- 27.12.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №51 (20 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Менә быел да әниләр көне үтеп китте. Кемнеке исән, кемнеке юк инде. Исәннәрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз, рәхмәтләр әйтәбез. Бу һәркемнең үз эше, һәркем кулыннан килгәнчә котлый, хөрмәт итә.
Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районы башлыгы үзенең кул астында эшләүче хезмәткәрләренең әниләрен-әбиләрен инде икенче ел рәттән бергә җыеп, бәйрәмнәре белән котлый, кунак итә. Үткән елны Галиәсгар Камал исемендәге театрда булса, быел Яңа-Савин районының Габдрахман Әпсәләмов урамында урнашкан 179нчы мәктәбендә үтте бу матур чара. Мәһабәт бинага килеп кергәч тә кунакларны район хезмәткәрләре белән мәктәпнең ягымлы татар теле укытучылары каршы алды. Иң беренче итеп һәр кешене фотога төшерделәр. Аннан соң төркем-төркем җыеп, мәктәп буенча экскурсиягә алып киттеләр. Экскурсия рус һәм татар телендә алып барылды. Мәктәптә иң ошаган урын Габдрахман Әпсәләмовка багышланган музей почмагы булды. Анда Габдрахман Әпсәләмовның иҗаты, тормыш юлы һәм шәхси әйберләре белән таныштырдылар. Бу мәгълүматларны кунакларга бик оста итеп чиста татар телендә, татар телен аңламаганнарга урыс телендә 9нчы «В» сыйныф укучылары Гадел Садыйков, Айгөл Хәлиуллина җиткерде. Бу чын мәгънәсендә тарихи музей мәктәп хакимияте һәм татар теле укытучылары көче белән оештырылган. Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Албина Апсәләмованың да музей почмагын оештыруда ярдәме күп булган.
Экскурсия тәмамлангач, барыбызны да актлар залына чакырдылар. Анда район башлыгы җыелган кунакларны әниләр көне белән котлады. Шундый тырыш, эшчән балалар үстергән өчен, барлык аналарга да рәхмәтен җиткерде. Аларга исәнлек-саулык, киләсе елларда да шулай очрашуларны теләп калды. Котлаудан соң районнарыбызның иң сәләтле балалар коллективлары катнашында зур концерт булды. Бигрәк тә Динар Нуруллинның «Әниемә» дигән җыры күп аналарны кулъяулыкларын алырга мәҗбүр итте. Балалар гына түгел, танылган җырчыларыбыз Мурат Гайсин, Рөстәм Асаевлар чыгышларын да күрергә насыйп булды. Концерт тәмамлангач, кунакларны мәктәпнең ашханәсендә тәмле ашлар белән сыйладылар. Бу көнне район хакимиятенә, мәктәп коллективына рәхмәт сүзләре генә яңгырап торды.
Вакыйф КЫЯМОВ,
Казан шәһәре

Комментарии