«Татар булу бүген кыйммәткә төшә», яки Татар халкы җанисәпкә әзерме?

«Татар булу бүген кыйммәткә төшә», яки Татар халкы җанисәпкә әзерме?

Татар җитәкчеләренең койрыгы бозга катты: җанисәп якынлаша. Шул уңайдан һәр утырышларда халык санын алу мәсьәләсе күтәрелә. «Милләт җыены» да моннан читтә калмады. 23-24нче сентябрь көннәрендә Казанда узган утырышта нәкъ менә шул турыда фикер алыштылар.

«КИРӘК»ЛӘР КҮП, Ә НӘТИҖӘ...

Күп тапкырлар күчерүгә дучар булган халык санын алу октябрь аена билгеләнгән. Хәтерегездә булса, ул узган елда ук үткәрелергә тиеш иде. Пандемия дип, бу елның апреленә, аннан соң сентябренә күчерелде, хәзер октябрьне көтәбез. Ул нәкъ бер ай 15нче октябрьдән 14нче ноябрьгә кадәр барачак.

Татар милләте өчен бу мөһим вакыйга. Хакимияттә утыручылар бу сүзләрне кат-кат кабатлый. Әмма кабатлау белән генә булырмы икән? Сан алу инде килеп җитте, ә халыкның күпчелеге бу вакыйганың нәрсәгә кирәк икәнен тәгаен белми. Моның проблема булуын ассызыклап, халыкка җиткерергә кирәк булгандыр, бәлки. Тик җитәкчеләр һаман да «әле вакыт бар»га сылтана. «Милли шура» утырышында боларга кабат инандык.

– Саннарга күз салсак, 2002нче елда Удмуртиядә 110 мең татар исәпләнә иде, 2010нчы елда бу сан 98 меңгә калды. Ульян өлкәсендә дә шундый ук хәл. 2000нче еллар башында төбәк 150 мең татары белән мактана алса, бүген ул 120 мең тәшкил итә. Көнбатыш Себердә татар ассимиляциясе проблемасы күзәтелә, – дип сөйләде Төмән өлкәсендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ринат Насыйров. – Кызганыч, тик соңгы халык санын алу буенча, Төмәннең көньягында 109 мең татар яши дип чыгардылар. Безгә мәгълүм булганча, көньякта 150 мең татар исәпләнә. Аның 41 меңе ник югалган?

Бу сорауга җавап юк. Хәер, илебезнең һәр төбәгендә дә моңа аваздаш мисаллар китерелер. Хәтта Татарстанда да милләттәшләребезнең артуын түгел, кимүен күзәтәбез. Моны исә катнаш никахларга бәйләп аңлаталар. Күрше төбәктә тә шулай ук. Әйтик, Татарстан республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов фикеренчә, төбәктәге барлык никахларның дүрттән бер өлеше диярлек, совет чорында әйткәнчә, интернациональ. Нәтиҗәдә, 2002нче һәм 2010нчы еллардагы халык санын алу арасында татарлар саны 15 мең кешегә кимегән. Тик бу беренче сәбәп кенә. Татарлар саны Төмән һәм Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Башкортстанда арткан, дип искәртелә. Гомумән алганда, Татарстанда һәм Башкортстанда 3 миллионнан артык татар яши, «Төньяк»та – 500 мең, Чиләбе өлкәсендә – 180 мең, ә калган регионнарда бу сан кими.

«Милли шура» утырышында татар җәмәгатьчелеге алдына төп өч «кирәк» кануны тәкъдим ителде. Үз милләтеңә хыянәт итмәскә, татарча сөйләшергә, татарча тәрбияләргә кирәк. Ә мондый мохит тудыру турында уйлануларга күз йомыла. Халык теләсә ничек булдырсын, тик шулай кирәк! Дәүләт ярдәм итмәсә, моны башкарып чыга алмау көн кебек ачылып ята ләбаса.

– Татарның үз телеканалы булырга тиеш. Ул бар, дибез. Әмма татарлар турында бердәнбер тапшыру – «Халкым минем»не иртәнге сәгать 5тә күрсәтү башка сыймый. Килгән саен шуны кабатлыйм – «ТНВ Планета» һәркемдә күрсәтми, «ТНВ Татарстан»га күчерергә кирәк, дим, әмма моны ишеткән кеше юк. Канал җитәкчелегенә хәбәр итеп булмыймыни шуны? – дип ачынып сөйләде Ульяновск өлкәсе татарларының милли лидеры Рәмис Сафин, тик Милли шура рәисе, Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев аңа: «Җиткерербез», – дигән сүздән кала берни әйтмәде. Бу ике көндә рәис аз сүзле булды, «кирәк» белән «Татарча диктант яздык»тан кала бернәрсә турында да сүз кузгатмады.

Шунда ук халыкка җанисәп мәсьәләсе турында хәбәр итү, бу вакыйганы рекламаларга кирәк дигән фикер дә яңгырады, әмма һаман да «кирәк»кә төртелдек. Бигрәк тә дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон халык санын алу турында кайгырту тиешле. Әмма күпләр интернет аша язылырга мөмкин булу хакында бөтенләй белми. 15енә кадәр күп әле дисәләр, хәзер октябрьгә аяк бастык бит инде, тик бу мәсьәлә һаман ачык кала бирә.

24нче сентябрьдә Галиәсгар Камал театры бинасы милләттәшләрне «Милләт җыены»на берләштерде. Кичә әйтеп бетерә алмаганнарын нәкъ монда сөйләштеләр. Җыенга илнең 70 төбәгеннән 500 милләттәшебез килде. Катнашучылар исемлегендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм Русия герое Дамир Йосыпов та бар иде. Барысы да җанисәп мәсьәләсе турында коры бер-ике сүз әйтте, ахыргылары исә татарча белмәсәләр дә һәркемнең чыгышын зур дикъкать белән тыңлап утырырга көч тапты.

Чыгыш ясаучылар арасында Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та булды. Күптән түгел генә «мишәрләр алга» дип кычкырып йөргән җырчы татар халкы белән горурлануын белдерде. Шул уңайдан җыр да башкарды әле.

– Без мишәрләргә, типтәрләргә бүленеп йөрмик, бу дөрес түгел. Тиздән халык санын алу чарасы, бу – милләтебез өчен сынау. Халык санын алуда без алдынгы сафта булырга тиеш. Халыкның ике алтын баганасы бар – тел һәм дин, дибез. Мин милли мәдәниятне дә өстәр идем. Бүген татар телен мәдәният саклап кала. Без сәхнәгә чыккач, тамашачы белән татарча аралашабыз. Татарча белмәгән яшьләр дә, безнең концертларга килгәч, татарча җырлый. Мин матур итеп сөйли белмим, җырлый беләм, шуңа җырлыйм, – дип тәмамлады ул сүзен.

Ике сәгать дигәндә, утырышны тәмамладылар да. Күп сүз сөйләнмәде, әмма кирәклеләре әйтелде. Хәер, күп сүз – юк сүз, әйткәннәрне эш белән ныгытырга кирәк. Монысын исә җанисәп нәтиҗәләре күрсәтер.

БЕР ТАТАР ДА ТӨШЕП КАЛМАСМЫ?

«Милләт җыены»нда катнашучыларның һәрберсе җанисәп мәсьәләсе турында фикерен җиткерергә ашыкты. Һәркайсы сәхнәдән кычкырып сөйләмәсә дә, шәрехләмә бирүдән баш тартмады. Кайбер зыялыларның фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА (татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты): «РУСИЯ ХӨКҮМӘТЕ ТАТАРНЫҢ КҮП ҺӘМ КӨЧЛЕ БУЛУЫН ТЕЛӘМИ»

– Халык санын алганда татар халкына зыян китерерлек ике каршылык күрәм. Беренчесе – халык белән эшләү җитми. Милли үзаң дигән сүз кулланылмый. Кешедә милли үзаң көчле булса, ул автомат терәп торганда да үз милләтен алыштырмый. Милләт алыштыру – ата-анаңны, тарихны, динеңне алыштыру дигән сүз. Кеше шуны аңласа сискәнеп, куркып китәр иде. Моны аңлау өчен үзеңнең нәсел тарихыңнан башлап милләт тарихына кадәр белергә кирәк. Менә шушы милли үзаң көчле булса, татар «татар» дип язылачак. Икенчесе – татардан гына тормый торган әйберләр дә бар. Русия хөкүмәте татарның күп һәм көчле булуын теләми. Аны яратмый һәм аны әкренләп эретеп юкка чыгару өчен барысын да эшләячәк, чөнки бу аның канына сеңгән. Хакимият шундый сәясәт алып бара димим, ул аны ачыктан-ачык алып бармый, әмма көчле татар – куркыныч татар дигән гыйбарә аларның телендә. Күп татар – куркыныч татар, диләр. Аларның күзләренә без Алтын Урда булып күренәбез, шуңа күрә урыннарда татарны киметү сәясәте булачак. Ул ничек булачак, дисезме? Мәсәлән, узган халык санын алуда катнашмаган кешеләрне «урыс» дип язганнар. Әгәр син үзең җанисәптә катнашмыйсың, үзең контрольдә тотмыйсың икән, сине язалар, тик башка милләт вәкиле итеп. Аннары, Башкортстанда, Себердә татарларны бүлгәләү башланды. Әйтик, Башкортстан Себер белән бик каты эшли. Төмән татарларының бер өлеше, Себерләр аерым халык дигән сәясәт алып барыла. Моның өчен акчалар да түләнә. Төмәндә хәтта Себер татар теле үзәге оештырдылар, моны хакимият эшләде. Телне аерып алу – милләтне аеру дигән сүз. Себер татарларының кайберсендә, бигрәк тә Төмәндә, бу чир бар һәм алар халыкны үз якларына аударачаклар. Башкортстанда мишәр үзәге төзеделәр – монысы да хакимият эше. Монда да халыкны аерып алырга тырышачаклар, әмма мишәрләр алар бездән дә ныграк татарлар. Алар котыртуга бирелми. Үзәккә йөрерләр, ипиләрен ашарлар, әмма татар дип язылырлар. Башкортстанда икенче куркыныч бар – санау барыбер хакимият кулында, җанисәп вакытында аларны йә мишәр, йә Себер татары дип язарга тырышачаклар. Электрон тавыш бирү безнең файдага булырга мөмкин. Аны кулланырга кирәк, чөнки автомат ул кадәр ялганга бара алмаячак. Автоматта кешедәге кебек мәкер юк. Аннары тагын бер әйберне белмиләр. Кешедән туган телең нинди дип сорыйлар. Бер авыз татарча белмәсәң дә, татар телен язарга кирәк, аннан соң гына рус, төрек һәм башкасын. Автомат беренче әйткәнне саный. Бу бик куркыныч момент, моны һәркем белми, гәрчә юристлар кат-кат кисәтсә дә. Әле бер ай вакыт бар, шуңа күрә эшләсәк, халыкка аңлатсак, ул кадәр үк кимемәбез дип уйлыйм.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар ГАЛИМОВ: «ТАТАРНЫҢ ДӨНЬЯДА ТУЗАН БӨРТЕГЕ ГЕНӘ БУЛУЫН ТЕЛӘМИМ»

– Күп нәрсәне пандемиягә бәйләп карарга ияләндек, әмма концерт куйганда кайбер төбәкләрдә татар халкының азрак килүен коронавируска гына бәйләп аңлатырга кирәкми. Аеруча Себер якларында татар җырчыларының концертларына йөрүчеләр саны әзәйде. Тамашачының күпчелеген болай да өлкән һәм урта яшьтәгеләр тәшкил итә иде инде, хәзер алары да кими. Яшьләр милли сәнгатькә бик тартылмый, шунысы кызганыч.

– Кеше «мин татар» дип язылсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Ул кешедә горурлык хисе булсын. Кешене «син татар дип язылырга тиеш» дип котыртырга кирәкми. Ул үзенең татар булуын белергә һәм горурланып «мин татар» дип язылырга тиеш. Татарның дөньяда бер кечкенә тузан бөртеге генә булуын теләмәс идем, чөнки аның тоткан урыны зуррак.

Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил ЗӘЙДУЛЛА: « БАШКОРТЛАРНЫҢ АРТУЫ ТАТАРНЫ КИМЕТҮ ХИСАБЫНА БУЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ»

– Александр Македонский янына фарсы шаһы кунакка килгән. Дипломатик сөйләшүләрдән соң, банкет оештырганнар. Македонский табынга шаһны шаккаттыра алырлык ризык куярга боерган. Ашчы пешкән кыслалар чыгарган. Тик ни кызык, алар селкенгән. Могҗизаның төп сере төбендә – савытта бер тере кысла булган. Һәр эштә дә шулай: бер тере, эшлекле кеше булса, хәрәкәт башлана. Әлбәттә, кыслаларның барысы да тере булса, хәрәкәт тагын да көчле булыр иде, аларны хәтта патшалар да ашый алмас иде. Тарихта милләт өчен дип яшәгән кешеләр шактый. Татар дөньясын хәрәкәткә китергән шәхесләр дә күп. Бу бит бернинди дәүләт ярдәме күрсәтелмәгән заманда. Ясаклы татарлар булган, йомышлы татарлар булган, ә мәктәп-мәдрәсәләрне шулар үз акчаларына төзеткән, салган. Совет хакимияте урнашкач, әлеге шәхесләр кырып бетерелгән, күбесе качкан. Сирәк кенә исән калучылар телләрен тешләргә мәҗбүр булган. Ә хәзер нәрсә? Бердәм милли мәгариф системасы юк, бер йодрыкка тупланмыйбыз, татар матбугаты татар яшәгән бөтен төбәкләргә дә таралмый, татарча укучылар торган саен азая бара.

Телебезне саклап калу катлаулана. Элек бит Бердәм дәүләт имтиханнарын урыс телендә бирү дигән закон булмаган. Кеше аңы хакына көрәш барган заманда һәркем үз баласы өчен көрәшергә тиеш. Кыскасы, татар булу бүген кыйммәткә төшә, чөнки татар булып калу өчен җитеш тормышта яшәргә кирәк. Милли бөтенлегебезгә көтелмәгән яктан һөҗүм итүчеләр дә бар. Күрше Башкортстанда татар милләтен бүлгәләргә маташучы төркемнәрнең эшчәнлегенә игътибар итми мөмкин түгел. Кайбер «кайнарбашлар»: «Татар дигән халык юк, ул 1920нче елда гына большевиклар тарафыннан барлыкка китерелгән ясалма милләт», – дип лаф ора. Янәсе, Казан татарлары – чукынмаган чувашлар, мишәрләр – аерым халык, калганнары – башкортлар. Бернинди фәнни нигезе булмаган бу сүзләрне тыңламаска да кирәктер, тик бу бәндәләр ниндидер фән кандидатлары һәм шул сафсата өчен эш хакы алалар. Коры сүз белән генә әллә ни оештыра алмаслар иде, артларында административ ресурс торганы күренеп тора. Башкорт халкының күләмен арттырырга телиләр икән, арттырсыннар, әмма ул татарны киметү хисабына булырга тиеш түгел. Сан арттыруның бер генә юлы бар һәм аны хәзер мәктәп укучысы да белә. Хәтта яхшы укымаса да.

Алмата шәһәренең татар һәм башкорт мәдәнияте җәмгыяте рәисе Гриф ХӘЙРУЛЛИН: «МАКТАНЫРЛЫК КҮРЕНЕШ ТҮГЕЛ»

– Татарның азаю сәбәбе катнаш гаиләләрнең артуы. Бу күренеш чит төбәкләрдә генә түгел, Татарстан һәм Башкортстанда да күбәя. Катнаш гаиләдә туган балалар татар итеп тәрбияләнми. Нигә аны татар дип язмыйлар? Кем татар итеп тәрбияләргә тыя? Беркем дә тыймый. Безне татар халкының саны борчый. XX гасырда күпме халык безнең халкыбызны куып та җитте, узып та китте. Ә без һаман шул биш-алты миллион тирәсендә тыпырчынабыз. Нигә сәбәбен үзебездән эзләмибез? Без халыкны үрчетәбез, үстерәбез. Әгәр берәр халыктан зуррак шәхес чыкса, шуның татар каннарын эзлибез дә, «монда татар каны ага дип» мактанабыз. Бу мактанырлык әйбермени? Ул бит башка халыкның баласы. Әле без рус арасында да 500 татар фамилиясе бар дип, ничә ел мактанып йөрдек… Бу мактанырлык күренеш түгел. Шул 500 кеше үзенең нәселен, ыруын ярлылатып, башка халыкка күчкән, аның нәселләре руслашкан, дигән сүз. Ул бит милләтен ташлап киткән. Нигә аның белән мактанырга тиеш соң без? Башка халыктан килеп кергән 500 татар фамилиясен күрсәтегез. Менә мин шунда мактанырмын.

Халыкны бүлгәлибез. Мин мишәр, мин Себер татары, мин башкорт, дибез. Нигә шулай дип әйтәбез соң? Ник татар гына димибез? Татар каны ага бит! Менә шулай суверен халык берләшмәсе булып эреп бетеп барабыз. Сәбәпне дәүләттән генә түгел, иң беренче чиратта, үзебездән эзләргә кирәк!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии