Суслонгер – фаҗигале тарих чоңгылы

Агымдагы елның 2нче июнь иртәсендә «Газель» автобусында районыбызның Ветераннар Советы рәисе Валентин Константинович Иванов тырышлыгында 15 кешелек ветераннар делегациясе белән фаҗигале тарих чоңгылы булган урын – Мари Илендәге Суслонгерга – фаҗигале урыннарны карарга юл тоттык.

Иртәнге 9нчыда китеп, төш вакыты җиткәч кенә килеп кердек. Хәтсез генә әйләнгеч ара икән.

Бу җир – урман эчендә урнашкан. Шәһәр тибындагы Суслонгер поселогы бүген агач материаллары эшкәртү белән көн күрә.

1941-1945нче елларда шушы җирләрдә хәрби өйрәтү үзәгендә газаплардан һәм йончыгулардан, ачлыктан-ялангачлыктан зәмһәрир салкыннардан, төрле авырулардан газап чиккән һәм вафат булган Кукмара, Саба, Теләче, Арча, Югары Ослан районнары тарафыннан куелган мемориаль такталар да саклана. Бу Өйрәнү хәрби лагерь мемориалын 1981нче елның 6нчы октябрендә төзегәннәр. Янәшәдәге урман эче каберлегендә 266 кеше күмелгән. Һәйкәлгә 2020нче елның 23нче июлендә реставрация ясалган. Объектны саклау, төзек хәлдә тоту Суслонгер шәһәр хакимияте җаваплылыгында.

Биредә милләттәшләребез дә күпләп яши икән. Аларның заманача итеп төзелгән мәчетләрен күреп, фотога төшереп, өйлә намазын да күреп чыктык. Аннан бистә советы рәисе Сергей Владимирович белән урман эчендәге тар юлдан сәгатьтән артык барып, өйрәнү хәрби лагерының газаплы урыннарын күреп, фотога төшереп йөреп, хәйран калдык. Аларга биредә землянкалар корып, кышкы салкында юка өс-баштан, ач килеш куе нарат урманын кистереп, төпләтеп, дамба өйдереп, узкаколейка тимер юл салдырганнар. Бу урын әле дә саклана, Землянка урыннары да калган.

Безнең делегация составында иң өлкәннәрдән Олыяз ветераннар Советы рәисе Нургали ага да, хәйран калып: «Газаплы көннәр, иртә өзелгән яшь гомерләр», – дип авыр сулап куйды.

Аннан кайткач, үзәктәге мемориаль обелискка делегация җитәкчебез Валентин Иванов Кукмара районы исеменнән чәчәкләр салды, фотога да төштек.

Гомумән, бу тарихи фаҗигале урынны күреп кайтканнар хәйран кала. Бүгенге имин тормышыбызга шөкер кылып кына яшәргә дә яшәргә. Әмма тарихи хәтеребезне яңарткан тәкъдирдә генә матур киләчәккә өмет баглый алабыз. Үткәне юкның киләчәге юк диләр, хак сүзләр. Тарих белән санлашмау сәбәпле, зур затлар да үткәндәге хаталарны кабатлый.

Суслонгерда шушы делегация составындагыларның да – Олыяздан Ветераннар Советы рәисе Тимергалиев Нургалинең, Сафин Фәргать Нургатовичның, шулай ук Кәримуллин Фаиз Вагизовичның да әтиләре булган, михнәт кичкән.

Нурислам ГАЛИЕВ,

 Кукмара шәһәре

Комментарии