Остазым сагындыра

Остазым сагындыра

Әгәр исән булса, ошбу елның августында да без, чорыбызның күренекле әдибе, әдәбият галиме, мәгърифәтче, публицист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил исемендәге республика бүләкләре иясе, «Почет билгесе» ордены кавалеры Рафаэль Әхмәт улы Мостафин белән бергәләп, Казан Кремле каршындагы мемориаль үзәктә, җәлилче-кормашчы каһарманнарны искә алуга багышланган «Хәтер җыены»нда катнашып, чыгышлар ясар идек. Ни кызганыч, моннан биш ел элек – 80 яше туларга нәкъ бер ай калганда – күңелләрне бик нык сызландырып, көтмәгәндә-уйламаганда, бакый дөньяга күчте ул…

Эзтабарлык өлкәсендә иң хөрмәт иткән остазларымның берсеннән саналучы Рафаэль ага Мостафинны сагынганда, мин еш кына аның китапларын кулыма алам, алардагы һәр сүзне, һәр җөмләне хәтеремә сеңдереп калдырырга тырышам. Әлеге уникаль шәхеснең һәр язган әсәре – Чын Дөреслек турында тарихи-документаль дәреслек ул. Дөресрәге, Тормыш академиясе сабакларыннан торган дәреслекләр! Рафаэль Әхмәт улы аларны гаделлек сөюче тынгысыз йөрәге, хәтере иләге аша үткәреп, җан җылысын, күңел яктысын сеңдереп язган. Киң колачлы иҗатчы-әдип үткәндәге тарихыбыз, шәхесләребез, бүгенге яшәешебез һәм киләчәгебез турында да ныклап уйлана һәм укучыларыбызны да, гамьсезлек-гафләт йокысыннан уятып, һәрчак уяу булырга, битарафлыкка, гаделсезлеккә юл куймаска чакыра.

Мөхтәрәм өлкән каләмдәшем Рафаэль Әхмәт улы белән озак еллар дәвамында үзара аралашып-аңлашып яшәвебез, өстәвенә бер үк бинада (хәзерге «Идел-Пресс»та) янәшә бүлмәләрдә эшләвебез безне рухи яктан тагын да якынайта төште. Шуңа күрә Остазымның гыйбрәтле үткән тормыш юлы да миңа шактый яхшы билгеле иде.

…Мәгълүм булганча, Рафаэль Әхмәт улы 1931нче елның 14нче маенда Татарстанның Баулы шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Урта мәктәптән соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала (1949-1954), аннары берничә ел дәвамында Баулы урта мәктәбендә – укытучы, комсомолның Баулы район комитетында – секретарь, Воткинск (Удмуртия) шәһәр-район газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1957-1960нчы елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аны уңышлы тәмамлагач, Мәскәүдә чыга торган «Литература и жизнь» газетасының Идел буе төбәкләрендәге махсус хәбәрчесе һәм 1961нче ел ахырыннан 1963нче елның мартына кадәр Казан телестудиясендә әдәбият-сәнгать тапшырулары бүлегенең баш мөхәррире хезмәтендә була. 1963-1968нче елларда Р.Мостафин әүвәл Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе, аннары өч ел чамасы «Казан утлары» журналының һәм 1991-1997нче елларда иҗтимагый-сәяси һәм гыйльми басма – «Татарстан» журналының баш мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта, 1959нчы елдан башлап, Казан дәүләт университетының әдәбият һәм журналистика кафедраларында укытучылык вазифаларын башкара. Гомеренең соңгы елларында ул «Татарстан» журналының сәясәт бүлегендә мөдирлек итте.

Рафаэль Әхмәт улының олы әдәбият мәйданына аяк басуы узган гасырның илленче еллары ахырына һәм алтмышынчы еллар башына туры килә. 1962нче елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителгәч, Р.Мостафин, агымдагы әдәби хәрәкәткә караган тәнкыйди эшчәнлеге белән бергә, каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча киң колачлы тарихи-гыйльми тикшеренүләр алып бара.

1971нче елда «Муса Җәлилнең Моабит чоры тормышы һәм иҗаты» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алгач, Рафаэль Әхмәт улы бу өлкәдә иҗади эзләнүләрен тагын да киңрәк җәелдереп җибәрә: архив киштәләрендә казына; төрле илләрдә яшәүче күп кенә кешеләр белән бәйләнешкә керә; Германиядә иҗат командировкаларында булып кайта. Җәлил эзләреннән Волхов сазлыклары аша җәяүләп уза һәм нәтиҗәдә патриот шагыйребезгә һәм аның көрәштәш дусларына кагылышлы күп кенә яңа фактларны ачыклый. Нәтиҗәдә, Рафаэль ага Мостафинның дистәләрчә китаплары татар, рус, немец, башкорт, казах, әзәрбайҗан, молдаван, украин һ. б. телләрдә дөнья күрә, ил-дөнья күләмендә танылу ала.

Тынгысыз җанлы, якты күңелле Рафаэль Әхмәт улының турыдан-туры булышлыгы белән, Муса Җәлилнең исән калган дуслары-көрәштәшләре Рушад Хисаметдинов, Әмир Үтәшев һәм Фәрит Солтанбәков белән мин дә якыннан танышып, дуслашып киттем. Остазым белән бергәләп, Фәрит Сәхиулла улының «Эш күрсәткән ирне Ил онытмас…» («Мужество останется в веках…» Казан, 2011) дигән исемдәге 240 битле китабын редакцияләүдә һәм нәшер итүдә дә турыдан-туры катнаштык. Татар һәм рус телләрендә дөнья күргән әлеге китап күпләгән күңелләрдә зур кызыксыну уятты. Чөнки анда автор үзенең иң якын дуслары Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов турында бик кызыклы һәм уйланырлык мәгълүматлар китерә. Безне авторның шул каһарманнарның берсенә – быел май аенда бер гасырлык юбилее билгеләп үтелгән кадерле яшьтәшенә кагылышлы истәлекләре нык уйландыра. Шул китаптан биредә кайбер өзекләр китерәм:

«…1950нче елларның урталарында һәм ахырларында матбугат битләрендә җәлилче каһарманнар турында истәлек-язмалар күренә башлагач, «Идел-Урал» легионында, Едлинода бергә булган иптәшләребезнең кайсыдыр тарафыннан саксыз рәвештә: «Абдулла Батталовның, үзе дә сизмичә, сатлык җан Ямалетдиновка артык ышануы, аны тизрәк үз ягыбызга аударырга теләве, фашистларга яшерен оешма эзенә төшәргә ярдәм итте кебек», – дигән ялгыш фикер әйтелә.

Менә мин хәзер, төннәр буе йокламыйча, А.Баттал турында еш уйланам – аңа карата әйтелгән хаксыз сүзләрне тәмам юкка чыгарып, намуслы, пакъ исемен сөйгән халкыма кайтарырга телим.

Кайбер истәлекләрдә язылганча, Абдулла Баттал соңгы мәртәбә Берлинга листовкалар алырга хыянәтче Ямалетдинов белән бергә бара, диелә. Бу – дөрес түгел!!!

Минем яхшы белүемчә, Баттал Берлинда нибары ике мәртәбә булды. Беренчесендә – М.Җәлил чакыруы буенча – А.Алиш фатирына «визит» ясаганда, икенчесендә – Тергартен зоопаркына сәяхәт кылганда… Һәр ике баруында да Абдулла Берлиннан аякларын авырттырып (әйткәнебезчә, аның аяк бармаклары юк, шуңа һәрчак аксабрак йөри иде), арып-талчыгып кайтты. Шуннан соң Кормаш аны, Берлин белән ике арада йөрүдән тулысынча азат итеп, лагерьда яшерен оешманың элемтәчесе-күзәтүчесе сыйфатында файдалана башлады…

«Берлинда булганда Батталны Ямалетдинов күзәтеп йөргән», – дигән сүзләр белән дә һич килешә алмыйм. Чөнки гестапоның «Идел-Урал» легионындагы «I-це» бүлегендә теге яки бу кешене күзәтү өчен аерым шымчылары булган. Әйтик, шул ук Ямалетдиновка Җәлил белән Кормашны күзәтү йөкләнсә, Исхаков исә Сәйфелмөлеков белән Батталны тикшереп йөрергә тиеш була (Бу хакта күренекле язучыбыз Рафаэль Мостафин үзенең 1982нче елда Казанда басылган «Өзелгән җыр эзеннән» дигән мәгълүм китабында, документларга таянып, бик тәфсилләп сөйли (206–207 б.).

Изображение удалено.

Инде лагерьда төннәрен листовкалар тарату мәсьәләсенә килсәк, А. Баттал һәрчак бу операциядә безне саклаучы-күзәтүче буларак катнаша иде. Куркыныч-мазар янаган очракта, Абдулла үзенең кул хәрәкәтләре белән шул хакта белдереп яисә төн кошы булып сайрап-сызгырып, тавыш биреп, безне күп мәртәбәләр дошман капкынына эләгүдән коткарды.

Соңыннан, гестапочылар тарафыннан кулга алынгач та, фашистлар өчен «теш үтмәслек каты чикләвек» булды ул. Гайнан Кормаш кебек, Муса Җәлилнең дә иң ышанычлы дусларыннан берсе иде Абдулла Баттал. Шуңа шагыйрь үзенең атаклы «Моабит дәфтәрләре»нең берсенә 1943нче елның декабрендә теркәгән исемлегендә 12 патриот арасыннан Батталны дүртенче кеше итеп яза һәм: «Болар татар легионын таркатуда, совет фикерен таратуда, күмәк качу оештыруда гаепләнәләр», – дип билгеләп үтә…»

Франциядә җәлилчеләрнең яшерен оешмасы җитәкчесе булган атаклы макизар Әмир Үтәшев турында чын дөреслекне ачыклау һәм намуслы исемен халыкка кайтару буенча да зур эшләр башкарды Рафаэль Әхмәт улы. Аның шул тынгысыз эзләнүләрен дә, гаять кешелеклеген дә чагылдырып, Әмир Галимҗан улы турында документаль повесть та иҗат иттем…

Гомумән, мин кадерле рухи остазыма бар яктан да бурычлы һәм аннан үрнәк алырга да тырышам. Чөнки ул, Татарстаның халык шагыйре, Г.Тукай һәм М.Җәлил бүләкләре иясе Разил Вәлиев бик хаклы әйткәнчә:

«…Без белгән Рафаэль абый нәкъ Төхфәт бабасы васыятендәгечә яшәде. Ул кеше буларак – затлы, зыялы, итагатьле; иҗат әһеле буларак – туры сүзле һәм гадел; җәлилче буларак – кыю йөрәкле, фидакарь рухлы; ә ир-ат һәм гаилә башлыгы буларак барчабызга үрнәк әти һәм йорт хуҗасы иде…

Киң күңеллелек, миһербанлык, кешелеклелек сыйфатлары аңа гасырдан артык гомер юлы узып бакыйлыкка күчкән әнисе Фатыйма ханымнан иңгәндер. Ә пөхтәлек, төгәллек, егетлек, фидакарьлек, билгеле инде, 1942нче елда Ленинград янында батырларча һәлак булган әтисеннән – полк командиры Әхмәт абыйдан мирас булып калгандыр…» («Дөнья гаме» китабы, ТКН, 2011, 149-150 б.)

Рафаэль Мостафин бу дөньяда ни өчен яшәгәнен белеп яшәде, аның иҗатының максаты, кыйбласы да һәрчак туры һәм анык иде. Ул кешеләрдән, тирә-юньнән, тормыштан, дөньядан һәрдаим яхшылык эзләде. Яманлыкны күрсә, аяусыз көрәште. Муса Җәлилне аклау һәм яклау ул илебездәге хаксызга рәнҗетелгәннәрнең һәммәсен дә яклап көрәшү иде.

Мөхтәрәм Ил агасы Рафаэль Әхмәт улы үзенең сөекле хатыны Рауза ханым, кадерле балалары Марат әфәнде һәм Асия ханым белән (икесе дә – галимнәр!) бик бәхетле яшәде. Газиз оныкларын да нык ярата иде Остазым.

…Соңгы вакытта, олпат әдибебезне нык сагынганда, якын дустым – талантлы скульптор һәм үзенчәлекле язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альфрет Әбдрәшитов иҗат иткән «Два следопыта» (Казан, 2009) китабын кулыма алам. Хөрмәтле Альфрет Хәйрулла улы чын дөреслекне яктырткан ихлас сүзләрдән Остазыбызга рухи һәйкәл куйган. Һәйкәл дигәннән, аның Муса Җәлилгә, аның көрәштәш дусларына багышланган һәйкәл-бюстлары да бар. Рәхмәт аңа! Ни кызганыч, моннан нәкъ биш ел элек – 2011нче елның 28нче августында, Альфрет Хәйрулла улы да, катлаулы операцияләрдән соң, вафат булды…

Шәт, әлеге изге җаннар бакый дөньяда да бергәдер, урыннары – оҗмах түрендәдер! Алар – мәңге үлемсез фидакарь иҗатчылар – безгә үзләренең изге хәер-фатыйхаларын биреп, яңа эзләнүләргә, яңа ачышларга өндәп торалар.

Язмамны аларга багышланган шигъри юлларым белән төгәллим:

Батырлыкның туган көне бар! –

Үлгән көне генә юк аның…

Батырлыкта яши Матурлык –

Шулар тотып тора Ил данын!

Шаһинур МОСТАФИН,

эзтабар язучы һәм шагыйрь,

«Сүз» китап нәшриятының баш мөхәррире,

Русия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең

мөхбир-әгъзасы

Комментарии