- 28.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №20 (25 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Нинди генә кыенлыклар, ачлык, ялангачлык, хәерчелек күрергә туры килмәде сугыш чоры балаларына. Ул елларда кышлары да бик салкын булды бит аның. Хәтердә әле: суыклык 53 градуска җиткән бер көндә, 12 яшьлек бер малай белән ат җигеп, көлтәгә киттек. Кибән янына килүгә, тәртә бавы өзелде. Бияләй эченнән кулны чыгарып, аны һич тә бәйләрлек түгел. Сәнәк саплары боз белән капланган. Бу вакыйгадан соң инде 70 ел узды, шулай да 12 яшьлек малайның бөтен дөньяны каргап елавы әле дә хәтердә. Барлык авырлык сугыш чоры балаларына һәм хатын-кызларга төште шул. Яз җитү белән, бозлы кар суы ерып, яшүсмерләр һәм хатын-кызлар 30-40 чакрым җирдән күтәреп чәчүлек орлык ташыдылар. Аны кул белән чәчеп, кул белән урдылар. Ә алган икмәкне соңгы бөртегенә кадәр дәүләткә тапшырдык. Ә башкарган хезмәт өчен бер тиен дә түләнмәде. Хуҗалык рәисе 200 грамм ашлык өләшсә дә, аны төрмәгә утырталар, чөнки хөкүмәткә икмәк сату йөкләмәсе үтәлмәгән. Колхозчылар – иртәнге сәгать 3тән кичке 11гә кадәр басуда. Өй тулы бала-чага, сыер савылмаган, мал каралмаган. Өйдәге башка эшләр 7-10 яшьлек балалар өстендә. Әле шушы балалар малга кышлык печән дә әзерли. «Ухалла» арбасы тартып, урманнан агач ботаклары ташыйлар. Тагын шул истә калган: балалар ялан-аяк басуда йөреп, камыл өстеннән башак җыялар иде. Камыл очлы, үткен. Сабыйларның аяклары суелып, кып-кызыл канга бата. Үзебез яланаяк йөрсәк тә, фронтка күпме җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп җибәрдек. Черек бәрәңге ашап тамак туйдырдык. Ә икмәк тулысынча фронтка озатылды. Бөек Җиңүгә авыл халкының керткән өлеше бәяләп бетергесез. Ниләр генә күрмәде ул елларда тылдагылар. Ләкин хөкүмәтебез шуны бөтенләй онытты. Аларга хәзер бернинди ташламалар каралмаган. Без сайлап куйган депутатлар да, законнар кабул иткәндә, бу хакта онытмасыннар иде! Ул буын кешеләре арабызда бик аз хәзер. Шуңа, гомерләренең соңгы елларында булса да, кадер-хөрмәт күреп яшәсеннәр иде алар!
Оркыя ШАКИРОВА.
Кукмара бистәсе.

Комментарии