Күркәм холыклы гүзәл зат

Күркәм холыклы гүзәл зат

Аның тормышы алтын-көмешкә төренмәгән, тәхет белән дә бәйләнмәгән. Ә гап-гади, гомерен эшкә багышлаган, олыны – олы, кечене – кече итә белгән, авыл тормышыннан тәм табып яши белгән күркәм зат ул.

Энҗе апа Якупова – тумышы белән Актаныш районы, Чөгәнә авылы кызы. Бригадирның техника буенча ярдәмчесе булган әтисе һәм укытучы әнисе үрнәгендә кечкенәдән актив булып үсә, яхшы укый. 1972нче елдан туган авылы Чөгәнә клубында мөдир булып эшли. Аннан соң читтән торып Алабуга мәдәният-агарту училищесының театр бүлеген тәмамлый. 38 ел буе бер урында эшләп лаеклы ялга чыга. Энҗе апа эшләгән дәвердә авыл клубы гөрләп тора. Төрле кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәрә, смотр спектакльләрдә, концертларда алдынгы урыннарны бирмиләр. Утызга якын мактау кәгазе булуы нәкъ шулар турында сөйли дә инде. Партия, комсомол активисты да була, һәртөрле җәмәгать эшләренең үзәгендә кайный ул.

1979нчы елда авылның гына түгел, районның алдынгы механизаторы Алтаф абый Якупов белән тормыш корып җибәрәләр. Ике кыз үстерәләр. Кызларның икесе дә мәктәпне дә, югары уку йортларын да алтын медальгә тәмамлыйлар. Хәзер инде үзләре дә гаиләле.

Энҗе апаның 28 ел буена каенанасы Мәхтүмә апа, 30 ел каенатасы Ахунҗан абый белән килешеп, аңлашып яшәвенә дә сокланмый мөмкин түгел. Бу бары тик сабыр, тыныч холыклы хатын-кызларга гына хас сыйфат. Аларның фатихасын алып соңгы юлга кадерләп озатучы да ул.

Балалар, оныклар куанычында гомер итәм дигәндә генә Энҗе апа авырып китә. Ире Алтаф абыйга, кызлары Айгөл белән Алмазиягә аның сәламәтлеге өчен нык көрәшергә туры килә. Берничә катлаулы операциядән соң ул яңадан аякка баса, яшәргә көч таба. Шул вакытта аңа Актанышбаш авыл җирлегенең инвалидлар оешмасын җитәкләүне йөклиләр. Ул район инвалидлары белән куелган концертларны алып бара, җирлекнең спартакиадаларын оештыруга күп көч куя. Гомумән, гел хәрәкәттә. Өстәвенә, гадилеге, күңеленең матурлыгы белән башкалардан аерылып тора ул.

Хәзер дә кул кушырып утырмый Энҗе апа. Алтафына таяныч, балаларына, оныкларына ныклы терәк, һәркемгә сердәшче ул. Хуҗалыктагы эшләрдә иренә ярдәм итәргә дә көч таба. Буш вакытларында, дөньясын онытып, китап укый.

Әйе, ага да ага сулар, туктау да юк, тыну да юк. Кеше гомере дә шулай. Кемдер шул гомерне бик тынычта, рәхәтлектә үткәрә, ә кемдер исә нәкъ Энҗе Якупова кебек Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән төрле сынауларны кичеп, сыгылмыйча алга атлый. Андыйларның кылган гамәлләре бары изгелектә, игелектә. Алар, кешелек сыйфатларын, күңел матурлыкларын югалтмыйча, дөньяны яратып яшиләр. Аяныч язмышлы кешеләр барлыгын белеп, булганына шөкрана кылып, дөньяның матурлыгына сокланып яши белсәк иде.

Фәндия ГАЙНАНОВА,

Актаныш җирлекара үзәк китапханәнең

укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире

Комментарии