- 28.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №38, (26 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Узган атнада «Алар бездән мәрхәмәтлерәк» конкурсына нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне игълан иттек. Шул уңайдан килгән хатларның әле бик күп булуы хакында да язган идек. Сезнең игътибарга шуларның бер өлешен тәкъдим итәбез.
Сакчы әтәч
Узган җәй тавыгыбыз утырып чебиләр чыгарды. Ул чебиләр җәй урталарында гына туды. Бер чеби үз ишләреннән тизрәк үсте. Кышка кергәч кенә без аның әтәч икәнен белдек.
Җылы көннәр җиткәч, ул әтәчебез тавыкларны, үз артыннан калдырмыйча, ияртеп йөри башлады. Беркөнне һич көтмәгәндә этебез Сарбай тавыкка тимәкче булды. Моны күреп, әтәчебез йөгереп килеп эткә сикерде. Эт куркуыннан тавыкны җибәрде һәм оясына кереп качты. Менә шулай кыю, батыр әтәчебез тавыкларны саклап йөри.
Эльмира ХАҖИЕВА.
Саба районы, Сатыш авылы.
Алар безне яхшырак аңлый
Без фатирда яшәгән чакта, балалар теләге буенча, өйдә мәче, күсе, ташбака, куян, песи яшәде. 1986 елда иремнең эшендә башы имгәнеп, аңа зыян килде. Ул өйгә этләр алып кайта башлады. Урам этләрен өйдә тотасым килмәгәнлектән, 1988 елда җәен бакчада яшәдек. Ирем бер авылдан бик бәләкәй эт баласы алып кайтты. Беркөнне өйдә, идән паласына хаҗәтен үтәгән өчен куалап чыгардым үзен. Эт ирем кайтканчы бакчада йөрде. Аннан, мине гафу итә алмагангамы, гел ирем яныннан китмәде.
Бакчабыздан ерак түгел бер күл бар, гел шунда коенырга йөрдек. Ирем суга баткан булып кыланган чакта, эт суга ташланып, аны коткарырга тели иде кебек. Аннан ирем этне култык астына кыстырып ярга чыга, икесе дә сөенәләр.
Икенче этебезне ирем бервакыт туганнарына алып кайтты. Анда этне ошатмаганнар. Без киткәч, ул көтүче белән бергә көтү көтеп йөргән. Мин авылга кайткач, сөяккә генә калган гәүдәсе белән аякларыма килеп сыенды. Үзебезгә алып кайткач, бик сөенде, бахыр. Иремнең генә сәламәтлеге начарлана барды, ул этне урамга алып чыга алмый башлады. Мин кайтканны көтеп, эт күзләрен мөлдерәтеп карап тора, кулларымны ялый иде. Кызганыч, бу этебез югалды. Бакчага барганда, тукталышка җиткәнче автобустан төшеп калды. Шыгрым тулы автобустан чыгарга теләсәм дә, булдыра алмадым.
Күршеләр миннән еш кына: «Нигә соң сиңа гел этләр, мәчеләр ияреп йөри?» – дип сорый. Аларның миңа иярүе үземнең дә хәлемне җиңеләйтә, яшәргә көч бирә кебек. Этләр кайбер кешеләргә караганда да, күңелне яхшырак аңлый, яшәргә көч бирә.
Лилүзә әбиегез.
Түбән Кама шәһәре.
Бүреләр дә явыз түгелләр
Бөек Ватан сугышы барган елларда һәм аннан соң да бүреләр бик азды. Бөтен җирдә өерләре белән йөри башладылар. Көпә-көндез авыл эчләрендә дә «сәяхәт итәләр» иде. Җәяүлеләр йөри торган юлларга чыгып утыралар. Ялгыз гына йөрү куркынычка әйләнде.
Йомышы төшкән булгандыр инде, әни беркөнне иртәнге якта Тәтеш районының Байраш авылына юл тота. Үз эшен җайлаганнан соң, хуҗаларның үгетләвенә дә карамастан, караңгылана башлаганда, әни кайтырга чыга. Көн һаман караңгылана бара. Юлда бернинди җан иясе дә күренми. Уйлана-уйлана юлдан барганда, әни юл уртасында утырып торган бер зур бүрене күреп ала. Алга барырга юл юк, артка китәр иде – бүренең аны эзәрлекләве мөмкин. Салкын кыш көнендә, япан кырда, сәләмә киемнән күпме басып торып була инде?! Әни ачы тавыш белән бик каты итеп кычкырып җибәрә. Бүре әнигә бераз карап тора да кыр уртасына таба китеп бара. Әнине кызганыпмы, әллә үзе әни кебек ялгыз калгангамы – бүре әнигә зыян салмый. Әни караңгы төшкәндә, исән-сау өйгә кайтып керә. Куркудан әнинең танырлыгы да калмаган була.
Хәзер кайбер адәм актыклары, алны-артны уйлап тормыйча, кешеләргә явызлыклар эшлиләр, соңгы чиккә барып җитәләр, хәтта сабый балаларны да кызганмыйлар. Ә бүреләр, ерткыч булсалар да, кешеләрне кызганганнар, аларга тимәгәннәр.
Әсрар ҺИДИЯТОВ.
Апас районы, Дүртөйле авылы.
Табигать почмагым
Безнең өйдә табигать почмагы бар. Бу бәләкәй генә почмакта аквариумда балыклар йөзә, алар белән янәшә читлектә Кеша исемле тутый кош яши. Шуларга өстәп, йортыбызда Мурзик исемле мәче дә бар.
Һәркайсы үзенчә кызык. Песиебез яраткан «Китекат»ын сорап ниләр генә эшләми: җырлый да, бии дә. Тик ул ашарга бездән сорамый, әтиемнең эштән кайтканын тәртипле генә көтә. Аны аяк тавышыннан ук сизеп алып, ишек төбенә барып утыра. Ә балконга чыгасы һәм су эчәсе килсә, әниемнән сорый. Уйнаганда, йоклаганда исә, мин кирәк! Иртән будильник шалтырар алдыннан, гел әнием янына килә.
Балыкларыбыз да үз җаен белә, яннарына барсаң: «Мине күр, мине күр», – дип, бер-берсен уздырып йөзәләр. Курыкмыйча кулдан да ашыйлар.
Ә тутый кошыбыз, ашыйсы килсә, бер төрле тавыш белән сайрый, рәхмәтен бик матур итеп әйтә. Хәтта беркөнне безне алдады да: ачулана-ачулана кычкырган тавышына килсәк (ул аягы кысылса, шулай кычкыра): үзе үк аягын ычкындырып, җиңүче кыяфәтендә матур итеп сайрап та җибәрде, янәсе, бездән аңа игътибар кирәк булган! Ваннасында юынганнан соң, көзге каршында көязләнүен карап тору – үзе бер кызык.
Песиебез читлек янына килеп тутый кошка карап торган арада, тутый кошыбыз песиебезнең борынын чукыштыра. Тәпиен куйса, тәпигә ташлана. Песиебез үпкәләп карап тора да әкрен генә китеп бара. Шул чакта «герой» тутый кошны күрсәгез икән! Онытылып китеп, бераз вакыт узгач песиебез кабат читлек янына бара, тагын шул ук хәл кабатлана…
Язмамны авылдагы дәү әтиемнең аты турында язып төгәллисем килә. Дәү әтием эшкә гел шул атын җигеп йөргән. Көне буе кырда арып-талып эшләгәннән соң, өйгә кайтканда ат арбасында йоклап китә икән. Шуңа карамастан, яраткан аты дәү әтиемне исән-сау өйгә алып кайта торган булган. Кичен болынга илтеп тышаулап калдырган аты, иртән дәү әтием барып алганчы, өйгә үзе кайтып, аны көтеп торган. Менә нинди акыллы, эшчән булган ул ат! Хайван хуҗасына охшый диләр, бу әйтем белән мин бик килешәм. Кызганычка каршы, дәү әтиемне дә, аның яраткан атын да әнием сөйләгән истәлекләр аша гына беләм…
Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.
Алабуга шәһәре, 1нче гимназия укучысы

Комментарии