Бәрәңге күмәче дә ашадым, чабата да кидем

Хөрмәтле Рафаэль әфәнде Сальмушев! Сезгә Мамадыш районы, Олыяз авылыннан Гөлфирә Мөнипова хат яза. Телевизорым татарча күрсәткәндә, «Уфалла арбасы» җырын беренче тапкыр ишетүем иде, елап тыңладым, күңел тулып, җаннар өзгәләнде. Искиткеч моң, искиткеч сүзләр. Аны башка артистлардан тагын Нәфкатъ кенә башкара алыр, минемчә. Йөрәк түреннән чыккан тавышы белән.

Бу җыр һич искерми, гасырлар буена барыр әле, югалмасын гына. Монда премия иң беренче язучы һәм көен чыгаручылар Эльмира Флүн белән Илгиз Закировка, талантлы җырчы Габделфәт Сафинга бирелергә тиеш. Хәер, аны чын сәхнә әсәре итеп әзерләгән барча хезмәткәрләргә бирсәң дә, бер дә артык булмас. Бу җыр «Зөләйха», «Рәйхан», «Агымсу», «Көзге ачы җилләрдә» кебек халык күңеленнән һич тә китмәс, мәңге сакланыр.

Мин үзем 1948нче елны туганмын. Черек бәрәңге күмәче тәмен дә беләм, чабата да кидем. Әти тимерче иде, мәрхүм, иң авыр хезмәт иде ул. Арбалар ясый иде. Иван абый Тауиле авылы урысы иде. Татарча шәп белде, бергә дус-тату эшләделәр.

Бервакыт әнинең туган авылы Дусайга барабыз, мин арбада, әни тартып бара. Олыяз белән Дусай арасында чегәннәр урнашкан. Ике чегән кәрт суга. Вак-төяк бала-чага өермәдәй кычкырып килеп тә чыкты, мин утырган арбага утырмакчы булдылар. Әни бер генә кычкырды, тегеләр минутында таралды. Карт чегән дә нидер әйтте аларга.

Ул печән ташулар!.. Бала вакытта әрем урганда сул кулның чәнти бармагын кискән идем, эзе әле һаман да саклана. Ул җыр күңел түрендәге авыр да, якты да хатирәләрне, әти-әни белән тигезлектә яшәгән вакытларны искә төшерә, язганда да күңелем тула, елыйм.

Бу язманы яза башлауга, телефон шалтырады, Югары Козгынчыдан зур галимә Кәүсәрия апа Дәүләтова икән. Күптән хәлеңне белгәнем юк, ничек яшисең, ди. (Мин ялгыз, ятимәне хөрмәтләп, гел ярдәм итеп торучы, пәйгамбәрләр варисы әүлия зат ул Кәүсәрия апа. Аның әнисе – Югары Козгынчының Ак әбисе Миңямал апа Фәләхованы халык һич тә онытмый, истә тота). Мин аңа үземнең сезгә хат язуымны әйттем. Әй, ул арба, әй, ул арба, дип сөйләп китте, сезгә дә язам әле аннан ишеткәннәремне.

Васига апа белән әни бик дуслар иде, ди ул. Бергә урак урганнар. Васига апаның Камил исемле малае белән басуга арба тартып баралар, болар әле 3-4нче класста гына укый. Малны ашатырга кирәк, кышка азык әзерлисе бар. Камыл эт эчәгеле, Миңямал апа урак белән урган, Васига апа чалгы белән чапкан. Арбага төялгән камылны, печәнне өйгә хәтле алып та кайтасы бар, таулы җирләрдә Кәүсәрия белән Камил башта берсенең арбасын тигез җиргә тартып, азапланып менгезәләр, аннан икенчесенекен. Бу сугыш чоры балаларының ач, ялангач вакытларын бер Аллаһы Тәгалә һәм үзләре генә белгәндер.

Соңыннан, кияүгә чыккач, ире Мәгъфүр абый белән урманга сәрдә чабарга барулар, һаман шул арба тартулар. Эшкә барганчы, әбәт вакытында, эштән кайткач, тагын бер ялсыз печән чабу, ташу. Ярый әле шул арба булган, җәй буе арба белән печән ташып, печән әзерләгәннәр, мал асраганнар. Балалар үстерәсе, колхоз эшеннән каласы түгел.

Инде Миңямал апа да, ире Мәгъфүр абый да мәңгелек дөньяда, урыннары җәннәттә булсын, минекеләр дә гүр ияләре. Әнине Миңямал апа ахирәт дустым дия иде, мәрхүмә. Әүлия затның шулай әйтүенә бик сөенә идем. Васига апалар да мәңгелектә. Кәүсәрия апа районыбызның, Татарстаныбызның зыялы, хөрмәтле Ак әбие, әүлиясе булып балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә яши. Аны танымаган, белмәгән кеше юк, аның Аллаһы Тәгалә биргән сәләтенә сокланган кешеләр бихисап! Озын гомерле булып, сәламәтлек белән, урыны түрдә булып, һаман да яшьләрчә шат күңелле булып, гомер итәргә язсын, киңәш-ярдәменнән ташламасын, бергә-бергә аралашып яшик!

Гөлфирә МӨНИПОВА.

Мамадыш районы, Олыяз авылы.

Комментарии