Сугыш безнең хәтердә…

Бөтен ил халкы белән берлектә бөек Җиңүгә туган авылым уллары һәм кызлары да зур өлеш кертә. Барлыгы 902 кеше, кулына корал алып, сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә кичерә.

Шулар арасында батыр йөрәкле тугыз хатын-кызыбыз да бар. Авылдашларыбызның күбесенә сугыш юлы Сталинградтан Берлинга кадәр Җиңү һәм дан юлы гына булмаган, солдат күңелен әрнеткән чигенү еллары, ничәмә мәртәбә үлем белән очрашу, көннәр, айлар, елларга сузылган аяусыз сугышлар, кышкы суыкларда, эссе җәйләрдә, коеп яуган яңгыр астында ялыктыргыч походлар солдатның көндәлек мәшәкатенә әверелгән. Ул гына да түгел, каты җәрәхәтләнеп, әрнү-сызлану, әсирлеккә дучар булып җәберләнү, мәсхәрәләнү кебек тән һәм вөҗдан газаплары да авылдашларыбызны читләтеп үтмәгән.

Шушы авыр шартларда да алар, барлык илебез кешеләре кебек үк, үз-үзләрен аямыйча көрәшә, батырлык үрнәкләре күрсәтеп, Җиңүне якынайту өчен үзләреннән зур өлеш кертә. 1418 көнгә сузылган сугыш авыр һәм мәрхәмәтсез булган. Шул шартларда да авылдашларыбыз аның азатлык сугышы икәнлеген аңлап, дөреслекнең җиңәчәгенә ышанып көрәшә. Аларның һәммәсен бер фикер били: туган ил, Җиңү. Моңа аларның алгы сызыктан язылган хатлары дәлил. Өчпочмаклы солдат хатларының һәрберсендә диярлек үзләре турында кайгырту, борчылу хисләре юк, киресенчә, өйдәгеләрне тынычландыру, алар хәлен җиңеләйтергә теләгән зур мәгънәле фикерләр язылган. Бу 18-20 яшьлек үсмерләрнең шундый югары идеяле уйлар белән яшәве барыбызны да сокландыра. Шундый иде алар – авылдашларыбыз.

Кеше үлемсез түгел. Тик тыныч тормыш хезмәте өчен үсеп тә, вакытсыз, яшьлек хыялларыңны тормышка ашырмыйча якты дөньядан китү – бик авыр хәл. Якын туганнарга, әти-әниләргә, гаепсез балаларга бу икеләтә авыр. Менә шундый кайгылы хәбәрләр авылдашларыбызның 455 гаиләсенә тапшырыла. Әбиемнәр гаиләсенә дә ике абыйсы – Аббазов Насретдин һәм Абзалетдиннең һәлак булуы турында кара мөһерле кәгазь килә.

Ниһаять, ул көн, Җиңү көне килә. Сугышка киткән 902 авылдашымнан бары тик 447сенә генә Җиңү таңын каршылау насыйп була. Елдан-ел алар сафы сирәгәя бара. Мөмкинлек булган саен, мәктәптә сугыш ветераннары белән очрашулар оештырабыз. Алар сугышта күргәннәрен сөйли, полкташ дусларын исләренә төшерә, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирә.

Кеше хәтере. Ул шифалы һәм мул сулы чишмә кебек рухи көчләрне сафландырып, терелтеп тора, үткәннәрне бүгенге белән бәйли, киләчәккә ышаныч белән карарга, тарихтагы хаталарны кабатламаска ярдәм итә. Кызганыч, ләкин хаталар кабатланып тора: әледән-әле планетабызның төрле нокталарында сугыш утлары кабына, гөнаһсыз кешеләр, яшь балалар өстенә бомбалар ява. Югыйсә һәр кеше тынычлыкта яшәргә һәм бәхетле булыр өчен дөньяга килгән бит. Бөтен җиһанга ишетелерлек итеп: “Кешеләр! Уйнамагыз сугыш уты белән! Дөнья малына кызыгып, ятим итмәгез сабыйларны, рәнҗетмәгез аналарны! Җиребездә, илебездә һәрвакыт тынычлык булсын”, – дип әйтәсем килә.

Иркә АРСЛАНОВА.

Чүпрәле районы, Иске Шәйморза авылы.

Кайтаваз

Төп җиңүче – Совет халкы

Мәҗит ага Мифтахов “Кечкенә тарих” язмасында (“БГ”, 27 гыйнвар) болай дип яза: “30-40 градус салкыннар булмаса, Мәскәүсез дә калыр идек”. Ә Тәфкил Нургалимов газетаның шул ук санында: “Әгәр Америка ярдәм итмәсә, немец 2-3 айда Мәскәүне ала иде”, – дип өсти.

Шөһрәтле язучы-публицист М.Веллер үзенең “Последний великий шанс” дигән китабында: “Безнең гаскәрләр бер генә бәрелештә дә акыл һәм талант, фән һәм яхшы әзерлек белән түгел, ә бары тик зур корбаннар бирү юлы белән генә җиңде”, – дип язган.

Әлбәттә, әлеге күренешләрнең булуын инкарь итеп булмый. Әмма шул ук вакытта икенче Бөтендөнья сугышында төп җиңүченең героик совет халкы һәм аның социалистик дәүләте булуын бөтен дөнья таный. Ә бу хакыйкатьне бозып, тоныкландырып күрсәтү омтылышлары социализм идеяләрен хурлау максатында эшләнә. Шул максат белән артык мавыгып китеп Паррах Коралл телевидениедә биргән әңгәмәсендә: “СССРның Германияне җиңүе Господь Богның могҗизасы булды, ә үзе бу җиңүгә әзер түгел иде”, – дигән сенсацион белдерү ясады. Мөселманнарда Ходай үзе тырышканга булышыр, дигән әйтем бар. Совет халкы һәм аның социалистик дәүләте Җиңү өчен гаять зур тырышлык, тиңдәшсез фидакарьлек күрсәтте. Сугыш барышында Совет Армиясе эзлекле рәвештә һәрьяктан – корал буенча да, хәрби операцияләрне оештыру осталыгы буенча да немец армиясен үтеп китте, тарихи җиңүләре белән бөтендөнья халкын таң калдырды. Сугышта 11575 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Шул исәптән 161 сугышчысы да. Бу руслар, украиннар, белоруслардан кала, 4нче урын. Әгәр Мәскәү татарның телен, мәгърифәтен бүгенге кебек кысса, халкы ул кадәр фидакарь сугышмаган булыр иде дип уйлыйм.

Сугыш чоры малайлары-кызлары Җиңү хакына искиткеч фидакарьлек белән эшләде. Сугыш башланганда миңа 11 яшь иде. Колхозда ат һәм сыер җигеп башкарыла торган барлык авыр эшләр дә безнең җилкәдә булды. Ә урак өстендә тәүлегенә 24 сәгать эшләдек, өйгә ашарга гына кереп чыгабыз. Моңа хәзер кеше ышана да алмый, янәсе ничек инде ул ялсыз, йокысыз эшләргә мөмкин. Әмма бу Җиңү бик кыйммәткә төште. Беренчедән, безнең якта корбаннар күп булды, бу хакта Василий Гроссман “Тормыш һәм язмыш” дигән романында полк командиры исеменнән менә болай дип сөйли:

– Дивизия штабында мине коралларны, азык-төлекне, җиһазларны күп тотасың дип даими битәрлиләр иде. Әмма бер мәртәбә дә нигә солдатларың күпләп кырыла, димәделәр.

Кызганычка, Русиядә беркайчан да кеше кадерле байлык булмады. Бүген дә кешенең уртача гомер озынлыгы буенча дөньяда 157 урында.

Икенчедән, бөек Җиңүдән башы әйләнгән ил җитәкчелеге эзлекле рәвештә социализм идеяләреннән чигенә барып, бөек империячел шовинизм шаукымына бирелде. СССР ярты Европаны үз кулына алды, дөньяның төрле почмакларында хәрби бәрелешләрдә актив катнаша башлады. Максат бөтен дөньяны руслаштыру иде. Ил эчендә бу юнәлештә зур уңышларга ирешелде. Мәсәлән, Казанда бары тик бер генә татар мәктәбе калды. Бу һәлакәткә алып бара торган авантюристик сәясәт иде. Шул сәясәтне тормышка ашырабыз дип артык көчәнеп, Совет державасы һәрьяктан чатнап җимерелеп тә төште. Үтә кызганыч, Русиянең “акыллыбашлары” бүген дә бөек держава сәясәтен алга сөрә.

Дәүләт Думасы депутаты А.Н.Савельев үзенең “Время русской нации” дигән китабында: “Нам нужен мир. Желательно весь”, – дип яза. Ә бөтен дөньяны кулга алуның юллары хакында: “Русским придется воевать. Наш век еще получит свою большую войну”, – ди. Бу бит рус халкын, Русия дәүләтен зур, ягъни атом сугышына чакыру.

Сугыш татар халкына тагын бер афәт китерде: татар ир-атлары хәмер эчәргә өйрәнеп кайтты. Сугышка кадәр татар авылларында эчүчелек юк диярлек иде. Мәсәлән, туган авылымда ике генә кеше эчкәли иде. Закир бабай ямщик булып йөргәндә эчәргә өйрәнгән, Гафиатулла абый шахтада эшләгәндә. Әмма алар да бу “һөнәрләрен” кешегә күрсәтмәскә тырышалар иде.

Бөек Ватан сугышы еллары хатирәләре күңелдә әнә шундый моңсу һәм борчулы уйлар тудыра.

Мәхмүт ХАФИЗ.

Әлмәт шәһәре.

“Хәтер китабы”нда да юк…

Без әти сугышка киткәндә 3 бала, дүртенчебез туарга калган. Әнигә 25 яшь. Җитмәсә, иске өй. Күргәннәрен үзе генә беләдер. Утыра да: “Мин күргәнне Муса Җәлил китабына да язып бетерә торган түгел”, – дия иде. Ул ачлык, гел ашыйсы килү хәзер дә хәтердән чыкмый. Әни кайдандыр өч бәрәңге алып кайткан. Бытбылдык йомыркасыннан аз гына зурраклар. Шуны пешереп, тозлы су белән ашадык. Әни үзе капмады да, безне кайгыртты.

…Әле укырга да кермәгән идем. Күрше кызы белән әниләрнең урак урган җиренә барырга чыктык. Аз булса да башак ашап, тамак туйдыру иде исәп. Юл кырыенда арыш басуы. Берәр башак өзеп, шуны чүпләп ашап барганда атына атланган колхоз рәисе килеп чыкты. Күрше кызы таллар арасына качып өлгерде. Ә мин алга таба чабып киттем. Башымда кызыл калфак иде, шуны тартып алды, үзе һаман мине куа. Якында булган тегермәнгә кереп качып кына котылдым. Әни урактан кайткач, үзен чакыртып: “Бу хәл кабатланса, үзеңне төрмәгә утыртачакбыз”, – дип орышканнар. Әни елап кайтты.

Әтинең нинди икәнен белмим дә. Бервакыт сеңелкәш белән икәү генә булганда ишеккә бер абзый килде. Сеңлем: “Әти кайтты, әйдә кертәбез”, – ди. Ишекне ачтык, әй, үзебез сөенәбез. Ә ул бичара кешенең үз хәле хәл икән: ачлыктан шешенгән. Керде дә мич башына менеп ятты. Без ике ягына утырдык. Кергәнен күреп калган. Шулчак берсе кереп: “Хафиз, төш. Ирсез хатын өендә ник балалар куркытып йөрисең?” – дип, аны чыгарып җибәрде. Ә без әнигә эш ясап, беткә чумып калганбыз. Ул күрше авылдан булган, аннан каядыр барып үлгән. Күрше кермәсә, безнең мич башында үлеп калган булыр иде…

Ә безнең әти өч бертуганы белән сугышка китә. Шуларның берсе дә әйләнеп кайтмый. Хәбәрсез югалганнар. Безнең әтиләргә фатир да, да, медаль дә юк… Хәтта “Хәтер китабы”на кертергә дә онытканнар…

Рабига НӘБИУЛЛИНА.

районы.

“Без дә ил күтәрдек”

Әти сугышта хәбәрсез югалды. Миңа аны күрергә дә язмаган икән. Бала гына булсам да, сугыш һәм сугыштан соң авыр көннәр хәтергә уелып калган. Шуның берничә көнен искә төшерү дә күп нәрсә турында сөйли.

…Берчак бик каты чирләп киттем. Әни: “Бүген пособие бирәләр, ярты кило шикәр алырмын. Бераз авызыңа тәм керер, хәл алырсың”, – дип чыгып китте. Күп тә үтмәде, әйләнеп кайтты, әмма сүзен дә әйтә алмый, елый.

– Нигә елыйсың, әни? – дим.

– Пособиене кулга биргәндә авыл Советы рәисе тартып алды. Заемга, ди. Балам чирли, ярты кило шикәрлек булса да бирегез, дим. Шул сүземә каршы: “Шикәр ашыйсы килгән”, – дип, көлделәр генә, – ди әни күз яшьләренә буылып.

– Әни, безнең миләш белән җиләк кагы бар. Шуны бир, – дим, сабый гына булсам да.

Әнием бу сүзләрне ишеткәч, аркамнан сөйде дә: “Рәхмәт, балам, әле дә ашарга сорап, елап утырмыйсыз”, – диде.

Ә бер яңгырлы көнне әни эшкә бармады. “Яңгыр туктап торганда үзебезнең бәрәңгене алырбыз”, – диде. Берзаман бакчага дүрт ир-ат килеп керде. Матур киенгәннәр, йөзләре ялтырап тора.

– Апа, заемга языл, – диләр.

– Кайдан акча алыйм соң? Йомырка, ит, сөт, майны биреп бетерәбез бит. 400 хезмәт көнем бар. Шуны языгыз, – ди әни. (Ул чакта әйбәт эшләгән кешегә 360-400 “трудовой день” таягы куялар иде).

– Апа, без моны болай гына калдырмыйбыз, – дип, болар чыгып китте.

Ярый әле колхоз рәисе Миңнияр абый яклап чыккан. Бер тиен дә заем язмаска кушкан.

Әйе, әниләр бирем үтәп йомырка түләгәндә, “Эх, берсен генә ашасаң иде”, – дип, күзләребезне тутырып карап кала идек.

Менә шулай без дә сугыш елларында, сугыштан соң илне күтәрдек һәм бүген игътибарга лаекбыз, дип уйлыйм. Тик безнең хакта уйлаучы гына юк.

Әсма АХУНОВА.

Әлмәт шәһәре.

Алдыгызда баш иям

Алдыгызда һәрчак башым иям,

Күпне күргән изге аналар.

Рейхстагка җитеп, исемен язды

Сез үстергән батыр балалар.

Иген иктең, урманын да кистең,

Үгез җигеп, җирне тырмадың.

Бер эштә дә сынатмадың, әнкәй,

Ай-һай, кыен диеп тормадың.

Бәхетле булыгыз бу тормышта,

Сез бит һәрчак лаек хөрмәткә.

Бакый дөньяларга күчкәчтен дә,

Урыныгыз булсын җәннәттә.

Римма КАШАПОВА.

Азнакай районы.

Сугыш безнең хәтердә…, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии