Әйтелмәгән хакыйкать

1945 елның язы. Җиңү көне якынлашып килә. Һәр бригададан берәр кешене колхоз идарәсенә чакырып алдылар.

– Колхозга район җитәкчесе Сабиров Хөснелгата Бөгелмәдән 15 центнер фураж алырга язу бирде, – дип сүз башлады колхоз рәисе Хәсән абзый. – 4 майда элеваторда булырга тиешсез. Сезгә бригададагы иң яхшы атларны тапшырдылар, ләкин ашатырга бирә алмыйбыз. Барганда кар астыннан чыккан үлән, кайту юлында алган фуражыгыздан унар килосын ашатырсыз!

Авылдан чыкканда көн аяз, матур иде. Әмма Иске Печмән авылына җитәрәк, бөтен тирә-якны томан сыман болыт каплап, вак кына яңгыр сибәли башлады. Буш арба тартып баручы “яхшы” атларыбыз еш кына туктарга мәҗбүр. Икенче көнне кичкә генә Бөгелмәгә килеп җиттек. Бәхетсезгә җил каршы, дигәндәй, яңгыр һаман туктамаганлыктан, элеватордан алган 300 кг фураж хәлсез атларга авыр йөк булды. Ике көннән Бөгелмәнең пычрак урамнарын ерып, аракы заводы буеннан үткән шоссе юлыннан чыгып киттек.

Сугыштан кулына җәрәхәт алып кайткан Нуришан абзыйның кола биясе белән минем туры алаша артык ябык булганлыктан, бергә килгән хәллерәк атлы иптәшләребезне алдан кайтарып җибәрдек.

Атларыбыз гел күтәрәмдә булмаса да, хәлләре шәптән түгел иде. Бер уңмаган – гел уңмаган, дигәндәй, алган фураж да кыздырып киптергән солы катыш борчак булып чыкты. Мескен хайванкайлар солылы борчакны сирәк төкле калын иреннәре белән авызларына алып әвәли-әвәли дә, чәйнәргә тешләре булмагач, коеп бетерәләр. Ә юл буйларында, басуларда ат кырып алырдай үлән юк. Өйдән үзебезгә алган бәрәңгене дә атларга ашатып бетердек. Ярый әле үзебез тук: ипи, бәрәңге булмаса да, йөктәге борчакны солы арасыннан чүпләп, тамак ялгап барабыз.

Арыган атка йөгән дә авыр, дип тикмәгә әйтмәгәннәр икән. Атларыбыз ял итә-итә генә бара. Аптырагач, без бер арбаны икәүләп бераз этеп барабыз да аннан шул рәвешчә икенчесен күчереп куябыз. Шулай җәфалана торгач, арттан килеп җиткән машинаның ишегеннән берәү башын тыгып: “Әйдәгез, атларыгызны туарыгыз да арбаларыгызны артына тагыгыз”, – дип кычкырды. Мин куркып калсам да, Нуриша абзый аларны машинага тагып, биш-алты чакрым ара китте. Шушы араны ике йөксез атны җитәкләп узу үзем һәм алар өчен ял булды. Ходайның рәхмәте, бар бит бу дөньяда мәрхәмәтле, ярдәмчел кешеләр, дим.

Шулай интегә-интегә пычрак ерып, берничә генә йорттан торган Соколка дигән рус авылына килеп җиттек. Әкрен генә сибәләп торган яңгыр астында атларны тугарып, болынга җибәрдек, ләкин анда да ашардай үлән юк диярлек иде.

Нуришан абзый берникадәр вакыт күшеккән атларга карап торды да: “Берәр кочак печән юнәтеп булмасмы”, – дип, авылга кереп китте. Озак та үтмәде, аннан бер чиләк бәрәңге күтәреп чыкты. Аны турап, атларга биргәч кенә, Нуришан абзыйның гимнастеркасыз калганын күрдем. Фуфайкасы астыннан эчке ак күлмәге генә күренә иде. Канлы сугыш еллары истәлеге булган гимнастеркасын Нуришан абзый атлар хакына бер чиләк бәрәңгегә алыштырган булып чыкты. Ләкин бу хакта сүз кузгатмады, мин дә аның авырткан җиренә тиясе итмәдем. Нуришан абзыйның өстендә фуфайка, минекендә атна буена сибәләгән яңгыр суын сеңдергән адәм күтәрә алмаслык соры чикмән, аякларда “чәчкә аткан” чабата. Шушы хәлдә, арбаларны этеп-төртеп, арыган атларны әйдәкләп, аякларны көч-хәл белән үзле пычрактан сөйрәп, әкрен генә алга барабыз. Урманны чыккач, вак ташлы ком сибеп ясалган шоссе юл Карабаш авылына алып төшә. Анда болытлар да югарырак күтәрелгән, сирәгәйгән сыман, тик вак яңгыр гына вакыты-вакыты белән сибәләп китә.

Бу елларда авыр тормышта яшәүчеләр бер Карабашта гына булмады. Шулай да анда иртә язда кар астыннан чыккан башакны җыеп, аны киптереп ашап, берничә агуланып үлгән, дип сөйләделәр. Безнең Чупай авылында да, агуланган икмәк ашап, авырган гаиләләр булды, шулай да үлем афәте әйләнеп үтте.

Бөгелмәдән чыкканга өч көн узгач, 35 чакырым юл үтеп, Габдрахман авылына кайтып җиттек. Атларны тугарганда, болытлар таралып, кояш байый иде. Фатир хуҗасы Фатыйма апа да кулларын маңгаена куеп: “Бу яңгырлар бик туйдырган иде инде, иншалла, кояш баюына караганда, иртәгә көн ачылырга тиеш”, – диде.

Иртән, өздереп уйнаган тальян гармун, яшьләрнең шатлыклы тавышына уянып киттем. Көн аяз, якты, әкрен генә җылы җил исеп тора. Бөтен дөньяга ниндидер хозур ямь таралган кебек. Нуришан абзый сиртмәле коедан су алып маташа.

– Әйдә, тор, тизрәк! Бүген Җиңү көне икән ләбаса, – дип, читләре ашалып беткән улактан атлар эчерә.

Нинди авырлыклар аша, ничә еллар өзелеп көтеп алган, мәңге онытылмас Җиңү бәйрәме! Нинди шатлык! Ләкин әтиемнең моннан ике ел элек сугыш кырында үлеп калганын белгән хәлдә, ниндидер могҗиза өмет иткән күңел, ышанычның соңгы чаткысының да сүнүен, шушы минуттан дүрт бәхетсез баланың мәңгегә әтисез, 33 яшьлек газиз әнинең тол калуын сизеп сызлады. Җаным-тәнем белән бу фаҗигане аңлап, сугышны ачы нәфрәт белән каһәрләп, кайгылы тирән уйга калдым. Күпме ятим бала, тол хатын, улсыз ана калды бу мәрхәмәтсез сугыш аркасында. Йөрәктә тирән яра булып кала торган коточкыч зур кайгы. Бу ярадан мәңгегә кан саркып торачак. Шулай да җанга якын җиңү хисе күңелне били.

Габдрахман авылы гөрли, шаулый, бәйрәм итә. Халык, төркем-төркем җыелып, Җиңү тантанасында чыгыш ясый, җырлый, бии. Юл кешесенең юлда булуы хәерле, дип, ялчыган атларыбызда кайтуга таба – Югары Мактамага юл алабыз. Зур мәшәкатьләр чигеп, Нурдидә апаларга кайтып җитә алдык. Ул, якты йөз белән каршы алып, атларга башак бирде. Безне дә буы чыгып торган бәрәңге һәм алабута кушып пешергән күмәч белән сыйлады. Яшүсмер дип, миңа йокларга урынны сәкегә җәеп бирде. Нуришан абзый ике арбаны бергә куеп, фуражларны саклап, йөкләр өстендә куна калды.

Иртән, Нурдидә апаның борчылып йөргәнен ишетеп, күзләремне ачарга берникадәр вакыт куркып яттым. Ул өйдән чыккан арада, тагын ни булды, нинди бәла-казага дучар булдык микән, дип уйлап, тиз генә торып киендем. Торганымны күреп: “Әй, иркәм, казалы булдык бит! Кола биягез үткән атнада гына бәрәңгегә алыштырып алган лакан өстенә егылып, аны җимергән. Ул гынамы соң әле, салкын булыр дип, иптәшең өстенә иремнең төсе итеп саклаган сары тунны чыгарып япкан идем. Төнлә белән яңгыр яуган да, тунны җебетеп, ярамаслык хәлгә китергән. Хәзер лакансыз да, тунсыз да калдым инде”, – дип үксеп-үксеп елый.

– Ярар, апа, бик кайгырма инде, нишлисең бит. Боларның хакын көзге уңыштан китереп түләрбез, – дип юатырга тырышып, атлар янына чыгып киттем.

Кола бияне күтәреп торгызган арада, күрше карты: “Бу атыгыз бик бетеренгән, пошкырмый да, кайтып җитә алырмы икән”, – дип, күңелгә шик салып куйды. Чыннан да, атларны җигеп, авылдан берәр чакрым ара үтеп, урман буена менеп җиткәч, моннан ары бу атлар белән барып булмаячагына шик калмады.

Нуришан абзый атын тугарып ташлады да, кола бия янбашындагы камыт кырган урыннарын сыпыргалап, муенына сарылган юеш ялларын бармаклары белән тарап: “Кайтыр юлга чыккач, ат та елдамлана, дигән борынгылар. Әмма, хайванкаем, син йөк белән кайта алмассың шул инде”, – дип, аның калтырап торган иреннәрен үпте, байтак кына кочаклап торды. Гаҗәпләнүемне күреп: “И-их, иркәм! Син аның кырыкмыш чагын күргән булсаң иде. Ул киң күкрәкле, озын койрыклы, баскан урынында биеп, чапканда тояк астыннан чаткы чыгара торган ат иде. Үзе янына миннән башка беркемне дә җибәрми, миңа гына ияреп йөрүче акыл иясе иде”, – дип, дымланган күзләрен читкә яшерде.

Шуннан соң Нуришан абзый йөкләрне саклап урман буенда калды, ә мин, ике атны җитәкләп, аларны алмаштырып килергә Чупайга кайтып киттем. Тик Миннебай авылын үткәч, кола бия бөтенләй хәлсезләнде. Бераз сөйрәп-тарткалап баргач, аны юл читендә калдырып киттем.

Колхоз рәисе Хәсән абзый йөкләрне алып кайту өчен, янгын сараенда торучы җегәрле ике ат биреп җибәрде. Ниһаять, ун көн дигәндә, авылга кайтып җиттек.

Тик күрәселәребез моның белән генә бетмәгән икән. Миннебай кырыннан кола биянең үле гәүдәсен генә алып кайта алдык. Йөкләребезне амбарга тапшырганда да 17шәр кг фуражның җитмәве мәгълүм булды. “Чулпан” колхозының чираттан тыш утырышында райком вәкиле тәкъдиме буенча: “Колхоз милкенә салкын карап, атын үтергән өчен, Салахов Нуришанның сыерын һәм ике сарыгын колхоз файдасына алырга, ә йөкчеләрдән җитмәгән фуражны көзгә бирәчәк икмәк хисабыннан тотып калырга”, – дигән карар кабул ителде.

Колхоз рәисе Хәсән абзый да, идарә әгъзалары да безнең файдага бер сүз дә әйтмичә, вәкил тәкъдиме белән килештеләр. Бәлки, идарә әгъзаларының башкача мөмкинлекләре дә булмагандыр. Хәлбуки, ул елларда кешегә һәр югалган килограмм икмәк өчен төрмә ишекләре ачык иде.

Күпме вакыт үтсә дә, үземне кичерә алмыйм. Искә төшкән саен, шушы авыр елларда йөрәктә калган ярам сызлый башлый. Чөнки Нуришан абзыйның кола бия өчен актык гимнастеркасын салып биргәнен дә, атын кочаклап елаганын да күргән бердәнбер шаһит идем бит. Ә мин үзебезне, бигрәк тә Нуришан абзыйны аклап, чын хакыйкать турында бер авыз сүз дә әйтә алмадым.

Гафу ит мине, Нуришан абзый! Авыр туфрагың җиңел булсын!

Рәис КАШАПОВ.

Алабуга.

Комментарии