- 28.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №20 (25 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Фирдүс Гыймалтдиновның «Мин җинаятьчегә охшаганмы?» язмасы (21 июль, 2010) битараф калдыра алмады. Чөнки күптән түгел генә үзем дә шундыйрак хәлгә тарыган идем.
Мин Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институтында белем алам. Буш вакытларымда иҗат һәм журналистика белән дә кызыксынам һәм шөгыльләнәм. Шуңа күрә, Саҗидә Сөләйманова стипендиаты итеп билгеләделәр. Бүләкләү Казанда, Сәлих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында үтте. Икенче көнне «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең финал өлешенә барасы. Шуңа да тантанадан соң кире Әлмәткә кайтып, икенче көнне килгәнче дип, туп-туры Казанда яшәүче туганнарга – Волгоградская урамына барырга булдым. Бу хәл көз көне – 2009 елның икенче ноябрендә, кичке тугызлар тирәсе иде…
Утырып китәргә дә җайлырак булыр дип, «Кольцо» сәүдә үзәге янына кузгалдым. Андагы транспорт маршрутларын бик белеп бетермәгәнгә, «Кольцо» сәүдә үзәге янындагы хокук саклау пунктына кереп чыгарга булдым. Башта бер кыз: «Белмим», – диде. Чыгып барганда карыйм – каршыга бер төркем яшьләр килә. Артларыннан бер зур корсаклы милиционер бара. Мине дә шулар белән алып кереп китте бу. Кулда – бөтен документлар, сертификат, видеокамера. Барысын да бәйнә-бәйнә тикшерде – көн саен урлау да урлау, янәсе. Хәзер нәрсә, видеокамера һәм телефон документларын да үзем белән йөртергә тиеш микәнни мин?! Икенче милиционер чыгып: «Җибәр инде», – дигәч тә җибәрмәде. «Мне же скучно», – ди. Әле ярый иртәнгә кадәр камерага кертеп утыртмады. Шулайрак төрттереп тә алды әле, җитмәсә.
Мин һаман күренмәгәч, туганнар, әти-әни борчылып беткән.
Менә безнең данлыклы милиционерларыбыз! Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәсе урында, ни кыланалар. Ә шунда берәр нәрсә булса, кем җавап тота?! Бүләкләр күтәреп, шатлык-сөенеч белән кайтырга чыккан кеше кемгә нинди начарлык эшләгән?!
Мондый нәрсәләр, гадәттә, сержантлар тарафыннан эшләнгәнен күреп тә, ишетеп тә беләм. «Сержантка нәрсә, погоннарын салдыралар да участковый итеп куялар», – дигәннәрен дә ишеткәнем бар. Оят, кемнәрдән ярдәм сорыйбыз бит!
Шушыларга өстәп, тагын бер нәрсә язасым килеп китте. Кулымда – көтмәгәндә килеп кергән «БГ»нең 2009 елның 18 февралендә чыккан саны. 6нчы биттә бер-берсенә охшаш ике һәм алардан кала тагын бер мәкалә: «Милиция саклыймы, әллә кыйныймы?», «Кеше гомере 250 мең сум белән бәяләнде» һәм «Йә авызлыклап, йә ашатып ризалаталар». Әле бит бу шуның ише җинаятьләрнең бер өлеше генә. Бу вакытта, ким дигәндә, Җинаять кодексының 105нче «Үтерү» һәм 110нчы «Кешене үз-үзен үтерүгә алып барып җиткерү» маддәләре эшкә җигелергә тиеш. Ә алар күп очракта типкәләнгән көчек хәлендә генә йөриләр. Әлбәттә, намуслы милиционерлар күбрәк. Шуңа күрә, иң авыры аларга төшә дә инде. Чөнки шул намуссыз хезмәткәрләр бөтен милициянең дәрәҗәсен төшереп бетерде.
Менә шушы өч мәкаләдән соң НТВ каналындагы «НТВшники» телетапшыруының «Милицияне полициягә әйләндерү турындагы» закон буенча әзерләнгән тапшыруы искә төште. Дөресрәге, анда катнашкан актер Максим Аверинның сүзләре. «Милициягә эләгү престижлы һәм авыр булырга тиеш», – диде ул.
Шушыннан нәтиҗәне үзегез чыгарыгыз инде!
Айзат СОЛТАНОВ.
Әлмәт районы, Яңа Кәшер авылы.

Комментарии