Катнаш никахлардан татар тумый

Катнаш никахлардан татар тумый

Элек бер оешмада эшләгән милләттәшемне очраклы рәвештә очраттым. Озак еллар күрмәгәнлектән, сүзләребез күп булды. Милли җанлы хезмәттәшем үзгәргән: улы марҗага өйләнгән, кызы урыска кияүгә чыккан икән. Балаларының башка милләт кешесе белән гаилә корулары турында горурланып сөйләргә тотынды ул. Аның сүзләрен ирексездән тыңларга туры килде. «Татарлар арасында соңгы елларда сәрхуш, айнымас ирләр күбәйде. Исерек ир белән газапланып яшәүче татар хатыннары арасында үз ишен бүген үк аек, акыллы урыска алыштырырга әзер торучылар да бар», – диде ул. Әңгәмәдәшем сүзләре белән һич тә килешмәдем. Аңа: «Хәзерге вакытта динебезгә караш уңай якка үзгәрде. Эчүчелеккә карата ислам дине белән христиан динендә мөнәсәбәт – җир белән күк арасы. Христианнарда бала туу да, үлгәннәрне искә алу да, дини бәйрәмнәр дә беркайчан да исерткеч эчемлекләрсез үтми», – дидем. Әңгәмәдәшем: «Татарның урыс арасына үтеп керүе милләттәшләребезне «өлкән агай» алдында гына түгел, дөнья алдында да таныта, урысны аз гына булса да татарлаштыра, күп кенә укымышлы, танылган урыс шәхесләренең каны татар белән катнашканлыгы турында газеталарда язылып тора…» – дип, «мине агарта» башлады. Шул сүзләрдән соң бу кешедән бөтенләй өметем өзелде, олы ир-атның милләт, аның гореф-гадәтләре хакында шундый сай фикер йөртүе мине шаккатырды. Башка милләт белән гаилә корган татар балаларының үзенең туган телен белмәүләре һәм белергә теләмәүләре андыйларны һич борчымый бит. Боларда милли үзаң, милли хисләр һәм милли горурлык юк. Димәк, татар фамилиясен йөртүче милләттәшләребез саны кимеячәк, «өлкән агай»лар арасында эреп югалачак. Кызганыч ки, Татарстанда чыга торган кайбер абруйлы татар газеталары катнаш никахларны хуплап мәкаләләр бастыра, андый никахлардан талантлы балалар туа дип, аңа мәдхия җырлыйлар. Бу катнаш никахларны арттыруга ярдәм итә түгелме соң?! Ә тел бетү белән, милләт тә юкка чыга бит! Иманым камил, башка милләт кешесе белән татар кушылудан беркайчан да чын татар тумаячак.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

сугыш һәм хезмәт ветераны.

Апас районы.

Комментарии