Туган авылда очрашу

Туган авылда очрашу

Ике елга бер тапкыр Моратовка авылында очрашып тору 1997нче елдан ук бик матур гадәткә әверелде. Авылыбыз таралганга ярты гасыр вакыт узып, нигезебез урыннары без күченеп китүгә үк җир белән тигезләнсә дә, ул безне ниндидер җылылыгы белән һаман үзенә тартып тора. Бөтен балачагыбыз шуның бәбкә үләнле урамында уйнап узгангамы, кендек каны шунда тамгангамы, тәүге адымнарны шунда ясагангамы, бер дә истән чыкмый туган авыл, туган нигез. Урманга карап урнашкан, бер генә урам булып тезелеп киткән өйләре, аның ихаталары – барысы да күз алдында.

Менә быел да, ягъни 2022нче елның 25нче июнь көнне, ул безне кабат үзенең сайрар кошлары, барлык төр җиләк-җимешкә бай булган урманы, хуш ис бөркеп торган шау чәчәкле болыннары, тургай тавышлары яңгыраган басу-кырлары, саф һавасы – гомумән, бер дә үзгәрмәгән гаҗәеп табигате белән каршы алды. Очрашу мизгелләрендә генә булган татлы хисләрне кәгазь битенә язып аңлата торган түгел. Төрле төбәкләргә таралган авылдашлар бу көнне ерак араларны якынайтып туган нигезләренә кайткан. Очрашу һәрвакыт ике араны урман гына бүлеп торган күрше Көчле Бүләк авылы халкы белән берлектә уздырыла. Бу ике авыл халкы элек-электән дустанә мөнәсәбәттә яшәгән һәм бу дуслык хәзер дә дәвам итә.

Быелгы җәй үзенең тотрыксыз көннәре, салкын яңгырлары, себер ягыннан искән көчле җилләре белән куркытса да, очрашу көнендә безне сөендереп, иртәдән үк кояш балкыды. Көн буена җылы һава сакланып, җиләс һавасы урман буендагы чебен-черкиләрне куркытып торды.

Бер-беребез белән кул бирешеп, кочаклашып күрешкәннән соң, якты хатирәләр белән уртаклашып, авылның зиратына барып әрвахлар рухына дога кылып, бераз күңелләребез бушанды. Очрашу матур табын артында дәвам итеп, һәркем үзенең пешереп алып килгән тәмле ризыклары белән бер-берсен сыйлап, уен-көлке, шигырьләр белән үрелеп барды. Көчле Бүләк авылында туып үскән Миңнегалимов Фазыл гаиләсе сарык чалып, зур казан асып сарык итеннән шулпа пешереп, кайнар аш белән авылдашларын сыйлады. Шулай ук үзебез балачакта чәй эчеп үскән борынгы күмер самавырында чәйләр кайнатып (анысын Тукай районы Суыксу авылыннан Әхмәтҗанова Фәһимә апа алып килгән), авылыбызның үткәненә тагын бер кат якынайдык.

Ни кызганыч, сөйләшеп сүзләр бетмәсә дә, санаулы минутлар бик тиз уза шул. Көннең узганы сизелми дә калды.

Ике авыл халкы арасында дуслык күперен югалтмыйча, күңелләребезгә дәва, җаннарыбызга тынычлык алып яшәрдәй очрашулар алдагы елларда да насыйп булсын дигән изге теләкләр белән таралыштык. Бары тик бер Аллаһым үзенең рәхмәтеннән ташламасын. Илебездә иминлек булсын. Амин.

 Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

 Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии