«Безнең гәҗит»не Саба ветераннары тулыландыра

«Безнең гәҗит»не Саба ветераннары тулыландыра

Аллаһка шөкер, мине төрле очрашуларга чакырып торалар. Үзем дә ялындырмыйм, мөмкинлек табарга тырышам. Чөнки һәр очрашудан ниндидер сабак алып кайтасың, тормыш-яшәеш, вәзгыять турында хәбәрдарлыгыңны арттырасың, халыкның чын сулышын тоясың. Әнә шундый эчтәлекле, эчкерсез очрашуның чираттагысы Саба районында узды. Саба район китапханәсе каршында эшләп килүче «Өлкәннәр» клубы һәм «Мишә дулкыннары» район иҗатчылары әгъзалары, шулай ук китапханә хезмәткәрләре җыелган иде анда. Бүген китапханәнең үз бинасы капиталь ремонтта икән, вакытлыча башка бинага сыенганнар. Әмма хезмәтеңнең эчтәлеге киң булганда, тар бүлмәләр дә киңәя, әлеге очрашудан мин әнә шундый нәтиҗә чыгардым.

Саба китапханәсендә минем беренче тапкыр гына булуым түгел инде. Һәр очрашу эчкерсез, җанлы уза. Әлеге китапханә эшчәнлеге башкаларга да үрнәк булырлык. Әнә бит өлкәннәрне, районның язучыларын да берләштереп тота алалар: атна саен шушы бинага җыелышып, очрашып, хәл-әхвәл белешеп яшиләр икән ветераннар. Өлкәннәр клублары бар ул, бер Сабада гына түгел. Ләкин арада формаль оешканнары да җитәрлек. Ә менә Сабаныкы андый түгел. Клуб биредә 13 ел элек оешкан. Аның җитәкчесе Габит Фәрхетдинов. Дөрес, дистә ел элек аның әгъзалары 30дан да артып киткән булган. Кызганычка каршы сафлары сирәгәя. Яшь бара бит...

– Совет чорында формалашкан куркаклыгыбыз каныбызга сеңеп калган. Берләшергә куркабыз. Гражданлык позициясе җитми. Безгә дә әйттеләр, озак йөри алмассыз, хәзер башыгызга сугачаклар. Юк, 13 ел эшлибез бит инде. Ирек бар безнең Саба районында. Комачау юк. Без мактанышып кына утырмыйбыз, юкса. Төрле фикерләр бар, төрле кешеләр җыела бит. Тәнкыйть фикерләре дә чыга. Без төрле хезмәт ияләре белән очрашабыз, бервакыт прокурор белән очраштык. Безнең оешмага закон ягыннан тел-теш тидерерлек түгелме, дип сорадым: «Безнең конституциябез бар. Сүз иреге бар. Сез көч кулланып фетнәгә өндәмисез бит, иң мөһиме милләтара низаг чыгармаска тиешсез. Җәмгыятегез бик дөрес юлда», – диде ул. Әле Серов шәһәреннән кунаклар кайтты. 2 мәчетләре бар икән. Шуның берсе эшли. Берсе юк. Туганыбыз анда имам-хатыйп булып тора. Халык йөрми, ди. 3–4 татар, берничә таджик була икән. Менә үзебездән күп нәрсә тора. Безнең гражданлык позициябез какшаган шул. «Безнең гәҗит» шул гражданлык позициясен булдыру өчен тырыша, тәрбияли, – дип сөйләде Габит абый.

Минем Саба районына кайтуым юкка түгел, «Безнең гәҗит»нең авторларын да күрәсем килде. Чөнки Саба районы газетабызның авторлары саны буенча алдынгы. Азнакай районы белән генә чагыштырырга мөмкиндер бу райондагы укучыларыбызның активлыгын. Һәр язылган, газетабызда басылып чыккан язма «өлкәннәр» клубында тикшерелә, әңгәмә корыла, диделәр миңа. Үзара бәхәсләшәләр, килешәләр, килешмиләр. Габит абый хыялланган гражданлык позициясе нәкъ менә шушы була инде. Мин шушы аксакалларның мәкаләләрен кулыма тоткач, кара әле бу абый минем сүзләремне, минем фикерләремне язган бит, дип әйтеп куям. Габит абый үзе гомер буе мал табибы булып эшләгән. Татарстанның атказанган ветеринария табибы ул. Җаваплы вазыйфалар биләгән. Хайваннар авырулары, аларны дәвалау турында терлек асраучы һәр авыл кешесенә өстәл китабы булырлык дәреслек тә чыгарган. Шул ук вакытта бик күп еллар инде «Безнең гәҗит»кә дә бик актив яза.

Мин әлеге очрашуны «Безнең гәҗит» редакциясенең күчмә утырышы кебек хис иттем. Инде чарланган фикерле, укучыларыбыз да танырга өлгергән авторларыбыз үз хезмәткәрләребез кебек тоелды. Әнә 82 яшьлек Мәгъдәнур Гатауллинны гына алыйк. Мөгаен аның язмасы күренмәгән бер генә саныбыз да юктыр. «Сельхозтехника» берләшмәсендә 5 дистәдән артык хезмәт куйган хезмәт батыры да икән әле ул.

Бу ветераннарның җор теллелегенә, уен-көлкеле булуларына сокланырлык. Әнә Миңнефәрит Моталлапов үзе белән бик үзенчәлекле таныштырды. Аның бу сүзләреннән «Безнең гәҗит»не укымаучылар аптырап та калырга мөмкин. «Мин теге сигәк малай инде», диде ул көлеп. Газетабызның узган санында «Сигәк малай» исемле бәяне басылган иде бит. Мөхәммәт Мәһдиев белән үзенчәлекле танышлыгы булган икән аның (кемнәр укымаган, укырга киңәш итәм), бәлкем иҗади рух нәкъ менә шул «танышлык»тан сеңгәндер... «13 яшемнән шигырьләр язам», – ди ул. Әле миңа да бер букча тулы әсәрләрен биреп җибәрде. Коеп куйган чын шагыйрь, язучы ул. Һөнәре кем дисезме? 55 ел шофер икән инде. Әле дә ерак араларга йөк ташый. Бик ерак йөрмим хәзер: Мурманскидан Владивостокка, Владивостоктан Архангельск тирәләренә генә, дип көлдереп алды «дальнобойщик» Фәрит.

– Свитерымны ашаган мүкләк сыер турында язган идем бит. Беркөнне авылым зиратына кайткач Гәрәй абый кызы очрады. Пленнарда булган Хатыйп абыйның кызы белән очрашуын сөйләде. Сыер Хатыйп абыйныкы иде бит. Шул мәкаләне укып җыладык. Яз, зинһар өчен яз, диде ул. Инде үзләре дә газетага язылып куйганнар...

Фәрит абый уен-көлкеле булса да, күзләрендә сагыш та күрдем мин аның. 2 улы Донбасста икән. Исән-имин әйләнеп кайтырга язсын үзләренә.

Үткен каләме белән язучылар берлегенә дә, газета-журналлар эшчәнлегенә дә тынгылык бирмәүче шәхес, Шәмәрдән бистәсендә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь, публицист, һәвәскәр композитор, күп җырлар авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рөстәм Зарипов та килгән иде бу очрашуга. Телебездән төшмәгән үлмәс җыр – «Тамчы гөл»нең сүзләре, көе авторы шушы Зарипов дип әйтү дә җитә торгандыр бу шәхес турында сүз чыкканда. Соңгы вакытта ул бик активлашып китте, мөгаен, аның үткен фикере шул «Безнең гәҗит»кә генә сыеша ала торгандыр да. Хәтта мин дә, бик еш кына, каты әйткән, дип бәяләп куям язмаларын кулыма алгач. Рөстәм әфәнде үзе дә үзе турында, мине яратмаучылар күп инде, дип әйтеп куйды. Нишлисең, туры сүзне яратмаучылар була ул. Аңа борчыласы юк.

Саба районы мәдәният йорты хезмәткәре Хәниф Тимербаев белән мин үзем шәхсән күптәннән таныш. Авыл көннәре, беткән авылларны барлау кебек бик тә мактаулы эш оештырып йөрүчеләрдән ул. Газетабызга да шигырьләрен, язмаларын юллап тора.

Сатыш авылыннан Сабага «Өлкәннәр» клубына килеп йөрүче Габделәхәт Шакиров та укучыларыбызга яхшы таныш. Гомер буе шофер булып эшләп, үткән михнәтле еллар, юллар турында күп сөйләде ул.

Гомумән, кайсы гына авторны алма, аларның язмалары гыйбрәтле, сабак алырлык тарих турында. Әнә район тарихын барлаучы автор Муса Абдуллин эшчәнлегенә дә тукталасым килә. Саба данын тарату, туган як белән горурлану хисләрен булдыру аның максаты. Дөрес, мәкаләләремне, озын, дип кире борасыз, дип безгә үпкәсен дә белдереп алды автор. Әмма газетаның калыбы бар шул, әгәр шул калыптан да узып китә икән, без язмаларын кыскартуын сорап авторларга мөрәҗәгать итәбез, чөнки бу эшне авторның үзеннән дә яхшырак башкаручы булмаячак. Аннан соң кайсыдыр авылның тарихы ул башка төбәктәгеләр, хәтта Саба турында ишетмәгәннәр өчен дә кызыклы булырга тиеш.

Кызганыч, кайбер авторларыбызны күрә алмадым. Олы кешеләр бит. Әнә саллы шигырьләре, язмалары белән сөендерүче Хаҗәр апа Фатыйхова, Рәис абый Кыямов килә алмаган иделәр. Кәримулла Гатауллин газетабызның даими укучысы. Ул газетабызның авторларына киңәшләрен биреп торучы да икән әле, мин дә аның киңәшәрен алып кайтып киттем. Укучыларыбызның фикерләре безнең өчен мөһим...

– «Безнең гәҗит»не әтием бик яратып укый. Хәзер халык газеталарга күпләп яздыра алмый, мөмкинлекләр чикле. Ләкин «Безнең гәҗит» кулдан кулга йөртеп укыла торган басма. Аңа мәҗбүри яздыру да юк, халык үзе алдыра. Ветераннарыбыз атна саен китапханәгә җыела. Сөйләшәбез, аралашабыз. Өлкәннәрнең актив булуы, әле иҗат белән шөгыльләнүе мактауга лаек. Тормыш, яшәеш турында язалар. Безнең эшчәнлек турында да язгалыйлар, бу да безгә, китапханәчеләр өчен куаныч. Ветераннарның тәҗрибәсе бик мөһим бит бүген. Алар белән горурланабыз, – дип рәхмәтләрен җиткерде Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова.

 Саба районы «Өлкәннәр» клубы әгъзаларына, район китапханәсенә, Саба җирлегендә яшәп газетабызны язышучы «Безнең гәҗит»челәргә олуг рәхмәтләрем. «Өлкәннәр» клубында безнең авторларыбыз әгъза булып тору зур нәрсә, дип уйлыйм. Димәк, «Безнең гәҗит» берләштерә, гражданлык позициясен булдырырга ярдәм итә. Ә Сабада шундый актив позицияле, тормышка, вәзгыятькә үз карашлары, фикерләре булган, аны әйтергә курыкмаган ветераннар яши.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Байлар Сабасы

Комментарии