Хәйләкәр балыкчы

Хәйләкәр балыкчы

Елга буе. Тын һава. Кичке якта, Таҗетдин белән балык чиерттереп утырабыз. Янәшәдә генә өянкедә күке, бытбылдык тавышлары, бакалар кычкыруы ишетелеп тора, су өстендә вак балыклар сикерешәләр ….
Табигатьнең хозурлыгына сокланып утырганда, калкавычларыбыз су өстендә сикерешә башлады. Иптәшемнеке батып, эчкәрәк кереп китүгә, ул кармак сабын бар көченә тартып җибәрде. Шулчак көмештәй ялтыраган зур гына Сазанның эләгеп чыгуы булды, ул ычкынып китеп суга чумды, юк булды…
Әй шул мизгелдә Таҗетдинның, өзгәләнеп, бер миңа, бер кармагына карап, сүгенүләре…
Ә минем, кармакка шул мәлдә зур гына Чуртан эләкте. Мин аны тиз генә, койрыгннан тотып алып ятьмәмә салдым. Ул арада тагын зур-зур берничә чуртанны тартып чыгардым. Таҗетдин исә, балтасы суга төшкәндәй, сөмсере коелып, икенче читкәрәк китеп, зур, озын кармак сабын әле бер, әле икенче якка күчереп, вакыт-вакыт минем кармакка да күз төшереп ала. Кармагыннан ычкынып, суга сикергән сазанын искә алгандай, янәшәдәге биштәремә карап куя. Шулай да ул бу көнне берничә вак балык каптырды.
Кармакларыбызга, иске суалчаннарны алып ташлап, яңа, юанракларын киерттек.
Бу кичне, үземә хәйран гына сазаннар капты, шулай да Таҗетдин иптәшемә дә кайтыр алдыннан зур гына шүкә эләкте.
Инде кәефе кырылмасын дип, аңа «әҗәткә» берничә зур сазанны бирдем дә: «Киләсендә үзең дә, шул ук санда, шул ук зурлыктагысын бирәсең», – дип, аңа аңлаттым.
Көн артыннан көннәр үтеп, вакыт көзгә авышты, ул җиргә яңадан барырга, балык чиерттерергә туры килмәде.
Шулай да Таҗетдин барган, юлы уңган, хәйран гына балык тоткан.
Беркөнне ул миңа кереп, кулындагы биштәрен чирәм өстенә салып, бүген генә тоткан балыкларын тезеп, миңа шулар арасыннан кечерәк кенә, берничә сазанны сузып: «Мә, ал боларны, кечерәкләрен. Синең балыгың ябык иде», – дип ишек алдыннан чыгып та китте…
Нурислам ГАЛИЕВ.
Зур Хәйләкәр балыкчы, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии