Бер мәсьәләгә ике караш

Без еш кына акны – карадан, яхшыны – яманнан, мөһимрәкне мөһимнән аермыйбыз. Бер-ике фактка карап, нәтиҗә ясарга ашыгабыз, өстәвенә, кемгәдер ярарга да тырышабыз. Шуңа күрә бер үк вакыйганы яки гамәлне берәүләр мактаса, икенчеләр хурлый; берәүләр хуп күрсә, икенчеләр кирәк санамый. Мондый очракта дөреслекне белү өчен логик фикерләргә һәм чагыштырырга кирәк. Әнә шундый максат белән, мин «Бер мәсьәләгә ике төрле караш» дигән сәхифә ачарга тәкъдим итәм. Шул сәхифәгә тәгаенләп, беренче язмамны да җибәрәм.

ЧИТ ИЛ КИЯҮЛӘРЕ

2004нче елның 24нче декабрендә «Ватаным Татарстан» газетасында Оренбург өлкәсе журналисты Дамир Рәкыйповның «Равил Юлдашев хәзер Раул Клинк инде» дигән мәкаләсе басылган иде. Аның эчтәлеге болайрак: Таҗикстанда яшәүче милләттәшебез Равил Юлдашев немец кызына өйләнә. Яшь гаилә Германиягә китә. Равил Германия ватандашлыгын кабул итә, милләтен немец итеп яздыра. Әти-әнисе биргән исем-фамилиясен Раул Клинк дип үзгәртә. Улы Рамос НАТО гаскәрләрендә хезмәт итә. Автор бу язманы Америка ачкандай горурланып, мактап язган. Ә улының НАТО гаскәрендә хезмәт итүен оҗмах сакчысына тиңләгән.

Тагын шундый икенче бер вакыйга. «7 дней» тапшыруын алып баручы Илшат Әминов академик Сәгъдиев турында телеочерк әзерләгән. Аның эчтәлеге болай: милләттәшебез Сәгъдиев Америка кызы белән таныша. Яшь гаилә яшәргә һәм эшләргә Америкага китә. Ләкин Сәгъдиев Америка ватандашлыгын кабул итми, исем-фамилиясен үзгәртми. Милләте турында үзе түгел, ә хатыны әйтә. Аның хатыны да үзе кебек галим кеше, өстәвенә, ул НАТО блогының көнчыгышка киңәюенә каршы чыгучы да. Шундагы бер ханым аңа: «Мин синең НАТО блогының Русиягә якынаюына ни өчен каршы икәнлегеңне беләм. Чөнки синең ирең урыс», – ди. Шунда Сәгъдиевнең хатыны, горурланып: «Минем ирем урыс түгел, ә татар», – дип җавап бирә. Илшат Әминов та бу очеркны горурланып язган.

Менә! Темалар бер үк. Икесендә дә милләттәшләребез чит мәмләкәт кызларына өйләнгән, ике очракта да яшәү урыннарын алыштырганнар. Икесенең дә НАТО белән бәйләнеше бар. Инде нәтиҗә ясап, үз фикеребезне белдерергә кирәк. Тема бер үк булса да, карашларыгыз төрле булыр.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,
Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии