- 27.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №51 (23 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Озак еллар «Чулпан» колхозында (Мамадыш районы) партия оешма секретаре, баш агроном булып эшләгән, туган ягына, төрле эчтәлектәге китапларга, дөньяви сәясәткә, авыл халкына гашыйк Хөҗҗәтулла Вәкил улы Хаҗивның үлем ятагында ятканда язып калдырган якты, уйланырлык истәлекләре турында ишетеп белә идем. Хәләл җефете Дамира Хаҗиевадан сорап алган язмалар, күңелемне маҗаралы әдәби әсәрдәй җәлеп итеп, үз эченә алып кереп китте. Авылыбызның бер чорының чын вакыйгалар шаһиты булган әлеге кулъязмаларны нәни белешмәләр сайланмасы дип әйтеп булыр иде. Биредә ахирәткә әзерләнгән аксакалның нәсел-шәҗәрәсе тәрҗемәи хәле, яшьлек истәлекләре, тормыш фәлсәфәсе, ул-кызларына соңгы нәсыйхәт-фатихалары…
Дамира Миңнехан кызы, аның улы Марат, кызы Чулпан һәм онык-туруннары рөхсәте белән, яшел шакмаклы тышлы 78 битле кенәгәдә тупланган әлеге язмаларның кайберләрен укучы игътибарына тәкъдим итәргә булдым.
ТУГАННАРЫМ – ҖАН ӨРҮЧЕЛӘРЕМ…
Мин 2002нче елның апрелендә авырып киттем. Казанда тикшерү уздым. Үпкәдә рак барлыгы беленде. 21нче майда операциягә кердем. Хастаханәдә яткан вакытта барлык туганнар да килеп хәлне белеп тордылар. Анда ятканда яныңа кеше килеп чыгуы бик тә күңелле була бит. Маратым 51 көн буена янымнан китмәде. Венера, Дамира, Вәфия, Ләйсән, Гүзәл, Миләүшә, Алсу, Гәүһәрия, Чулпанга рәхмәтем зур. Аларга теләкләрнең иң изгеләре. Минем авыру белән урын өстендә нишләптер озак ятарга туры килде, дарулар бик күп кирәк булды, ә тоткарлык тумады. Гүзәлнең, Луизаның тырышлыгы, ярдәмчеллеге, авылыбыз шәфкать туташы көнен-төнгә ялгаган Венераның, туганнарымның чиста күңеле, кешелекле һәм туган җанлы булуы гомеремне озынайткандыр инде. Аларга чын күңелемнән рәхмәт.
ТАЛЬЯН МОҢЫ, ЧЕРЕК БӘРӘҢГЕ ҺӘМ РЕВМАТИЗМ ӨЯНӘГЕ
Безнең Дусай әле мин белгәндә дә шактый зур авыл иде. Хәзер йортлар саны кимеде. Тормыш, яшәү шартлары үзгәрү тәэсир итәдер, яшьләр авылда калмый. Авылда пенсия яшенә җитүчеләр һәм сәламәтлекләре начар булганнар гына калып бара. Бүгенге көндә 73 хуҗалыкның мич торбасыннан төтен чыга, 16 хуҗалыкта торучы юк, йортлар буш. Элекке вакытта кешеләр ничектер үзгә иделәр. Үземне белә башлаган 1940нчы елдан бу якка таба анализлавым. Кешеләр күршеләре белән аралашып, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшәделәр. Вилдан бабайның балалары, оныклары, бер гаилә күк аралашып, кайбер көннәрдә 25-30 кеше җыйналып, көлешеп-сөйләшеп чәй эчәләр иде. Мондый шатлыклы көннәр 1960-65нче елларга кадәр барды.
Хәзер Сабантуйлары җиткәндә, бөтен авылда кунаклар җыю, тәрәзә ачып җырлашып утырулар турында сагынып сөйләргә генә калды.
Сугыш вакытында да, аннан соңгы елларда да көздән басуда калып өшегән черегән бәрәңге ачлы-туклы халыкның терәге булды. Басуларда, болыннарда әнис, кәҗә сакалы, кузгалаклар чыкканчы, ярымач халык басуда бәрәңге актарды, эзләде. Бала-чага, карт-карчыклар салкын үлемнән котылдылар, тик икенче яктан гомерлек чир – ревматизм белән бүләкләнделәр. Ни өчен дисәң, яз көне кию өчен чабаталарга күтәрмә тагалар, шуның белән язгы пычракта тубыктан салкын саз ералар иде. Ул бер генә көн, бер генә атна түгел, 1942нче елның языннан башлап, 1950нче елларның язына кадәр сузылды. Аякка күн, резина итекләр булмады, юк иде. Төп аяк киеме – чабата. Чабатаның нәрсә икәнен хәзерге балалар түгел, 1960нчы елда туганнар да белми. Моннан соң андый чор, вакытлар килмәсен, балаларның күңелләре китек булмасын, күк йөзе аяз булсын, берүк.
МОРҖАСЫЗ КЫШ ЧЫГУ
Тормышта шундый хәлләр дә була. Бер гаилә 1944нче елның кышында газаплы гомерләрен үткәреп яталар иде. Гыйнвар аеның бер салкын көнендә түшәм өстендә гөрелте тавышы ишетелә, түшәмнәре селкенә. Нәрсә булды икән, дип аптырашта калалар. Бераз хәл алгач, хуҗа хатын өйалдына чыгып караса, телсез кала. Нишләргә, салкын кыш уртасында тышкы морҗа җимерелеп төшкән. Түбәдән төшеп өйләренә кергәндә, аның тирән хәсрәте йөзенә чыккан иде. Ул: «Балакайларым, нәрсә эшлик, морҗа җимерелгән бит. Кайларда кышны үткәрик?» – дип эндәшерлек кенә көч таба. Озак уйлап торганнан соң: «Мин Тауиле авылына барып кайтам, анда Дусайдан күченеп киткән бер таныш гаилә яши, кышларга өйләрен сорап торам булмаса?» – ди. Балаларын өендә калдырып, көннең икенче яртысында юлга кузгала. Ул кире әйләнеп кайтканда, кич булган, караңгы иде. Ишекләрен ачуга, шатлыктан, өйләрендә кыш чыгарга рөхсәт итүләрен әйтә.
Ә көне буе ач торган балаларны тукландырырга, ашарга пешерергә кирәк, сәке астыннан бәрәңге чүпләп алып, күршеләргә кереп, бәрәңге пешереп алып чыкты һәм балаларны җыеп ашатып, йокларга яткырды. Икенче көнне иртән торып, ике баласы белән теге өйгә барып миченә яктылар, көне буе җылыттылар. Кичен төн кунарга җыелышып яңа урынга киттеләр.
Көннәр үтә торды, яз җитте, ә мичне төзәтергә кирәк бит. Хуҗа хатын күрше авылга морҗа торгызучыны белешергә китте. «Печнигы» тиз килеп җитте, карады һәм: «Сүтегез, яңадан чыгарабыз!» – дип кире борылды. Җыелышып мичне сүттеләр, кирпечләрен кырып-чистартып әзерләп куйдылар. Мич чыгаручы килде, өч көннән соң ул әзер булып, ягып та карадылар, яхшылап җылыттылар, әйбәтләп агарттылар. Шулай итеп, алар тагын тору урыннарына күчтеләр. Бу 1945нче елның май ае башлары иде. Өйдән өйгә күченеп йөрүче гаиләдә кемнәр булды икән, дисәгез, алты баласы белән ул минем әнкәй иде. Без кышлап чыккан өйнең хуҗасы Әхәт Вилданов белән аның хатыны Фәүзия апа иде. Ә җимерелгән морҗаны яңадан торгызучы Олыяз авылы карты Сәләхи абый булды.
ТӘКЪДИРЕҢӘ ЯЗЫЛГАН БУЛСАМЫ…
1948нче елның декабре. Бер егет белән кыз иртәнге якта ат җигеп урманга китәләр. Утын кисеп, чанага төяп, бәйләп ныгытканчы, кышның кыска көне үтеп тә китә, караңгы төшә. Алар урманнан чыкканда, буран күтәрелгән була, төне дә салкыная. Яшьләр Дусай юлына борылып елга кырыена төшеп җиткәндә, атларын туктаталар (элек ул елганы Корт елгасы дип әйтәләр иде). Күрәмсең, алар, салкын җилле буранда юлдан яздык, дип уйлаганнардыр? Чыннан да, буран юлны кар белән тутырган, юл катысы аякка беленә торган түгел. Шуның өчен атны туктатырга булганнар. Егет юл эзләргә китә, кыз бала ат янында кала. Йөри-йөри, егет Олыяздан ерак түгел таш юлга килеп чыга. Юлын табу сөенеченнәндер инде, яңадан Олыяз басуы буйлап урманга таба китә. Хәзерге вакытта Олыяз ташына аркылы салынган күперне чыккач, асфальт юлдан уң акка борылып карасаң, тау битендә бер чокыр күренә. Элек аннан өстә бер карама агачы да бар иде. Юл эзләүче егет атның кайда икәнлеген таба алмый. Шул агач төбенә утырып тәмәке көйрәтә, йөреп арыгандыр, күрәсең, йокыга китеп өшеп үлә. Ә ат янында калган кыз бала да чана янында өшеп дөнья куя.
Икенче көнне аларны эзләп табалар, әгәр атны туктатмаган булсалар, ул үз көенә барып яшьләрне өйләренә алып кайткан булыр иде. Исән калган малкайны җылы ат абзарында тотуның да файдасы булмады, башта аягыннан тояклары кубып төште, аннан соң дүрт аягын тәмам сузды.
МЕЖЕВОЙ БУЛУ УЕН ЭШ ТҮГЕЛ…
Июнь башлары иде. Иртә белән бригадир миңа Хәмизулла абый белән межевой булып тары чәчәргә барырга кушты. Ничек бармыйсың, бригадир синең белән олы кешечә сөйләшә бит!
…Хәмизулла абый, тубалын муенына киеп, орлык тутырып алды. «Әйдә, энем», – диде дә басу кырыннан чәчеп китте. Мин аның артыннан барам. Ул басуны бүлеп-бүлеп ала. «Энем, кара, семиналар кая кадәр төшкән, шуңа карап син алдан бар, мин артыңнан чәчәм», – ди. Мин шунда гына межевойның кем икәнен белдем. Көне буе эшләдек. 9 яшьлек малайның ничек арыганнарын сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Ярый әле аякларым өйгә кайтканчы түзде, сыгылып төшмәделәр.
УРА-А!.. БЕЗНЕҢ ӘТИЕБЕЗ КАЙТА!
1945нче елның ноябрь ахыры-декабрь башлары булгандыр. Әткәй кайта, телеграммасы бар. «Кукмара станциясенә итек, толып салып ат җибәрегез!» – дигән. Аты җигелгән, толыбы чанасына салынган, ә итеге юк кына. Әнкәй анда-монда йөгерә, итек эзләп күрше-күлән ишеген кага, ник бер кешедә киез итек булсын? Шуннан соң ул, түтәйләргә кереп чыгам, дип чыгып китте. Калын олтан салынып, озак вакыт киелгән, бер кием киез итек алып чыгып чанага куйды, ә малкай Кукмарага кузгалды.
Үзләре станциядән бик тиз кайттылар тагын. Әткәй толып та, итек тә кимәгән иде. Аякларында яловой итекләре ялт-йолт итә моның. Өстендә хәрби шинель. Ат чанасы артыннан җәяүләп кайтканда җылы була, җиңел кием генә кирәк. Кукмарадан урап кайткач, итекләрне хуҗасына алып керделәр. Түтәй кире алмаган: «Бездә аны кияр кеше юк, Вәкил кияү эшкә кияр. Итекләр өчен берәр нәрсә бирерсез», – дип өстәп тә куйган. Шулай итеп, берәүнең иске итекләре безгә күчте, һәм алар, бер киелмәсә дә, чүп булып йөри бирде.
Әткәй фронттан кайткач, озакламыйча, үзебезнең хуҗалыкта булган ватык-җимерекләрне төзәтә башлады. 1946нчы елның язгы эшләре төгәлләнгәч, беренче чиратта, ярым җимерек лапасны аякка бастырырга кирәк иде. Әти кирәк чагында балта остасы булды. Бик сораучыларга мичен дә әтмәлләп, чыгарып куйды. Көннәр шулай үтә торды. Әткәй ике көннең берендә лесник янына урманга барып йөри башлады. Төзелеш материаллары юнәлтү өчен, урманны кисеп, ташып куярга кирәк иде. Бер елга якын вакыт әзерләү эшләре белән үтте. Әзерләү сүзен әйткәндә генә җиңел. Әзерләгән агачны урманнан авылга ташуны шул чорда яшәгән кеше генә аңлый. Бер көнне колхоздан үгез сорап җигеп алып кайтсаң, икенче көнне үз хуҗалыгыңдагы савым сыерын җигеп урманга юл аласың. Әнкәй: «Алла хакы өчен, сыерыбызны азаплама инде, үзебезнең асрау малы бит ул?» – дип әткәйгә ялына иде. Сөтлебикәбезгә барыбер көнаралаш урман һавасы суларга туры килә иде. Ул шул рәвешле яңартыласы өй бүрәнәләренең күп өлешен алып кайтты. Калганнарын 1948нче елның кышында ташып бетерде. Аннан соң, акрынлап, әти берүзе бүрәнәләрне юнып бура җиткерергә тотынды, мүкләп, бер-бер артлы стеналарын да торгызды. Язгы чәчү башланыр алдыннан өй тышкы яктан тулысынча әзер төскә керде. Чәчү төгәлләнгәч, тәрәзә һәм ишек борысларын утыртырга кереште.
ТОРМЫШ ДӘВАМ ИТӘ!
Дамирә белән озын тормыш юлы кичердек. Бергә яши башлаганга 42 ел тулып китте. Күпме сулар акты, күпме гомер үтте. Быел сәламәтлегем бик какшады. Гомер елларын озакка сузып санарлык калмады, көннән-көн ул срок кыскара бара. Йөрәк еш борчый. Әле ярый вакытында укол кадап өлгерәләр. Йөрәк авыруы кешене бик тә вата, аның газабын авырткан кеше генә белә икән. Мин бик озак ятсам да, мине бик әйбәт карадылар һәм карыйлар. Менә тагын яз җитте. 68нче язым. Бакчаларда агачлар яфрак ярырга әзерләнә, су буйларында талларның яшелләнүен тәрәзәдән генә карап күрәм, бик тә матур вакытлар. Тракторлар гөрелтесе, халык эш белән мәшгуль, күңелләр күтәренке, шатлык йөзләргә бәреп чыккан. Тормыш дәвам итә…
Рафис ЗАҺИДУЛЛИН.
Алабуга шәһәре.

Комментарии