- 28.05.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №20 (24 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
СССР таралуы турында бер генә укымышлы гыйлем ияләренең дә язып чыкканы юк. Кайвакыт әйткәләп куя безнең ише гади халык. Ул күренеп үк торды диярлек югыйсә. Леонид Брежнев әйтеп карады бит: «Егетләр, мин арыдым, картайдым да, мине эштән бушатыгыз», – диде. Картлар аңа каршы булдылар. Син киткәч, безгә рәт бетә бит, дип уйлаганнардыр инде. Яшьләрне әкренләп кенә бюро составыннан этәреп чыгара бардылар. Леонид Ильич вафат булгач, чирле Черненконы куйдылар. Аның озакламый вафат буласын белеп тордылар. Ул үлгәч, Андроповны куйдылар. Ул эшкә каты тотынган иде дә... Нишләптер озак тора алмады, ул да вафат булды. Шулай итеп, КПСС таралырга мәҗбүр булгандыр инде. Шуннан тарала башлады да бит ул. Ишетүебезчә, аны таркату турындагы килешүгә Белорус урманында өч ир кул куйды. Ельцин Президент булып сайланды. Горбачев та илне тарату турында уйлаган, дигән сүзләр йөри. Ельцин үзенең булдыра алмаслыгын белеп, үзе китте. Менә шуның өчен әйтәсем килә: җитәкчеләр яшьләр булсын. Әнә күренеп тора, АКШ Президенты ялгыш сүзләр дә ычкындыра, залдан чыгасы ишекләрне бутый. Җитәкче кешенең яше 70тән уздымы, кем булуына карамастан, аны ялга җибәрергә кирәк, дип уйлыйм мин. Кандидатларның да яше 65тән артык булмасын. Олы кеше файдага сөйләсә дә, эшне бит эшләп күрсәтергә кирәк. Ә эшләп күрсәтү кулдан килмәсә, сөйләгәнең буш сүз булып кала.
Хәзер гомер озынлыгы 72 яшьтән артык, диләр. Авыл җирендә ул сирәгрәк. Хатын-кызлар арасында бар әле үзе.
Мин сугыш чоры баласы. 92 яшемне тутырам. Без күргәннәрне хәзерге балалар күтәрә алмый.
С. ХАҖИЕВ,
Башкортстанның Бакалы районы
Комментарии