакламый әнисе үлеп китте. Тешен кысса да, сиздек: өйләрендә тынычлык юк. Көннәрдән беркөнне Сәминә иреннән качып диярлек туган ягына китте һәм башка әйләнеп кайтмады. Шактый еллар узгач, аның илле яшьлек юбилеена кунакка бардык. Ул һаман ялгызы, мәктәптә эшли, Ринат та буй җитеп килә. Гаилә турында сүз кузгаткач, “Әйтмәгез дә, аны гына яратам. Язмышым шулдыр, кызлар. Янымда улым бар, хәзер аның өчен яшим”, – диде. Әйе, ул улы өчен тырыша. Ялгыз башы йорт салырга алынды. Үч иткәндәй, давыл чыгып, йортның түбәсен алып ташлый. Йөрәге әрнеп елый ул чакта Сәминә, ләкин бөгелеп төшми. Юкка гына аны хезмәттәшләре батыр йөрәкле хатын-кыз, димидер.

Ул мәктәпнең дә, авылның да актив җәмәгать эшлеклесе. Төн йокысы калса кала, әмма яза башлаган сценариен яки чыгышын тәмамламый туктамый. Тамада да, биюче дә, җырлап та җибәрә. Зарлануны белми дияр идем, телефоннан соңгы тапкыр сөйләшкәндә тавышында ниндидер үзгәреш сиздем. “И, мәчет төзү белән мәш килеп йөрү әле. Авылда әйттеләр: “Синең Татарстанда таныш журналистың бар, язсын әле безнең авыл турында, бәлки шушы изге эшебездә матди яктан ярдәм итүче игелекле бер кеше килеп чыгар”. Авылны күреп киттең, кешеләре белән бераз таныштың. Гореф-гадәтләрне саклап килергә тырышабыз. Инде менә мәчетле булырга телибез. Үзебезгә дә намазга басарга бик вакыт, балаларга, оныкларга дин сабаклары бирергә кирәк. Зинһар, үтенечебезне аяк астына салып таптама. Өмет зурдан булмаса да, кем белә, бәлки ярдәм кулы сузучы бер миһербанлы милләттәшебез табылыр”, – диде ул.

Истәлекләр яңара. Ерак булса да, дустыбызның олылап чакыруын аяк астына салып таптарга базмадык, балалар бакчасында бергә эшләгән Алсуның гаиләсе белән Пермьгә чыгып киттек. Июнь ае. Машина тәрәзәсеннән тирә-якны күзәтеп барам. Иген басуларын күреп, күңел сөенә, ләкин озакка түгел, чөнки Пермьгә якынлашкан саен картина караңгылана: чәчелми калган, чүп баскан басу-кырлар, юл буендагы авыллардагы буялмаган йортлар… “Я Аллам, Баш Култай да шундый шыксыз булса, егыл да үл!” – дим. Зәвыклыгы белән әллә каян күренеп тормаса да, Баш Култайда сокланып карарлык йортлар шактый күренә. Авылда ике катлы агач йортлы хуҗалыклар да байтак икән. Һәм, әйтергә кирәк, замана йортлары түгел алар. Димәк, башкултайлылар элек-электән һөнәрле, кәсепле булган, җитенке тормышта яшәгән.

Үч иткәндәй, без килеп керүгә, яңгыр яварга тотынды һәм берничә көн туктамады. Моңа бигрәк тә Сәминә көрсенде. “Бөтен планны бозды. Мин бит сезне урманга алып барырмын, авылның тарихи урыннары белән таныштырырмын”, – дигән идем дип, Алладан яңгырны туктатуын үтенде. Гел үк туктамаса да, беразга тукталып торды. Шул уңай вакыттан файдаланып, Сәминә безне тау башына алып менде.

– Менә бу гөмбәзне авылыбызның тимерчесе Әсхәтулла абый ясады. Тимердән үреп ясаган бу эшен ул авылның 450 еллыгына багышлады.

Чыннан да, гөмбәз матур милли бизәкләрдән тора. Инде аның үлчәмләрен хәтерләмим дә, әмма ул күз алдымда зур булып калган, чөнки ерактан ук күренеп тора. Шулкадәр күләмле эш башкарып чыгу өчен, Әсхәтулла абыйга күпме тир түгәргә кирәклеген күз алдына китерүе дә кыен.

– Әсхәтулла абый кебек тирә-якта юктыр, – ди Сәминә. – Язып чык әле шуның турында. Аның эшләре бер шушы гөмбәз белән генә бетми. Берүзе зиратны тимер койма белән әйләндерә башлады. Бу эше дә сәнгать әсәренә тиң. Сугыш кырында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә кылыч һәм калкан формасында һәйкәл ясады. Калканга сугышта үлгәннәр исемнәрен уеп язган. Мәктәп коллективын да тарихка кертеп калдырырга тели.

– Берәрсе ярдәм итәме соң үзенә? – дип кызыксынам.

– Юк шул. Көн-төн алачыгында үзе генә мәш килә.

Икенче көнне Сәминәнең улы Ринат мине тимерче Әсхәтулла абыйның мастерскоена алып китте. Юл буендагы һәйкәлне дә карап үтәбез. Ни кызганыч, тимерчене таба алмадык. Зират тирәсендә дә күренмәде ул. Ул булырга мөмкин урыннарны урап чыккач, уфтанып, кайтып киттек. Инде безнең китәр көн дә җиткән иде. Күпмедер вакыттан соң хәбәр алам: Әсхәтулла абыйның алачыгына кереп, эш инструментларын урлаганнар. Тимерчене исә йөрәк өянәге белән хастаханәгә озатканнар. Авыл халкы “кем эше булыр бу?” дип “аһ” итә. Җепнең очы табылмый, өстәвенә, Әсхәтулла абый үзе дә үлеп китә.

Уйларымнан айнып, карашымны Сәминә биргән кәгазьгә төбим. Аның “Монда безнең реквизитлар, исәп-хисап счетлары. Зинһар, авыл халкының гозерен аяк астына салып таптама инде”, – дигән сүзләре һаман да колак төбендә яңгырый, ә күз алдында – тау башында гаҗәеп матур тимер гөмбәз. Их, Әсхәтулла абый исән булса…

Үлгәннәрне кире кайтарып булмый, ә тормыш дәвам итә. Инде дә килеп, Баш Култайның мәчетен, аның манарасыннан яңгыраган азан тавышын да ишетергә язсын дигән өметле нотада язмама нокта куям.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Түбән Кама шәһәре.

P.S. Әгәр бу язманы укып, читтә яшәүче милләттәшләребезгә мәчет төзелешендә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, акча күчерү өчен исәп-хисап счеты түбәндәгечә:

Расчетный счет № 40703810149520000308

Пермское отделение № 5294 Западно-Уральского банка СБ РФ

Адрес банка: 614065. г.Пермь, ул В.Муллинская, 74.

Комментарии