- 28.01.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №4 (28 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Безнең гәҗит»нең 30нчы ноябрь санын («Б.Г.» №48, 30.11.2016) укый башлагач, «Безгә дә кыен иде» дигән язма башында үз исем-фамилиямне күрдем дә, тагын кемнең кытыгын китердем икән инде дип уйлап куйдым. Укый башлагач, аңлашылды: имәндә икән чикләвек. Минем «Безнең гәҗит»нең 7нче сентябрь санында («Б.Г.» №36, 7.09.2016) басылып чыккан мәкаләмә кайтаваз язган Ганзә Әюповага да ошамаган икән сугыш чоры балалары һәм сугыш чоры ятимнәре дип аерып язуым. Ничек атыйм соң, дөресе шулай булгач? Мин ул язмамны бигрәк тә Дәүләт Советы депутатларының колаклары ишетсен диебрәк язган идем. Газетаның 9нчы ноябрьдә чыккан 45нче санында («Б.Г.» №45, 9.11.2016) мин үземчә аңлатып та язган идем, анда сезнең сорауларыгызга да җавап бар.
Әйе, сугыштан аяксыз, кулсыз яки башка әгъзаларына зыян килеп, контузия алып кайтучылар һәр авыл саен бар иде. Нишлисең, сугыш аяусыз шул ул. Кемнең кем икәнен карап тормый. Алар шулай гарип булып кайтсалар да, тырышып-тырмашып, өйләнеп яки үзенең сугышка кадәр өйләнгән хатыны белән бишәр-алтышар бала табып үстереп, бакыйлыкка күченеп беттеләр шул инде. Сезнең әтиегез дә шундыйлар рәтендә икән. Авыру булса да, сез әтиегезне күреп, хәтерегездә саклыйсыз, каберенең кайдалыгын беләсездер, барып, догалар кыласыздыр.
Ә без әтиләребезнең сөякләре кайларда таралып ятканын да белмибез бит! Дөрес, мин «Хәтер китабы»ннан укып, әтинең Калуга өлкәсе Борятино районы Фомино авылындагы туганнар каберлегендә җирләнгәнен белдем. 2013нче елда ике улым белән өчәү барып, ул каберлекне табып, әтинең рухына догалар кылып кайткан идек. Әнинең кабере өстеннән туфрак алып барып, әти җирләнгән каберлек өстенә сиптек. Анда бернинди исем-фамилия дә юк. Бары тимердән ясалган бер бакча ишеге кадәр ишеккә «Бу каберлектә Фомино авылы җирләре өчен сугышучыларның җәсәдләре ята» дип кенә язылган иде. Шулай итеп, без үз бурычыбызны үтәп кайттык. Ә күпме кеше әтиләренең, абыйларының кайда ятканнарын да белмиләр, барып, дога да кыла алмыйлар. Ә сез әтиегезнең өегезгә кайтып, үз нигезендә вафат булуына, үз зиратыгызда җирләнүенә куаныгыз. Минем язганнарыма үпкәләп йөрмәгез, йөрәгегезгә авыр алмагыз. Без бит үзебезнең ачу-үпкәбезне шушылай язып, эчебезне генә бушатабыз. Без ул акчаларны, үзебезнең арт саныбызны күрә алмаган кебек, күрә алмабыз инде, шәт. Әнә Путин да еллык юлламасында безнең турыда бер сүз дә ычкындырмады. Шулай булгач, тыныч күңел белән йоклагыз, ярый әле сугыш ятимнәренә акча бирмиләр, дип.
«Безнең гәҗит»нең 26нчы октябрь санында («Б.Г.» №43, 26.10.2016) Буа шәһәреннән Зөлфия Кәримованың да «Бутамасагыз иде» дигән язмасын укып карагыз. Ул ханым да, нәкъ мин әйткәнчә, үзенең фикерен белдергән.
Мин үпкәләп язучыларга үпкәләмим, бары рәхмәтле генә булам. Газетаны укып, андагы язмаларга битараф булмаучыларга шатланам гына. Димәк, минем язганнарым кешеләрне уйландыра – алар укыйлар, фикерләрен җиткерәләр. Дөреслек бәхәстә туа, диләр бит. Кешенең нәрсә уйлаганын әйтүе начар түгел, минемчә.
Бер йортта биш бала булып, шул биш балада биш төрле холык. Аларның тормышка карашы да бишесенеке биш төрле. Ә «Безнең гәҗит»не укучылар 17 мең икән, димәк, шул кадәр үк холык дигән сүз. Минем язманы хуплаучылар булуына да, каршы килүләренә дә аптырамыйм. Аның шулай булачагын уйлаган идем инде.
Без сугыш вакытында кечкенә балалар идек бит инде, үзегез беләсез. Сугыш чорының нинди булганлыгын бик начар беләбез, ә сугыш арты еллары бөтен кешегә дә авыр булды. Ачлыгы да, юклыгы да бар кешегә дә эләкте. Бигрәк тә безнең шикелле, әтиләре сугыштан кайтмаганнарга. Сугыштан кайткан күп ир-егетләр һавалы булдылар, безнең ише үсмерләрне рәнҗетергә дә күп сорамадылар. Без – рәнҗетелеп үскән буын, шуны онытмасагыз иде.
Бу язмам белән берәүне дә рәнҗетергә теләмим. Катырак әйткән булсам, гафу итегез, йөрәк барыбер сыкрый ич, ни хәл итәсең…
Язманы төгәлләп, шуны гына әйтәм, әйдәгез, һәрбер язмадан гаеп эзләмик, ә бәлки анализлап карыйк: кайсы дөрес, кайсы дөрес түгел икәнлеген үзебезнең йөрәк аша үткәреп, ничек бар шулай кабул итәргә өйрәник.
Юныс ЗАКИРОВ,
Яшел Үзән районы, Зур Яке авылы

Комментарии