Гармунчы Әзһәм

1942нче ел. Яшүсмер Әзһәм абый бик яшьли гармунда уйнарга өйрәнә. Җырларга да бик һәвәс була. Бервакыт ат җигеп, урманга утынга тәвәккәлли бу. Чыбык-чабыкны төяп бетерүе була, тирә-якка усаллыгы белән дан казанган урман каравылчысы Юнысның халык телендә «Алма-ата аланлыгы» дип йөртелгән яктан тарантаста җилдертеп килгәнлеге күренә. Әзһәм бар көченә атын авыл ягына куалый башлый. Каравылчы да моның артыннан. Авылга җитүгә, яшүсмер Әзһәм йөге, аты белән таудан чабып та төшә, шул уңайга туп-туры ачык ихаталарына кереп тә китә. Киң итеп эшләнгән лапасларына атын йөге белән бергә яшереп тә куя. Һәм кулына гармунын алып, капка төбенә чыгып, гармунын сыздырып җибәрә:

Кердем карурманнарга,

Калдым караңгыларга.

Каравылчы, аның янында атын туктатып, гармун тартып уйнаучы Әзһәмнән: «Утын төягән берәр кеше моннан үтмәдеме?» – дип сорый. Тегесе дә аптырап калмый, «Әле яңа гына моннан үтеп, тыкрыктан төшеп китте», – дип, авылның икенче очын күрсәтә. Үзе, берни булмагандай, уйнавын дәвам итә:

Кердем карурманнарга,

Калдым мин хәйраннарга…

Әзһәм абый, яше булуга карамастан, хәзер дә бик җитез. Кыңгыраулы гармунында үзенең яраткан көен суза. Гармуны – гомерлек юлдашы аның.

Дилбәр ӘХӘТОВА,

Актаныш районы, Югары Яхшый авылы

Комментарии