- 28.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №16 (25 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мондый көчле рухка чыннан да авырлык белән ышанасың. Равия апаның язмышы яшьтән үк сынаулардан гына торган кебек. Ул яшь вакытында заводта эшли. Эшләгәндә кулы станокка кысылып, операциядән соң зәгыйфь кала һәм яшь килеш инвалидлык ала.
Вакыт үтә. Равия апа кияүгә чыга. Равил абый белән аңа бала бәхете күрергә насыйп була: Кәрим исемле малайлары туа. Бала тапкан чакта аның хәле китә, йөрәге авырткалап ала.
Хастаханә юлында йөрү шуннан башлана да инде. Йөрәге авырткач, Равия апаның организмы көчсез кала. Ул ашый да, йоклый да алмый башлый; тәне тезләренә кадәр суына. Хастаханәгә баргач, табиблар: «Операцияне биш ел элек ясарга кирәк иде, сезнең хәзер исән калу мөмкинлегегез юк», – дип өметен өзмәкче була. Казанга тикшеренүгә баргач, аны операциягә чиратка бастыралар. Чиратсыз ясау өчен исә 400 мең сум акча таләп ителә. Андый акчаны гади кеше каян алсын? Равия апага үз вакытын көтәргә кала. Казаннан кайткач, хәле үзгәрми, аяк-куллары шешә. Кабат хастаханәгә барырга туры килә. Икенче табиб бүтән дарулар тәкъдим итә. Равия апаның хәле бераз җиңеләя.
4 ай узгач, Казан хастаханәсеннән: «Чиратыгыз җитте», – дигән хәбәр килә. Әмма исән калу мөмкинлеге бары тик 10% кына тәшкил итә. Шуңа күрә катлаулы операцияне Равия апа имзасын алып кына ясарга булалар. Табиблар алдында йөрәкнең 3 клапанын ясалмага алыштыру максаты тора. Операция уңышлы уза.
Өйгә кайткач, Равия апага атна саен анализ бирергә кушалар. Башта каны йә сыек, йә куе була. Әмма тора-бара кан нормальләшә. Шулай итеп Равия апа элеккеге яшәү рәвешенә кайта башлый. Ашарга пешерә, урамга чыккалый.
Әмма 7 ай узгач, эче бик каты авыртып, Равил абый «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртырга мәҗбүр була. Шәфкать туташы укол ясап китә. Икенче юлы шундый өянәк булса, янә чакырырга куша. Икенчесе озак көттерми. «Ашыгыч ярдәм» машинасында, киста дип, Равия апаны гинекология бүлегенә алып киләләр. Гинеколог аны хирургка җибәрә. Хирург исә кире бора. Шулай итеп, Равия апа кая барырга белми өзгәләнә. Ахыр чиктә, эче бик каты авырткач, участок табибына юнәлә. Табиб: «Сезнең сукыр эчәк шартлаган», – дип хәбәр итә һәм тиз арада Равия апага операция ясыйлар. Иренә дә, үзенә дә операциянең кая ясалачагын хәбәр итмиләр. «Моңарчы йөрәккә ясалган операция эзе үлекләгән», – дип соңыннан гына әйтәләр. Бик күп кан югалта Равия апа. Табиблар канның кайсы җирдән акканын да аңламый. Кан хәтта тиредән үк саркып чыга башлый. «Анестезиясез тегәбез, түзәсеңме?» – дип сорыйлар аннан. «Түзәм!» – ди Равия апа.
«Капельница» куялар. Берсен икенчесенә алыштырганда, аны юарга кирәк. Чисталык булмаганлыктан, Равия апаның куллары кабарып, зәңгәр төскә керә. Шешеп, бер бармагы бөгелмәс дәрәҗәгә җитә. Йөрәк тибеше 150гә менә. Йөрәк клапаннарын алыштыргач, Равия апа организмы өчен бу нормаль йөрәк тибеше була. «Мин даруның дүрттән берен генә эчә идем», – дип кисәтсә дә, табиблар аңа бер дару төймәсе бирәләр. Йөрәк тибеше бары тик 78гә кала, хәле начарая. Даруның йогынтысы беткәч, йөрәк тибеше кирәк кадәр күтәрелә.
Хәле яхшыра башлагач, Равия апа палатага ятарга теләк белдерә. Әмма табибы, йөрәк тибешегез артык югары, дип реанимациядән чыгармый. Таныш хирургка мөрәҗәгать итеп, ул, үз чиратында, консилиумҗыеп, аны палатага күчерергә мәҗбүр була. Равия апаның куллары исә барыбер шешкән килеш кала. Хәлен белергә килгән күрше хатын аны күргәч шакката. Равия апа сөяк белән тирегә генә калган. Пычак астында шуның кадәр ят әле син.
10 көнләп яткач, ул хастаханәдән чыга. «Шәфкать туташлары: «Син кайсы сугыштан калдың?!» – ди сорый иде», – дип искә ала ул. Яшь вакытында кулы яраланып, шуннан калган җөй, баласын ярып алганнан калган эз, йөрәгенә ясалган операция, корсак турысында әллә ничә операция эзе, куллары да һаман шешкән килеш кала… Сугыштан калмыйча, тагын каян шулкадэр яра эзе булырга мөмкин?!
Бүген Равия апаның хәле әйбәт. Табиблар аның организмының түземлегенә шакката. Могҗиза бит бу! Үзе һаман кешеләргә карата мәрхәмәтле булгач, ярдәменнән калдырмагач, күршеләре аңа булыша, төннәрен саклый. Әнисе, ире, улының һаман янәшә булуы да уңай тәэсир иткәндер. Равил абый хатынын ялгыз калдырмый. Һәр хатын-кызга шундый түземле ир кеше насыйп булсын! Хастаханәдә дә, өйдә дә авырган кешене карарга, аңа аеруча игътибарлы булырга кирәк бит. Әнисе Гөлфия һәм туганнары һаман куркуда. Равия апа белән хушлашу вакыты якынлаша, дигән уй аларның башын күп тапкыр әйләндергән. Хәзер инде, Аллага шөкер.
Яшәү теләге булгач, ничә тапкыр үлем кармагына эләксә дә, Равия апа җиңеп чыга ала. Алга таба хастаханә юлын таптарга язмасын аңа! Шулкадәр авырлыклар кичерсә дә, Равия апа көлү, шатлана белү сәләтен югалтмый, төшенкелеккә бирелми. Киресенчә, гомеренең һәр көне, сәгате, минутына шатланып, Аллага рәхмәт укып яши.
Яшәү ямен белергә кирәк. Беребез дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Без бары тик кунак кына. Һәрберебезнең үз вакыты. Шуңа күрә төшенкелеккә бирелмик. Шаян язгы кояшка елмаеп, һәр яңа туган көнне шатланып каршы алыйк.
Ильмира ХӘМИДУЛЛИНА.
Алабуга.
Үлем кармагында ,
Комментарии