Хәтерлим мин әле бүгенгедәй…

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй…

Сентябрьнең бере җиткәне сизелмәде дә. «Сентябрь җитте» дигән сүзтезмәне укыганда гына да күпме укучы авыр сулый хәзер. Мәктәпнең тормышка нинди бай хатирәләр кертәчәген белми шул әле алар. Ә сораштыруда катнашканнар яхшы белә.

Мәктәп еллары танылган шәхесләрнең күңелендә нәрсә белән уелып калган? Мөмкинлекләре булса, яңадан мәктәпкә кайтырлар идеме икән? Бу һәм башка кызыклы сорауларга җавапны үзләреннән алырга булдык.

Изображение удалено.Гөлнара ГАБИДУЛЛИНА (җырчы): «БАРЫСЫН ДА ЯРАТТЫРДЫЛАР»

– Яңа уку елын көтеп алабыз. Кызым Әминә дә укырга бик ярата. Һәр яктан миңа охшаган инде ул. Гуманитар фәннәрне бик яратып укыдым, кызым да шулай. Математика, физика, геометрия кебек санлы фәннәрне яратмый идем. Җыр, физкультура, хезмәт дәресләренә яратып йөрдем. Мәктәпне «5»ле һәм «4»ле билгеләренә генә тәмамладым.

– Яратмаган фән юк, яратмаган укытучы бар, диләр. Килешәсезме?

– Бу фикер төбендә 40 процент дөреслек бар. Бала фәнне яратмый икән, нишләтсәң дә ул аны яратмый инде. Бу укытучыга карата хөрмәт белән генә билгеләнми. Мәктәптә укытучы үз эшен эшли, кырыс та, сабыр да була, ә берәр чарага барса, ул да үзгәрә. Әйтик, табигать кочагына походка бардылар ди. Бу очракта укытучы укучы өчен бөтенләй икенче яктан ачылырга мөмкин. Белмим, хәзер укытучыларны аералар инде. Без совет чорында укыгангамы, яратмаган укытучы юк иде. Барысын да яраттырдылар (көлә – Авт.). Мәктәп еллары өстәл артында китап уку белән түгел, ә көз көннәрендә бәрәңге, чөгендергә йөрү белән истә калган минем.

Изображение удалено.Рәзил КАМАЛОВ (җырчы): «КОСИНУС, СИНУСНЫ АҢЛАМЫЙ ИДЕМ»

– 1нче сентябрьне көтеп ала идем, әле дә көтәбез. Мин авылда үстем, авыл мәктәбендә белем алдым. Белем бәйрәмендә җыелышып мәктәпкә килгән вакытлар әле дә хәтердә. Җыр дәресен бик ярата идем, чөнки кечкенә чактан ук җырлап йөрдем. Моны аңлаган укытучы да дәрес саен яңа җыр өйрәнеп килергә куша иде. Мин өйрәнәм һәм дәрестә шуның сүзләрен башкаларга бирәм – шулай дәрес буе җырлап утыра идек. Аннан тыш, биология фәнен яраттым.

– Иң яратмаганы дип нинди фән истә калган?

– Геометрия. Косинус һәм синусларны аңламый идем. Андагы формулаларны истә калдыру да мөмкин түгел иде бит. Мәктәп белән бәйле булган хатирәләрем шактый. Беренче сентябрь көнне бер-береңне уздырырга тырышып матур чәчәк бәйләмнәре ясау гына ни тора. Авылда булгач, чәчәкне гел ишегалдында, үзебездә үстердек, булмаганда – күршедән алдык. Моннан тыш, физкультура дәресләре күңелле уза иде. Көн матур булганда укытучы басуда кросс оештыра иде. 3, 5 километрга йөгерергә туры килә иде, шул кызык вакытлар истә калган.

Изображение удалено.Фәнил ВАККАЗОВ (алып баручы, җырчы): «ЯҢАДАН БЕРЕНЧЕ КЛАССКА БАРАБЫЗ»

– Укуны берәү дә көтеп алмый торгандыр инде. Мин дә көтә идем дип әйтә алмыйм, ләкин классташлар, алар белән сөйләшү, аралашу процессы җәй буена нык сагындыра иде. Ә иптәшләр белән күрешү укуга кертеп җибәрә. Мин мәктәпне алтын медальгә тәмамладым, «отличник» идем, бөтен фәнне дә тигез күрдем һәм яраттым. Аңа да карамастан, геометрия фәнен аерып әйтә алам. Теорема исбатларга ярата идем. Физкультураны әйтеп тә тормыйм инде, бөтен егетләр дә мәктәптә бу фәнне яратадыр. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен көтеп ала идем, бу фәннәрдән төрле олимпиадаларга барып, призлы урыннар да алгалаганым булды.

– Мәктәптә кемнедер «ботаник», кемнедер «икеле капчыгы» дип йөртү гадәткә кергән. Димәк, сез «ботаник» булгансыз?

– Мин яхшы укысам да, китап һәм дәфтәр арасында гына утыра торган «ботаник» түгел идем. Бөтен өлкәне дә колачларга тырыштым. Әйтик, спортта да, мәктәп тормышында да, төрле мәдәни чараларда да актив катнаштым.

– Шулай да, мәктәп дигәч, иң беренче нәрсә искә төшә?

– Мин Саба урта мәктәбендә алган белем белән әле дә яшим. Шул мәктәп белеме белән тыныч кына университетны да тәмамладым. Мәктәптә алган белем яхшы сеңгән, күрәсең. Дөрес, университетта да белем бирделәр, матур һәм дөрес итеп сөйләргә, җәмгыятьтә үз шәхесеңне булдырырга өйрәттеләр, әмма мәктәптә белем ныграк сеңдерелгән. Аннан бигрәк, минем быел малай беренче класска укырга бара әле. Яңадан укый башлыйбыз, димәк.

Изображение удалено.Алсу ФӘРАКШИНА (пародия остасы, алып баручы): «КЛАССТАШ КЫЗ БЕЛӘН СУГЫШТЫМ»

Мәктәп еллары хәтердә саклана алар. Бер көнгә генә булса да кайтып килер идем. Бер көнгә булмаса, бер дәресен генә булса да укыр идем хәзер. Мин гуманитар фәннәргә тартылдым. Теләсә нишләтсеннәр, ләкин физика, химияне аңламый идем, аңлаганым да булмады. Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергәч, әнигә дә «Алсу үз урынын тапкан, химия, математика аның өчен түгел икән», дигәннәр. Алгебра да авыр бирелде, яхшы укыдым димим. Укытучы апа такта янына да елга бер генә тапкыр чыгара иде мине. Классташларны дәрес саен такта янына чыгарып, мәсьәлә чиштерә, ә мине елга бер тапкыр гына. Гел иптәшләремнән күчерә идем, яшермим дә. Бер кызыклы хәл дә истә калган әле. Химия дәресендә минем артта гел бер малай утыра иде. Ул мине ошатып та йөри иде, шуңа күрә күчерткәндер инде. Шуннан күчергәндә дә су формуласын «Н2О»ны «Н2О» дип язып куйганмын. Укытучы дәфтәр тикшергәндә «Әй, Алсу күчерә дә алмаган бит. Бөрле», дип орышыр иде. Ул гел «берле» сүзен «ө» хәрефе белән әйтә иде. Моңа да карамастан, әдәбият фәнен яраттым. Рус әдәбияты укытучысы Нурия апа минем бу фәнгә карата булган мәхәббәтемне белә иде. Әле чирек башы гына булса да, билге куя торган журналда рәттән 9 «5»ле торыр иде. Әле дә исемдә: Нурия апа дәрес укытырга килә алмады, ләкин дәресен күчермәде. Миңа биремнәр биреп калдырды да, классташларыма өләшергә кушты. Мин укытучы урынына калдым, кыскасы. Әдәбиятны артык каты яратам бит инде, артыграк сөйләп ташлаганмын, күрәсең, сыйныфтагы малайлар мине урындыкка утырттылар да, скотч белән бәйләп коридорга чыгарып куйдылар. Авызны да томаладылар. Мәктәпнең икенче катында Ленин бюсты бар иде, шуның янында скотч белән урындыкка бәйләнгән килеш озак торырга туры килмәде. Мәктәп директоры Дамир абый килеп тә чыкты, классташларга эләкте дә. Мәктәптә укыган чакта бик чая һәм ябык, кечкенә гәүдәле кыз идем мин. Артымнан егетләр дә күп йөри иде, тәнәфес саен берәр хат кыстырып китәрләр иде букчама. Кызлар көнләшкәндер инде, бер вакыт классташ кыз белән тарткалашып, сугышып та алдык. Икенче көнне әнине мәктәпкә чакырттылар, директорга кердек. Әнинең өйгә кайткач, миңа әйткән сүзләрен дә хәтерлим әле: «Кызым ул шкаф кадәрле кызны ничек кыйнадың соң син?». Булды инде, барысы да булды мәктәптә. Әйтәм бит, бер генә дәресне булса да укыр идем хәзер. Күчермәс тә идем хәтта.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии