- 28.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №38, (26 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Шушы көннәрдә район хакимияте Шәймәр авылыннан Миңлегөл Хәйбуллинага да сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен район үзәгеннән өр-яңа, уңай шартлары булган йорт бүләк итте. Менә сиңа күктән төшкән бәхет! Бер тиен акча сорамадылар бит, бар эшне дә осталар эшләгән. Бүген кер дә яши башла!
Миңлегөл апа яңа йортыннан сөенеп-шатланып кайтып китте. Карт кешенең күңеле юктан да була. 90га җиткән сугыш ветеранының, килен белән бер рәхәт тормыш күргәне юк. Ярый, аяклары исән-сау инде, үз-үзен карарлык хәлдә әле карчык. Бәхет соңгы көннәрендә килер дип кем уйлаган! «Бар киемнәремне төйним дә китәм, туйган бу киленнәрдән!»
Әби киемнәрен әкренләп төйни, ә өйдә бер-бер артлы телефон зеңгелди башлады. Телефон трубкасында күрше авылдагы өлкән килен тавышы ишетелде:
– Әни, нихәл, нишләп ятасың? Безгә кунакка килергә исәбең юкмы? Оныкларың да сине сагынды.
– Юк, үзегез кунакка килерсез, киемнәремне төйним дә яңа өемә китәм!
Әби трубканы куйды да, чебендәй безелдәп, тегендә-монда йөренә башлады. «Яңа өй биргәч, мин искә төштеммени, әле бер ай элек кенә «иске себерке таягы син» дигән идең бит, хәзер кунакка чакырасыңмыни?! Эх сезне, барыгызны да…»
Ялгыз калудан куркып моңсуланган йорт сайгаклары әбинең адымыннан шыгырдап куйды. Йортның һәр бүрәнәсе Миңлегөл белән Әбдри картның кулыннан узды бит. Ә бу минутларда, яңа йортка күчү бәхетеннән, Миңлегөл чаба-чаба яңа йортка җыена.
Тагын телефон шалтырады: «Әникәебез ни хәлдә яшәп ята икән дип шалтыратам. Сәламәтлекләрең ничек соң? Менә без уйладык-уйладык та сине яшәргә үзебезгә алып килергә булдык, ялгыз гомер итүе кыендыр». Район үзәгендә яшәүче икенче килене икән. Миңлегөл монысына да беренчесенә әйткән сүзләрне әйтте дә, трубканы куйды. Ә үзе уйларына чумып, сөйләнә-сөйләнә эшен дәвам итте. «Вәт, ыштыр бит! «Әникәебез»,– дигән була бит әле. Оятсыз! Өй түбәсеннән су үтә дип шалтыратканда, авызыннан ник шундый бер сүз чыксын!»
Бар өйне яңгыратып тагын телефон шалтырады. Бу юлы да сөйләшү шундыйрак булды. Монысы өченче – төпчек килен иде.
Бу киленнәрне аңламассың инде, гомер буе яхшы чырай күрсәтмичә яшәп, хәзер яңа йорт бирелгәч кенә, әни кирәк була башлады. Элегрәк якты чырай күрсәтсәгез иде сез, хәзер миңа күп калмады инде… Үләсе дә, күмәсе генә. Үлгән кеше җир өстендә калмас! Тормышында күп авырлыклар күрергә туры килде шул карчыкка, бала чактан әти-әнисез дә калды, яшьли сугышын да күрде, колхозда да эшләде, өч баласын да тапты. Соңрак булды шул бу бүләкләре, соңрак… Әй, ярар, соңрак дип утырып булмый, биргәч, рәхмәт. Соңгы көннәрендә рәхәт күрсен дип биргәннәрдер…
Иске йортта шулкадәр күп әйбер җыелган икән, көн ахырына әбинең тәмам хәле бетте. Һәр әйберне тотып, уйга чумып утырды ул. Менә бу чуклы яулыкны, әйтик, Әбдри 50 ел бергә яшәгәнгә бүләк иткән иде. Аны әле хәзер дә, картының төсе итеп, Коръән ашларына бәйләп йөри әби. Рәхәт вакытлар, гөрләшеп яшәгән чаклары бар иде шул аның, карты гына үзеннән иртәрәк китте.
Уйлар, уйлар, уйлар… Берсе артыннан берсен уздырып килде алар, әбинең яшь, рәхәт – итәк тутырып сабыйлар үстергән чагы искә төште, улкайларын күрәсе килеп сагышланды ана. Эштә шул инде алар, тормыш куалар… Чү, капка ачылган тавыш түгелме соң бу? Тукта, улларым уйларымны ишетеп килгән, ахры, дип, әби йөрәксенеп алачыкка йөгерде. Ә анда, уллары түгел… чәр-чәр килеп, өч килен кереп килә иде…
Башта барысы да тыныч кына сөйләште, барысы да әбине кунакка дәште, ә әби яңа йортка күчәм дигәч, китте гауга, китте гауга… Өлкән килен өйне өлкән улга дәгъва кылды, төпчеге – төпчеккә була дип тартышты. Уртанчысы елый ук башлады: «Нинди гел өлкәнгә дә, кечегә ди ул, уртанчы турында уйлаганыгыз да юк!» Һәр киленгә дә ни өчендер әбинең үзе түгел, өе кирәк икән, ләбаса… «Артык керем кесәне төртеп тишми, әбигә күп калмады инде аңа, әби үләр дә бетәр, ә өй бит кала…» Башта сүзләре белән төрле якка өстерәсәләр, соңыннан әбигә өчесе өч яклап кул белән дә ябыштылар. Киленнәр әбине тарткалый торды, ә аның хәле начарланганнан начарланды. Күз алдыннан бар тормышы узды… Ахыр чиктә, әби гөрселдәп идәнгә ауды, ә киленнәр берни белешми һаман көчектәй ябышып әбине тарткалый… Бу вакытта алар өйнең беркемгә тәтемәячәген белми иде шул әле… Васыятьнамәдә әби, йорт хуҗалары итеп, күршеләрен язды бит, авыр вакытларында аны уллары да, киленнәре дә карамады. Ә күршеләр беркайчан да ташламады, кайвакыт күршеләр үз балаларыңнан да рәхимлерәк була шул…
Йөрәк өянәге… 90га җиткән карчыкка күп кирәк димени?! Никләр генә бирделәр яңа йортны?! Иске өендә булса, 100гә кадәр яшәп, тынычлыкта үлгән булыр иде, ичмасам… Ә теге өч килен әле һаман йорт даулый ди, аларны да йөрәк өянәге тотмаса ярый инде, Ходаем…
Рәфилә САЛИХОВА.
Теләче районы.

Комментарии