Умарталы алан

Умарталы алан

Яраткан җырчыбыз Зөфәр Хәйретдинов башкаруында «Умарталы алан» җырын тыңлап, клип караганнан соң үземнең яшьлек хатирәләре булып күңел түрендә сакланган истәлекләрне яңарту теләгем туды. 1974-1985нче елларда гаиләбез белән эшләгән колхоз умарталыгы минем өчен иң-иң матур җирләрнең берсе иде.
Умарталыгыбыз урман аланында урнашкан. Урманда күбесенчә имән, усак, юкә һәм безнең регионнарда үсә торган башка агач-куаклар бар. Алан читләрендә үскән шомырт, балан, кыргый алмагач, миләш агачлары язын ап-ак чәчәккә күмелеп, умарталык аланын тагын да матурлата. Ямь өстенә ямь өстәп, шунда ук үскән гөлҗимеш куаклары язын аллы-гөлле чәчәкләре белән бал кортларын үзенә җәлеп итсә, көзен үзенең шифалы җимешләре белән кешеләрне шатландырды. Җыелмый калганнары кышын урманда яшәп калучы кошларга җим була иде. 
Урман Шәйхи исеме белән йөртелә. Якындагы Яуширмә авылында элек Шәйхи бай яшәгән, бәлки шуның белән бәйледер, тәгаен әйтүче юк. Урман зур түгел, ике сәгать эчендә җәяү әйләнеп чыгарга була. Шуңа карамастан, урман урман булып, чикләвек, гөмбә, җиләккә һәм дару үләннәренә бай иде. Тагын ул вакытларда бик мөһим булган утын, төзелеш өчен киртә, багана, такталык материаллары белән тирә-як авылларны тәэмин итеп торды.
Умарталык – урманны кисеп, умарта кортлары өчен ясалган махсус алан. Безнең очракта ул Яуширмә авылыннан 7 чакырым ераклыкта урман кырыенда, уртасында берничә каен, имән, алмагачтан кала, бер гектар чамасы булган буш урын иде.
Умарталык аланының матурлыгын үз күзе белән күрмәгән кешегә аңлатып бирүе авыр булса да, тырышып карыйм. Язын карлар эреп бетүгә, әлеге гектарлы аланны күмәкләшеп тырмалап, себереп, былтыргы яфраклардан, чыбык-чабыктан арындыргач, алан көннән-көн матурланып, яшел хәтфә үләнгә төренә. Беренче яз чәчәге умырзаядан соң мин белмәгән бик күп үләннәр, чәчәкләр аланны төрле төскә кертеп бизи. Болары язгы чәчәкләр булса, җәен печән чапканчы аланны аклы-сарылы ромашка, зәңгәр кыңгыраулар, тагын хисапсыз төрле төстәге чәчәкләр каплап ала. Үсемлекләр дөньясына тагын да матурлык өстәп иртә яздан сайрый башлаган кошлар җырына, урман шавына тәмам гашыйк булдым мин – ул вакытта 13 яшьлек яшүсмер егет. 
Аланы, умарталыгы булгач, умартачысы да булырга тиеш, диярсез. Ул эшне әтием Камалов Галимҗан Габдрахман улы башкарды. Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Яшьрәк вакытта төрле җаваплы эшләрдә эшләп, 1974нче елда колхоз рәисе соравы буенча колхоз умарталыгына эшкә алына. Бу һөнәр аның өчен белмәгән эш булмый, чөнки сугыштан соң умарталар карап дан тоткан Галләм бабайдан өйрәнеп, үзе умарта кортларын якын итә. Үз хуҗалыгында 4-5 оя умарта тотып, тәҗрибә туплаган әтигә бу эш ошап китә. Гадәттә, умарталыкта ике кеше – ярдәмчесе белән умартачы эшли. Сугышта сул аягын югалтып, 8 килограммлы протез белән йөргән әтигә җиңел булмагандыр ул вакытта.
Умартачы эше гади булып тоелса да, һәркем башкара торган эш түгел. Кош-кортны, мал-туарны карау, ашату гына түгел ул. Вакытында белеп карамасаң, кортларыңны югалтып, балсыз да калырга мөмкин. Шул ук вакытта умартачы чиста, пөхтә булырга тиеш. Беренчедән, бал кортлары чисталык ярата, кешедән дә шуны таләп итә. Икенчедән, бал һәм башка умарта продуктлары ашау өчен генә түгел, дәвалау өчен дә кулланыла. Эш кораллары, кием, савыт-саба, куллар һәрвакыт чиста булу зарур.
Умартачының эше ел әйләнәсе булса да, һәр яңа сезон умарталарны кышлаудан чыгарудан башлана. Бал кортлары өчен җиргә казып ясалган омшанниктан кортларны 13-15 градус җылы, җилсез көнне чыгарырга тиеш умартачы. Бу көн безнең урамдагы яшьтәшләрем өчен үзенә бер бәйрәм көне булып истә калган. Ел ничек килүгә карап, гадәттә, апрельнең беренче ял көннәрендә җыелышып китә идек урманга, умарта чыгарырга. Кем атка атланып, кем ат арбасы яки тракторга утырып иртән киләбез, чөнки юллар, буалар язгы ташулардан соң әле каралмаган. Хәзерге кебек йорт саен берничә машина да юк иде ул заманда. Бу эш җиңелләрдән булмаса да, бик кызык итеп оештырыла иде. Әтием учакка зур казан элеп аш пешерә. Пар чыгарып самавыр кайнап тора. Чәйне җәен үзебез җыйган урман үләннәреннән, тамырлардан пешергәч, эчеп туймаслык була. Олыраклар әтинең әче балын татыганнан соң кәефләнеп китеп, җырлап та җибәрә. Кайтканда һәрберсенә берәр рам кәрәзле бал бирелә. Ниндидер сәбәп белән кемдер килә алмый калса, аның әбисе: «Улым, балың бик тәмле була, көзгә минем малайны да калдырма», – дия иде.
Умарталыкта беренче эш – кортларның ничек кышлавын карап, тиз генә ярдәм күрсәтү чарасын күрү. Җитмәгәннәренә өстәп баллы рам, корт ипие (перга) бирү, җылыту, әнкәсе чыгасы барын белү кирәк. Һәр ояның номеры белән бу эшләр махсус журналга язып барыла. Бу 120-150 оядагы бал кортларының таныклыгы була инде. Анда шулай ук гаиләнең көче, ана кортның яше (ничәнче елгы) тырыш, ялкау, усаллыгы турында мәгълүмат теркәлә. 
 

Көннәр бераз җылынып, кайбер куак, агачлар чәчәк атып, кортлар нектар, серкә ташый башлагач, иң мәшәкатьле эш – кортлар кышлаган ояларны алыштыру башлана. Умарта гаиләсен чиста, коры ояга күчереп, иске ояда ана корт калмаганына инанып, калган кортларны төтен белән куып яңа ояга урнаштырасың. Кортлар кышлаган ояны кырып, мунчала белән юып, киптереп башка кортларны кертәсең. Көненә 15-20 оя алыштырсаң да, ун көн вакыт кирәк. Шул арада яңгырлы, салкынча көннәр булып, умарталыкка керә алмаган вакытлар була. Әйткәнемчә, һәрбер ояга вакытында ярдәм күрсәтү, карау бик мөһим.
Шулай итеп беренче караган ояларга кәрәз кую, киңәйтү эшләрен башкарырга вакыт җиткән икән. Тагын бер атна-ун көн ояларны икенче кат карап чыгарга китә. Май-июнь ае умарта кортларының ишәю вакыты. Кирәк булса, умарта санын арттыру өчен ояны бүлеп ясарга яки аерылган күчләр белән умарталыкны зурайтырга мөмкин. Күч – бездә ил аеру диеп атала. Монысы тагын да мәшәкатьле эш. Көненә бер үк вакытта 7-8, аннан да күбрәк ил чыгарга мөмкин. Урмандагы агачларның буе 15-20 метр гына булгандыр, менә шул агачларның иң очындагы ботакларга менеп сара ул күч дигәне. Йөгерә-чаба баскыч куеп, үрмәләп менеп җыеп бетерәсең генә, икенчесе, өченчесе чыга башлый. Кайберәүләре оядан чыгуга, туктамыйча, саубуллашып очып та китә. Мондый вакытта, ике-өч пот (50 кг чамасы) бал очты, дия иде әти. 
Тубалга җыелган кортларны кичкә хәтле караңгы, салкынча урында – омшанникта калдырабыз. Кояш батканда кортларны алдан әзерләп куелган ояга урнаштырып, күп бал җыюларын теләп каласың. 
Умартачының еллык өмете – бал җыю вакыты якынлаша. Безнең төбәктә ул июль башлары була. Һава торышы ничек булуга карап, бу бер-ике атна иртә яки соңрак башлана. Төп табыш вакытына умарта кортлары ишле, көчле булырга тиеш. Умарталык урманда булганлыктан, яздан көзгә чаклы чәчәк аткан үсемлекләр умарта кортларына җитәрлек нектар биреп тора. Ләкин һәр умарта гаиләсенең ел әйләнәсенә балалар үстерү, җылыту, очу, кышлау өчен 100-120 кг бал кулланганын истә тотып, анда күп бал бирүче агачлар, чәчү культуралары да булырга тиеш. Юкә иң юмарты, 40 еллык бер гектар юкә урманы бер тоннага якын нектар бүлеп чыгара. Ел да булмаса да, умарталык тирәсенә бал үләннәре – фацелия, донник, клевер да чәчелә. Чәчәк аткан вакытта карабодай басуы яныннан үткән кешеләр сизәдер – ничек хуш ис бөркелә аннан! Шул җылы кичләрдә умарта кортлары көндез ояга алып кайткан нектардагы суны парга әйләндереп, җилләткән вакытта бөтен умарталык аланына таралган хуш исне иснәп чәй эчәргә була иде.
Умарталык булгач, аның өе, ярдәмче биналары да булмый калмый. Ул буралган, зур булмаган өч бүлмәдән гыйбарәт иде. Зур бүлмә бал аерту, кәрәзле рамнар саклау урыны булса, уртадагысы эш инструментлары өчен склад иде. Өченче бүлмә аш әзерләү, ял итү, йокы бүлмәсе булып хезмәт итте. Бүлмәләрнең барысы да еллар дәвамында бал, төтен сеңгән киемнәр, балавыз, тома балавыз исе белән аңкый иде. Анда кереп карамаган кешегә аңлатуы авыр мондый хуш исне. Ул өйгә кереп, чәй эчеп, бер төн кунар өчен әллә ниләр бирер идем хәзер. 
Шуның өченме, башка сәбәпме, мин – җәйләр буе әтигә ярдәмче булып эшләгән егет, мәктәпне тәмамлагач, 1978нче елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының умартачылык бүлегенә укырга кердем. Бер ел укыгач, армия сафларында хезмәт итеп, 1982нче елда техникумны уңышлы тәмамлап, дипломлы умартачы булып, туган авылыма – үзенә магнит кебек тарткан умарталыгыма кайттым. Мин булмаганда бу зур йөкне әти-әнием, сеңлем һәм абый-апаларым тартты. Алар җәйге ял вакытларын балалары белән авылда яки умарталыкта уздыра иделәр. Башка вакытта да умарталыктагы эшләрне ике кеше генә җиңә алмый. Алай гына түгел, авылда зур хуҗалык: ике сыер, бозау, үгезләр, сарыклар, ике-өч оя каз, үрдәк бәбкәләре, әлбәттә инде 25-30 тавык. Җәйләрен шул ук санда, кайчак күбрәк тә, чебидән үстергән бройлер тавыклар һәм 25 сутыйлы бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы. Барысына да өлгерүче уңган әтием-әнием иртә таңнан сыер савып, көтү озатып, зур мичтә ипи пешереп, сөт аертып, бөтен эшләрне җайга салгач, ат арбасына азык-төлек төяп урманга, умарталыкка юнәләләр иде. Барганда авылдагы колонкадан яки юл уңаенда элеккеге Александровка янындагы икенче умарталыкта эшләүче Касыйм абый чишмәсеннән бер-ике фляга су алып барыла. Чөнки умарталыкта су, электр уты юк. Язын оялар юганда чокырга җыелган кар, яңгыр суларын файдалансак, эчү өчен 11 ел су ташыдык урманга. Эссе көннәрдә умарта кортларына эчү өчен 50-60 литр су кирәк. Җәйләрен юлда вакыт уздырмас өчен, мин күп вакыт умарталыкта кунып та калам. Караңгы төшкәнче эшләр башкарасың, аннан күрше Шонталы авылына йөргән кызым янына да барып кайтырга кирәк. Алты чакрым араны күп вакыт җәяү, велосипедта яки атка атланып, кайчагында әтиемә сугыш инвалиды буларак бирелгән «Запорожец» машинасында үтә идем. Җәйнең төннәре кыска. Таң атканда кайтып яткан гына буласың, әти килеп җитә. Умарталыкта беркайчан эш бетми. Рәт-рәт булып торган умарта ояларын әти көн дә диярлек иртә-кич карап уза. Чөнки һәр оя үзенчәлекле, кайсына рам өстәргә, корпус, магазин куярга кирәк. 
Печән вакыты җиткәч, кортларның очу вакыты башланганчы, иртәнге чык белән гектарлы аланны чабып чыгарга кирәк. Ә кортлар уяу, якынрак килгән чалгы тавышына чыгып, кирәгеңне бирәләр. Корт чагудан курыккан вакытлар үтсә дә, күбрәккә китсә, умартачының тәне дә тимер түгел. Шулай да берни эшләп булмый, бер кычкырып җырлап җибәрәсең дә чабуны дәвам итәсең. Ул печәнне әле киптереп, өеп тә куярга кирәк.
Умарталыкта кунган төннәргә кире кайтым әле. Кичке эшләрне бетереп, кызлар янына бармаган вакытта иң якын «дуслар» – «Альпинист» радиосы һәм Пират кушаматлы эт. Ул вакытта радио бердәнбер информация алу чыганагы. Хәзерге кебек күккә сыеп бетмәслек күп «йолдызлар» әле ул вакытта юк. Без Илһам абый, Әлфия, Зөһрә апалар җырын тыңлап үскән буын. Сәхнәләргә чыкмасам да, үзем бераз җырлап, гармунда уйнап күңел юатам. 
Умарталык яныннан күрше Алексеевск районы авылларыннан Чистайга бара торган юл үтә. Шул юлдан үтүчеләр умарталык яныннан узганда: «Хозяин, дайте воды попить», – дип сораса, әти: «Бар, улым, бал белән чәй эчерт юлчыларга», – ди иде. Килгән кешене беркайчан борма, диеп өйрәтте. Киткәндә ул юлчылар рәхмәт әйтеп, үзләренчә дога кылып, безгә саулык, кортларга күп бал җыюны телиләр иде. Ул теләкләр кабул булды, чөнки үзебез сау-сәламәт булып, ел да мул уңыш ала идек кортлардан. Сүз уңаеннан, 1983нче елны райондагы 57 умарталык арасыннан беренче урынны алып, «Днепр» мотоциклына ия булдым. 1984нче елда икенче урынга Ессентукидагы санаторийга юллама бирделәр.
Яздан башлап умарта кортларына тиешле хезмәт куйгач, килеп җитә бал суырту вакыты. Безнең якларда ул борчак урагына төшеп, беренче олаулар ындыр табагына кайткан көннәргә туры килә. Авылда ике умарталык булып, аннан килгән бал да колхоз складына тапшырыла. Колхозда эшләүчеләр чиләк-көянтә белән складка бал алырга килә. Умарталар урманда торгангамы, башка сәбәп булганмы, күбесе Галимҗан балын сорыйлар, ди иде склад мөдире Миңнегөл апа.
Бал аерту процессына тукталып узмасам, язмам тулы булмас. Август айларында умарталыкта, көченә карап, ике-өч корпуслы ояларда өлгергән бал белән тулган кәрәзләр тора. Без әти белән агач черекләрен яндырып төтен чыгара торган төтәгеч, өтерге, умартачы пычагы, щетка алып, өстебезгә халат, битлек киеп кереп китәбез «фронт»ка. Чөнки бу вакытта табигатьтә үсемлекләр нектар бүлеп чыгаруны азайта. Керем булмагач, кортлар һәр рам өчен көрәшә, ягъни саклану инстинкты белән безгә укларын «ата». Ул баллы рамнарны махсус арбага куелган тартмага төяп, аерту урыны булган бүлмәгә алып керәбез. Монда башка операция башкаручылар эшли. Алар чәйнектәге кайнар суда торган махсус пычак белән пичәтләгән балны ачып, бал аеру аппаратында (медогонкада) әйләндерәләр. Монда да бик җаен белеп әйләндерергә кирәк. Кызу булса, рам ватыла. Әкрен әйләндерсәң, бал чыгып бетми. Медогонкада җыелган хуш исле җылы бал флягага агызыла. Якынча һәр оядан 35-40 кг бал алып, колхозга 2,5-3 тонна бал тапшыра идек.
Колхозның икенче умарталыгында эшләгән Касыйм абый белән Сәгыйдә апалар да бик тырыш кешеләр. Үткәндә бер-беребезнең хәлен белеп, киңәшләшеп эшләдек. Аларның өч уллары хәзер дә бал кортлары белән эш итә.
Эшләр бераз азайган вакытта туганнар, дуслар белән җыелып, кунак булу гадәте бар иде умарталыкта. Учакта төрле ашлар пешереп, самавырдан мәтрүшкәле чәй эчеп, гармун уйнап, җырлап утырулар сагынып сөйләргә генә калды. Әче бал, медовуха гомер-гомергә умартачының визит карточкасы булгандыр. Умарталыкка кунакка килгән кешеләр хуш исле шифалы бал белән чәй эчеп кенә чикләнми. Әтиемнең пергалы кәрәзле балдан ясалган эчемлеген татып караган кешеләр аны хәзер дә мактап искә ала. 
Бал кортлары татлы балдан кала кеше өчен бик файдалы булган чәчәк серкәсе (корт ипие), ана сөте, тома балавыз, балавыз ясап чыгара. Шулай ук чаккач авырттыра торган корт агуының да дәвалау сыйфаты бар. Аяк-кул, буыннар авыртканда чамасын белеп кенә бал кортыннан чактырып савыккан очракларны күп күрдем.
Үзем дә ничә ел кортлар карап, җаныма, тәнемә сихәт алам. Туганнарны, дусларны үзем җитештергән бал һәм башка төр бал корты продукцияләре белән сыйлыйм. Мине шундый һөнәргә өйрәткәне, бал кортларына мәхәббәт уятканы өчен әтиемә рәхмәт. Соңгы елларда бу һөнәргә игътибар азайды. Моңа берничә сәбәп бар. Шуларның берсе – кырларны агулы матдәләр белән эшкәрткәндә бик күп бал кортлары һәлак була. Икенчесе – башка төр туклану продуктларына бәяләр артып торса да, бал бәясе ничә еллар үзгәрешсез, өч литрлы банкасы 1500 сум. Бернинди шифа, дәвага ия булмаган конфет, торт күпкә кыйммәтрәк тора. Бал һәм башка умартачылык нигъмәтләренең файдасын аңлап бетерми хәзерге яшьләр.
Бу җәйләрдә дә бал кортларыннан мул уңышлар алырга дигән теләктә калып, сезне Чистай төбәге Яуширмә авылына кунакка көтеп калабыз.
Үзебезнең умарталы аланыбызга багышлап язылган шигырь тәкъдим итәм укучыларга.
Басып торам алан уртасында,
Еракларга китә уйларым.
Яшьлек елларына кайтам шулай,
Барлар өчен үткән елларны.
Умарталык, гади умарталык,
Унбер җәем синдә үтте бит.
Сагынамын яшьлек елларымны,
Һәр мизгелгә кат-кат тукталып.
Әти-әни, туганнарым белән
Үткәрдек без эшләп җәйләрне.
Сирәк кенә киләм бу урманга,
Үзгәргәнме алан, без дәме?
Шул ук имән, юкә, ак каеннар
Үсә шаулап синең тирәңдә.
Кырык елдан артык гомер үткән,
Үткән гомер сизелмәде дә.
Учак янган җирдә чирәм үскән,
Умартачы өе юк инде.
Сандугач сайравы, урман шавы
Калды мәңге минем күңелдә.
Аллы-гөлле, зәңгәр чәчәкләргә
Күмелә иде җәен бу алан.
Арба узган эзләр томаланган,
Бал исе дә беткән, таралган.
Бал кортлары гөжләп тормый,
Умартачы киткән, югалган.
Без йөрегән сукмакларда хәзер.
Йөри, поши, төлке, куяннар...

Кайнар сәламнәр белән 50 ел бал кортларына тугры булып калган Рәхим КАМАЛОВ,
Чистай районы

Комментарии