Син безне каян беләсең?

«Безнең гәҗит»нең 8нче август санында (№32, 2018 ел) Казаннан Рәис Мөкатдисовның «Бертуган Касыймовлар урамы серләре» дигән басманы укыгач, хатыным – Касыйм кызы Рәхиләнең бертуган абыйсы Илдус белән булган бер кызыклы вакыйга искә килеп төште.

Бу хәл Рихард Зорге урамыннан трамвай йөри башлагач булды. Без үзебез ул вакытта шушы урамдагы 44нче йортта яши идек. Илдус авылдан килешли, энесе Әнәсләргә туктала. Алар да шул ук Р.Зорге урамындагы тулай торакта торалар иде. Аларда сыйлангач, чәйләр эчкәч, безгә килергә чыга бу. Энесе, өченче тукталышта төшәрсең, дип озатып кала. Алардан соң өченче тукталыш «Братьев Касимовых» дигәне. Илдус тукталышларны санап бара. Өченчесенә җитәрәк, ишек янына килеп баса. Шунда аның янына бер салмышрак ир-ат та килеп баса да, русчалатып: «У Братьев Касимовых будем выходить?» – дип сорый. Илдус әллә инде «будем выходить?» дигән сорауны аңлап бетерми, тегенең үзенә кайтарып сорау бирә: «Откуда ты моих братьев знаешь?» Тегесе: «Как не знаю, я здесь живу», – дип жавап биргәч, «Может ты и Вакифа знаешь?» – дип сораган. Тегесе тагын: «Знаю, знаю и его знаю», – дип әйткән ди.

Трамвай тукталышка килеп туктый, ишекләр ачыла, икесе дә трамвайдан төшеп, ике юл белән китеп баралар. Илдус безгә килеп кергәч: «Трамвайда безне, Вакыйфны белә торган кешене очраттым. Сөйләшеп торырга вакыты булмады, ахрысы. «Извини», – дип әйтте дә китеп барды», – дип сөйләгән иде.

Касыйм бабай гомере буена Балык Бистәсе районының Казаклар авылында яшәде. Бөек Ватан сугышы ветераны, алдынгы тракторчы, комбайнчы, Мәскәүгә 3нче авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең съездына депутат булып барган кеше. Биш малай, ике кыз тәрбияләп үстерде. Касыйм бабайның 3 улына – Әнвәр, Илдус, Әнәскә бу язма дога булып ирешсен.

Мин үзем дә әле бу язманы укыганчы бертуган Касыймовларның тарихын, бу тукталышның, урамның ни өчен алар исеме белән аталганын белми идем. Үзебезнең каһарманнарыбызны, динебез-халкыбыз өчен җан атып йөргәннәрне белергә кирәк шул. Бу язмам басылып чыкса, газета укучыларыбыз да үз фикерләрен әйтерләр. Бәлки Бертуган Касыймовлар урамы тукталышы турында тагын берәр кызыклы вакыйгалар бардыр.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии